муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 ( 207 ) 208 209 210 >>
-
Ата - аналар белән уздырыла торган отышлы тәрбия алымнарының берсе - ирекле аралашу, үз фикереңне җиткерү ысулы.Менә алар - безнең заман таләпләре белән бергә атлаучы әти-әниләребезнең бердәм командалары! 14.01.2017

-
Бездә кунакта психолог Лошманова М.Г. 14.01.2017

-
Хөрмәтле әти-әниләр! Түбән Наратбаш мәктәбе администрациясе Сезне 13 – нче гыйнвар көнне уздырылачак гомуммәктәп ата- аналар җыелышына чакыра. Көн тәртибендә: 1) Доклад “Гаиләдә әхлак тәрбиясе нигезләре”, 2) Психологик тренинг “Гаиләнең тәрбияви мөмкинлекләрен үстерү юллары”- психолог белән очрашу, 3) Укучыларның сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту юллары буенча белгеч киңәшләре, 4) Икенче чирек йомгаклары, 5) Гомум фикер уртаклашу өлеше. Җыелыш 18 сәг. башланачак! 12.01.2017

-
Бүген мәктәптә 3 чирек оешкан төстә башланып китте. Иртәнге гомуммәктәп линейкасында 2016-17 нче уку елының 2 чирек йомгаклары җиткерелде : “Иң яхшы дәрескә йөрүче сыйныф “ исеменә 7 сыйныф лаек булды (С.җ. Әхмәдуллина Г,Р,); “ Иң тәртипле сыйныф” номинациясендә 5 сыйныф алдынгы булды (С.җ. Шәрәфетдинова Л.Г.”; “ Бәйгеләрдә иң актив кактнашучы сыйныф” исеме 2,3 сыйныфларга бирелде (С.җ. Фәхретдинова И.М.). “Иң яхшы кизү торучы сыйныф” билгесе бу чирек йомгаклары буенча тапшырылмады. Җиңүчеләр Мактау хатлары белән бүләкләнде. Шулай ук кышкы каникуллар планы үтәлеше каралды. Фән олимпиадаларында җиңүче укучыларга Мактау кәгазьләре , бүләкләр тантаналы рәвештә җиткерелде. Яңа чиреккә максат-бурычлар ачыкланды, гыйнвар аеның эш планы белән таныштырылды. Уңышлы чирекләр булсын!!!!!! 09.01.2017

-
Чирекнең соңгы көнендә районда милли көрәш буенча Кыш бабай бүләгенә ярыш уздырылды. Мәктәбебезнең укучылары Ранис, Фаил, Илназ, Әлфис, Салават, Г. Фаил,Альберт, Н.Ранис бу ярышта катнашты. Катнашучылар саны күп булуга да карамастан безнең җыелма командабыз аеруча нәтиҗәле чыгыш ясады . Иң оста көрәшүче Әлфис! Калган егетләребез дә җиңүчеләр исемлегендә! Чын күңелдән укучыларыбызны һәм җитәкчеләре Хәйретдинов Р.Р. котлыйбыз! 24.12.2016

-
Мәктәптә Чыршы бәйрәмнәрен башлангычлар башлап җибәрде. Алдан бик күп эш башкарылды. Һәр сыйныф үзеннән зур өлеш кертте: кемдер чыршы бизәде, кемдер диварларны уенчыкларга күмде, кемдер бәйрәм газетасы ясады. Бергәләп тырышкач искиткеч матур бәйрәм чыршысы купшы киенеп балаларны каршы алды. Зал тулы әни һәм дәү әниләр, апалар-абыйлар, берсеннән – берсе матур киенгән балалар. Менә шундый бәйрәм рухында 1- 4 сыйныфларның бәйрәме тантаналы төстә башланып китте. Яңа ел бәйрәме алдыннан икенче чиреккә йомгак ясалды. Иң беренчеләрдән булып Кыш бабай бүләге бары тик бишле билгесенә генә өлгерүче укучыларга тапшырылды; аннары ударниклар билгеләнде. Район олимпиадаларында катнашып урын алучы укучылар да бәйрәм сәхнәсендә лаеклы урын алдылар. Аннары инде “Иң оста уенчык ясаучы” , “Иң матур бизәлгән сыйныф”, “Иң матур кар сыны” , “Искиткеч костюм иясе”, “ Иң оста шигырь сөйләүче” номинацияләрендә җиңүчеләр бүләкләнде. Бик матур сыйныф 1,4 сыйныфларныкы; кар сыны да аларның бик оста булды. 2,3 сыйныфлар да алардан калырга тырышмады.”Оста куллар” түгәрәге (Җит. Насыйбуллина Р.С.) ясаган әтәч тә ишек алдын бизәп торды. Ә инде иң күләмле һәм аерым төрле уенчык иясе булып Хәйретдинова Адилә табылды. Менә шундый нәтиҗәләр ясалгач барлык килгән кунаклар алдында “ Инглиз теле” (Җит. Коваленко Ю.Н.) ; “ Бию һәм җыр” (Җит. Әбелханова М.Г.) түгәрәкләренең иҗат чыгышы башланды. Укучыларыбыз бик оста инглиз телендә тамаша күрсәттеләр, татарча һәм русча өздереп биеделәр. Әниләр гөрләтеп чыгышларны алкышларга күмделәр. Шул арада ерактан сагынып көткән Кыш бабай белән Кар кызы да килеп җитте. Яңа ел бүләкләре таратылды, уеннар башланды. Илназ, Розана, Әлфис үз рольләрен оста башкардылар. Зал балаларның шат авазына күмелде! Шундый искиткеч онытылмас бәйрәмне укучылар үзләренә – үзләре бүләк итте, чөнки күпчелек бүләкләр ярминкә хисабына алынды. Ә инде нәниләр шатлыгына шатлык өстәүче Бикмураз авылы шәхси эшмәкәре Таҗетднов Салават, Наратбаш авылы “Азалия” кибете мөдире Җамалетдинов Радик , Буа шәһәрендәге Спутник антенналары урнаштыру буенча шәхси эшмәкәр Шәрәфетдинов Фаяз абыйларына укучылар матди ярдәмнәре өчен чын күңелдән Рәхмәтләрен җиткерделәр, аларга эшләрендә уңышлар теләделәр. Бүләкләргә күмелеп, бәхеткә чумып укучылар бәйрәмне йомгакладылар! 24.12.2016

