муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 38 |
| У нас учат: | 9 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 251 ( 252 ) 253 254 255 256 257 258 259 260 >>
-
9 нчы декабрь көнне шаулап –гөрләп “Күңелле стартлар” булып үтте.Спорт буенча көч сынашудан да күңеллерәк мизгелләр булмады бу көнне. Хәйруллин Риназ командалыгындагы “Ак Барс” белән Мөбарәкшин Илсаф командалыгындагы “Дружба” көчләрен сынадылар. Кызыклы эстафета уеннары уйнап, тирләп –пешеп, команда өчен җан атып вакытның узганын да сизмәделәр башлангычлар. Исәп 7:10 икәне билгеле булгач, “Дружба” командасы бер авыздан”УРА!” кычкырдылар. 14.12.2015

-
11 нче декабрь көнне башлангыч сыйныфлар укытучысы Әхмәтшина Л.С “Белем марафон”ы үткәрде. Укучылар ике төркемгә бүленеп ярыштылар. Төркемнәргә биремнәр әзерләнгән иде. Алар “Әкиятләр илендә” сәяхәт иттеләр, “Төсле музыка” патшалыгында булып кайттылар,“Рәсемле табышмак” тукталышында һәм “Яңа ел остаханәсендә” булырга да өлгерделәр. Барлык эшкә нәтиҗә ясалды. Нәтиҗә: Бикчәнтәев Данис командасы 13 очко һәм Аюпов Азат командасы 11 очко җыйды. 14.12.2015

-
Төсләр патшалыгында кунакта 1-4 сыйныф укучылары Гыйзәтуллина Г.Р белән булып кайттылар. Алар төрле фәннәрне төсләр патшалыгына кунакка чакырдылар.Уен- ситуацияләрне тасвирлау, төркемнәрдә һәм командаларда ярышу бик күңелле үтте. 14.12.2015

-
Шәфкатьлелек декадасы кысасында 8 сыйныф укучылары мәктәпнең 3 сыйныф укучысы Камалов Илсаф янында булдылар.Алар Илсафка бүләкләр тапшырдылар, якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар. Бу очрашуны сыйныф җитәкчесе Җәгъфәрова Ф.Ф. оештырды. 14.12.2015

-
9 сыйныф укучысы Җамалетдинов Илшат Мамадышта узган республикакүләм мини-футбол буенча ярышларда чыгыш ясаган район җыелма командасы составында уңышлы катнашып кайтты. Спортсмен егетебез нәтиҗәле уенчыларның берсе. 14.12.2015

-
В 5 классе был проведен классный час под названием «Час кода». Учащиеся очень заинтересовались материалом и были рады участвовать в конкурсе рисунков. Победителем стал Назметдинов Ранис. (Классный руководитель- Галиуллина З.Ф.) 13.12.2015

-
8 декабря 2015 года в 6 классе прошел «Час кода», в ходе которого учащиеся смотрели видео от представителей ведущих ИТ-компаний о тайне “ИТ-магии” и работе в сфере ИТ, узнали о главных трендах, разработках и задачах ИТ-индустрии, с которыми они столкнутся через 5-10 лет. Во второй части занятия учащимся предлагался тренажер, выполненный по аналогии с популярными тренажерами-играми на языке визуального программирования «Blockly». Задача игрового тренажера — показать основные принципы программирования в увлекательной форме, дать школьникам представление о том, как устроены игры и какая логика стоит за красивыми картинками. (Классный руководитель- Ахмадуллина Г.Р.) 12.12.2015

-
9 декабрь – “Ватан геройлары көне” уңаеннан тарих укытучылары Галиуллина З. Ф. Һәм Исланова Г.Г. тарафыннан интеграцион дәрес үткәрелде. 12.12.2015

-
Декада кысасында бүген мәктәптә гөрләп Шәфкатьлелек ярминкәсе узды . I - IX сыйныф укучылары, әти-әниләр, укытучы абый һәм апалар бу тәрбия чарасында актив катнаштылар. Көн дәвамында татлы ризыклар, кул эшләре, сувенир - бүләкләр рәхәтләнеп сатылды. Сату рәтләре матур итеп бизәлгән, сатучылар оста һәм елмаючан. Өстәлләр муллыктан сыгылып тора. Барлык тупланган акча мәктәбебездә , авылыбызда ярдәмгә мохтаҗ балаларга Яңа ел бүләкләре алуга тотылачак. Мәктәп администрациясе бу тәрбияви чараны оста, нәтиҗәле итеп оештыручы сыйныф җитәкчеләренә; һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торган укучыларыбызның ата-аналарына, дәү әти- әниләренә олы рәхмәтен җиткерә. 12.12.2015

-
1 һәм 2 сыйныфлар ярминкәдә гөрләтеп сату иттеләр! 12.12.2015






