муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 ( 167 ) 168 169 170 >>
-
Башлангыч сыйныфлар укытучысы Әхмәтшина Л.С. директор урынбасарлары семинарында әйләнә тирәдән ачык дәрес күрсәтте. 09.03.2018

-
География укытучысы Гарипов Р.Р. директор урынбасарлары семинары кысаларында 7 нче сыйныфта географиядән ачык дәрес бирде. 09.03.2018

-
Рус теле укытучысы Ахмадуллина Г.Р. укыту эшләре буенча директор урынбасарларының район семинарында уку грамоталылыгын формалаштыру буенча мастер-класс үткәрде. 09.03.2018

-
Математика укытучысы Гарипова С.И. директор урынбасарларының район семинарында искиткеч алымнар турында мастер-класс күрсәтте. 09.03.2018

-
Башлангыч сыйныфта укучы кызлар арасында "Ягез әле,кызлар!" бәйгесе үткәрелде. "Радуга" һәм "Звезда" командаларындагы кызлар үзләренең уңганлыкларын, тырышлыкларын күрсәттеләр. Ике команда да 7 шәр балл җыеп җиңүгә иреште. Ә малайлар оста жюри әгъзалары булуларын расладылар, кызларны, апаларны бәйрәм белән котладылар. 02.03.2018

-
2 нче март көнне мәктәбебезнең урта сыйныфта укучы кызлар арасында "Ягез әле, кызлар!"дип исемләнгән бәйге үтте. Укучы кызларыбыз "Незабудки"һәм "Лесные шишки"командаларына бүленеп көч сынаштылар. Һәм ни гаҗәп, исәп ике якта да тигез булып, дуслык җиңеп чыкты. Кызларыбызны якынлашып килүче халыкара хатын - кызлар көне белән тагын бер кат котлыйбыз! 02.03.2018

-
21 - 28 нче февраль көннәрендә мәктәбебездә химия фәне атналыгы үткәрелде. 28.02.2018

-
22 нче февраль көнне хәрби-патриотик айлык кысаларында традицион "Аҗаган" уеннары үткәрелде. Санитарлар, элемтәчеләр, снайперлар, разведчиклар, военкорлар көч сынашты. Биатлон, аркан тарту зур көч куюны таләп итте. Байракны "Бригантина" батальоныннан Гатауллин Фаил алды. Ике батальонның командиры Зәйнуллин Илназ һәм Вәлиев Әлфис үз "солдатларын" роталарга дөрес бүлгәннәр, барлык укучылар погон һәм эмблема таккан, коралланган иде. Ак киемле санитарлар әллә каян күренеп торалар. Урамнан узучылар традициянең бозылмавына шатлана. Ахырдан кыр кухнясы оештырылды. Озак көч алышулардан соң "Танкистлар" 7:6 исәбе белән "Бригантиналар" батальонын җиңде. 23.02.2018

-
23 нче февраль көнне мәктәп спорт залында авыл яшьләре һәм урта яшьтәгеләр арасында традицион волейбол ярышлары үткәрелде. БВТ студентлары, М.Вахитов исемендәге урта мәктәпне тәмамлаучылар, Түбән Наратбаш авылы һәм Бикмураз авылы командалары көч сынашты. Озакка сузылган бәйге Бикмураз авылы командасының җиңүе белән тәмамланды. М. Вахитов исемендәге урта мәктәпне тәмамлаучылар 2 нче урынны яулады. БВТ студентлары 3 нче булды. Җиңүчеләргә мактау кәгазьләре һәм медальләр тапшырылды. Ир-егетләрне тагын бер кат бәйрәм белән котлыйбыз! 23.02.2018

- Бүген "Туган тел көне" уңаеннан 3-4 нче сыйныф укучылары Илсөяр Мансур кызы җитәкчелегендә авыл китапханәсенә экскурсия оештырдылар. Авыл китапханәчесе Садыйкова Ләйсән апалары командалар арасында туган тел темасына уен - бәйге үткәрде. Ике команда да төгәл җаваплар бирделәр, бик актив катнаштылар. Укучылар үзләре өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр. Шулай ук мәктәптә дә Туган тел көненә багышланган чаралар үткәрелде. 21.02.2018