-
Башлангычлар эстафетасын оешкан төстә урта сыйныфлар башлап җибәрде . Бәйрәмчә бизәлгән залда иң алдан уку алдынгылары макталды. Быелгы уку елының беренче ярты елы мәктәбебез өчен бик уңышлы булды: район фән олимпиадаларында дистәдән артык укучыбыз җиңүче һәм призёр дип табылды! Бүген Чыршы бәйрәмендә алар бүләкләргә күмелде. Шуннан соң башлангычлар үрнәгендә һәр ярыш төре буенча җиңүче сыйныф һәм укучы бүләкләнә башланды: һәр сыйныф бүлмәсе бизәлгән иде, 5 һәм 9 ларның матуррак килеп чыкты; тырышып кар сыннары ясалды: барысы да бүләкләнде; уенчыкларны иң күп 5, 7, 8 ләр ясады. Иң оста уенчык иясе булып Һадиев Булат аталды.Чыгышлар арасында бик тырышып 5 сыйныф әзерләнгәне күренеп торды, башка сыйныфлар да тамашачыларга үз чыгышларын бүләк иттеләр. Бәйрәмнең күңел ачу өлешен оста итеп 8 сыйныф (С.җ. Гарипова С.И.) оештырды! Һәрбер укучыга Кыш бабай белән Кар кызы бүләкләре тапшырылды. Беркемдә бүләксез калмады! Чыршы тирәли җырлы – биюләр күңелле һәм озак дәвам итте. Укучыларыбызга чын бәйрәм бүләк итүче Бикмураз авылы шәхси эшмәкәре Таҗетдинов Салават, Наратбаш авылы “Азалия” кибете мөдире Җамалетдинов Радик , Буа шәһәрендәге Спутник антенналары урнаштыру буенча авылдашыбыз шәхси эшмәкәр Шәрәфетдинов Фаяз әфәнделәргә чын күңелдән ата-аналар исеменнән Рәхмәтебезне җиткерәбез, аларга эшләрендә уңышлар телибез. Яңа еллар белән!Яңа бәхетләр белән! 24.12.2016

-
Бүген мәктәптә икенче чирекнең йомгаклау линейкасы уздырылды. Укучылар чирек билгеләре белән тагын бер тапкыр таныштырылды. Балаларга кышкы каникуллар планы җиткерелде. Имтиханнарга әзерлек буенча оештырылачак өстәмә ярдәм сәгатьләре тәртибе ачыкланды. Линейканың төп өлешен куркынычсызлык буенча үткәрелгән инструктаж алды. Сыйныф бүлмәләре җыештырылды, бар җирдә тәртипкә китерелде. Аллы - гөлле уенчыклар белән бизәлгән мәктәбебез яраткан укучыларын инде кышкы каникуллардан соң колач җәеп каршы алырга әзер! 24.12.2016

-
Әти-әниләр, сыйныф җитәкчеләре, укучылар ! Бүген Чыршы бәйрәмнәре өчен бүләкләр алынды . Матур костюмнар, әзерләгән шигырьләр , сыйныфлар бизәлеше, кабатланмас уенчык ясаучылар, кар сыннары өчен берсеннән – берсе матур бүләкләр булачак. Катнашмыйча калмагыз!!!!!!!!!!! 20.12.2016

-
Хөрмәтле ата - аналарыбыз, укытучыларыбыз, укучыларыбы! Мәктәп администрациясе Сезне 23 - нче декабрь көнне уздыралачак Чыршы бәйрәмнәренә чакыра . Башлангычлар өчен бәйрәм - тамаша 9 сәг, 5-9 сыйныфларның Бал-Маскарады 16 сәг. башланачак. Күңелле булачак! 20.12.2016






