муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 221 222 223 224 ( 225 ) 226 227 228 229 230 >>
-
Мәктәптә уку елының беренче көнендә гомум ата-аналар җыелышы булып узды. Мәгариф Министрлыгы күрсәтмәләре нигезендә көн тәртибендә: “ Сак булыгыз грипп!”, “ Деструктив дини оешмалар- балалар өчен куркыныч чыганагы”, “Экстремизм айлыгын үткәрү тәртибе”, “БЙА үткәрү тәртибе” дигән сораулар куелды. 01.09.2016

-
Бүген мәктәптә гөрләп Белем бәйрәме узды.Беренче сыйныфка укырга берсеннән - берсе акыллы, тырыш 4 малай, 2 кыз укырга килде. Тантанада район Пенсия фонды җитәкчесе Җәләлов Р.Г,җирле үзидарә башлыгы Вәлиева Ә.С. катнаштылар. Зал тулы әти-әни, ветеран укытучылар, кунаклар. Чара укучыларның матур чыгышы белән башланып котлауларга үрелеп алып барылды. Беренче сыйныфларны кабул итүче Әхмәтшина Л.С. балаларга иң изге теләкләрен җиткерде, мәктәп директоры Гарипов Р.Р. белем иленең ачкычын тантаналы рәвештә тапшырды. Әти-әниләр исеменнән Вәлиуллина В.Ш. котлады. Сабыйларның шатлыгына чама булмады: иң беренчеләрдән булып КФХ “Кадыйров” тан вәкил булган Гүзәл Фәһим кызы беренче сыйныф укучыларын даими иганәчебез булган Фәнил Фәһим улы исеменнән кайнар котлады, уку кирәк-яраклары тулган букчалар , тәм-томнар шыплап тулган күчтәнәч пакетлар тапшырды. Шулай ук күчтәнәчләр тулы сумкаларны КФХ “Илнур Фәхретдинов”тан килгән кунак Илшат Фәхретдинов та беренчеләргә тапшырды. ”Нива” хуҗалыгы күчтәнәчләре дә баларның шатлыгын арттырды. Бүләкләргә күмелгән беренчеләр бик матур җавап сүзе белән чыктылар: Алинәбез әле дәртле җыр да бүләк итте! Бәйрәм барышында җәйге каникуллар вакытында дару үләннәре иң күп җыеп тапшыручы , бәйгеләрдә җиңүче укытучы һәм укучыларны Мактау кәгазе белән бүләкләүләр дә булды. Беренче кыңгыу яңгыратты. Тантаналы линейкадан соң бердәм “ Минем Татарстаным”, “Туган авылым”, “Бердәмлектә безнең көч!”, “ГТО. Олипиада. Иминлек” дигән темаларга сыйныф сәгатьләре уздырылды. Уңышлы еллар булсын! 01.09.2016

-
Уку елы алдыннан сыйныф җитәкчеләренең оештыру буенча методик берләшмә утырышы булып узды. Сыйныф җитәкчеләре һәр укучының гаиләсендә булып чыктылар, балаларның җәйге яллары белән кызыксындылар, 1 нче сентябрь көнне уздырылачак Белем бәйрәмен уздыру тәртибе белән таныштылар. Тәрбия эшчәнлегенең төп бурычлары, алдагы максатлары буенча фикер алышынды.”Россия укучылары хәрәкәте” оешмасы программасы белән танышу аеруча зур кызыксыну уятты. ФГОС буенча дәрестән соңгы эшчәнлекне оештыру таләпләре азсызыкланды. 31.08.2016

-
Бүген җәйнең соңгы көне укучыларның ялына нокта куйды. Мәктәп укучылары җәйге ял вакытында файдалы хезмәт белән шөгыльләнделәр: бакчада практика үттеләр, чәчәкләргә су сиптеләр, дару үләннәре җыюда елдагыча актив катнаштылар.Тантаналы линейкага үлән җыюда җиңүче укучылар, сыйныфлар исемлеге ачыкланды. Сыйныфлар арасында беренчелекне 7 сыйныф (Гарипова С.И.), 2 урынны – 6 сыйныф (Әхмәдуллина Г.Р.), 3 урынны – 4 сыйныф (Әхмәтшина Л.С.) алды. Мәктәп администрациясе барлык катнашкан укучыларга, гаиләләргә Рәхмәт сүзләре җиткерә. 31.08.2016

-
Мәктәпнең спорт буенча алып барган эшчәнлеге даими рәвештә уңай нәтиҗәләр бирә. Районда узган укытучыларның август киңәшмәсендә безнең уку йорты укучылар Спартакиадасы нәтиҗәләре буенча лаеклы 3 урын алуы уңаеннан Мактау кәгазе һәм акча Сертификаты белән бүләкләнде.Бу укытучы Вилданов И.М. һәм спортсмен укучыларыбызның тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Молодцы! 31.08.2016

-
Бүген мәктәптә 2015-16 нчы уку елы йомгакларына багышланган эшлекле педагогик совет утырышы булып узды. Көн тәртибендә узган уку елында башкарылган укыту-тәрбия эшчәнлегенә тулы анализ , яңа уку елына куелган бурычларны ачыклау, эш програмаларына таләпләр белән танышу, алдагы эшчәнлек юнәлешләре барланды. Куелган таләпләр катгый, бердәм коллектив аңа һичшиксез ирешәчәк! 31.08.2016

-
Директор каршындагы киңәшмәдә педагогик коллектив районда уздырылачак “Экстремизмга – юк!” дип аталган айлыкны уздыру планы белән танышты. Һәр юнәлеш буенча җаваплылар билгеләнде, эш формалары барланды, укучылар белән уздырылачак эшчәнлек ачыкланды. 31.08.2016

-
24 - нче июнь көнне мәктәптә иң дулкынландыргыч һәм мөһим вакыйгаларның берсе булган “ Чыгарылыш кичәсе - 2016 “ гөрләп узды. 9 сыйныфның 9 укучысы да кулларына аттестат алды. Тантаналы чара искиткеч җылы , дустанә мөгәлләмәдә алып барылды. Кулларына аттестатлар алган укучыларны иң беренчеләрдән булып мәктәп директоры , беренче укытучылары, сыйныф җитәкчеләре котлады. Матур шигырь юллары күтәренке җыр куплетлары , истәлекләр белән аралаштырылып алып барылды. Зур горурлык хисләре аша укытучы абый һәм апалар үзләренең яраткан укучыларына иң изге теләкләрен җиткерделәр. Дулкынланган ата-аналар үз чиратларында мәктәп коллективына олы ихтирам һәм рәхмәт сүзләре белдерделәр. Махсус җавап сүзе аша чыгарылыш сыйныф укучылары яраткан мәктәп, укытучылары белән саубуллаштылар. Кичә һәркемнең күңеленә һуш килде. Хәерле юл, Сезгә, укучылар!!!! 28.06.2016

-
Елдагыча мәктәп “ Сабантуй - 2016 “ район милли бәйрәмен үткәрүдә актив катнашты . Уку йортының уңган коллективы берсеннән - берсе тәмле вак бәлешләр, эремчекле һәм кәбестәле кабартмалар пешерде. Аларны матур итеп өстәлләргә куеп, сату урынын бизәп; кайнар лимонлы чәй белән бәйрәмгә килгән барлык кунакларны сыйладылар. Бу юлы Сабантуйда сату итүне Гарипов Р.Р, Гарипова С.И, Гыйзәтуллина Г.Р. оештырдылар. Бәйрәм барсының да күңеленә хуш килде. 07.06.2016

-
Международный день русского языка по решению ООН отмечается 6 июня в день рождения великого поэта Александра Пушкина, создателя современного литературного языка. Считается, что именно Пушкин стал основоположником современного русского языка, на котором мы разговариваем в 21 веке. Казалось бы, творения Александра Сергеевича – дела давно минувших дней, но и в наше время произведения Пушкина радуют любителей литературы своим великолепным слогом. Подтверждением тому стал флеш - моб «Читаем Пушкина», проведенный 6 июня 2016 года в центральном городском парке города Буинска. Здесь собрались воспитанники детских садов, учащиеся школ района, дети, отдыхающие в пришкольных лагерях, родители, учителя – все те, кто любит и чтит творчество великого гения русской литературы А. С. Пушкина. Казалось, сама природа после утреннего проливного дождя приветствовала участников литературного праздника ясной и солнечной погодой. На открытии праздничного мероприятия присутствовали главный специалист управления культуры Буинского района Никитина Майя Юрьевна и заместитель начальника управления образования Македонская Наталья Александровна. Украшением праздника стали поэты-земляки Краснова Лидия Алексеевна и Малышев Анатолий Меркурьевич. На протяжении 2-х часов дети и взрослые сменяя друг друга эмоционально декламировали отрывки из любимых произведений Александра Сергеевича Пушкина. Праздник продолжился в Досуговом центре, где для детей был организован просмотр мультфильмов по сказкам великого поэта. Ученики школы приняли активное участие в данном мероприятии. 07.06.2016






