муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 ( 166 ) 167 168 169 170 >>
-
21 - 28 нче февраль көннәрендә мәктәбебездә химия фәне атналыгы үткәрелде. 28.02.2018

-
22 нче февраль көнне хәрби-патриотик айлык кысаларында традицион "Аҗаган" уеннары үткәрелде. Санитарлар, элемтәчеләр, снайперлар, разведчиклар, военкорлар көч сынашты. Биатлон, аркан тарту зур көч куюны таләп итте. Байракны "Бригантина" батальоныннан Гатауллин Фаил алды. Ике батальонның командиры Зәйнуллин Илназ һәм Вәлиев Әлфис үз "солдатларын" роталарга дөрес бүлгәннәр, барлык укучылар погон һәм эмблема таккан, коралланган иде. Ак киемле санитарлар әллә каян күренеп торалар. Урамнан узучылар традициянең бозылмавына шатлана. Ахырдан кыр кухнясы оештырылды. Озак көч алышулардан соң "Танкистлар" 7:6 исәбе белән "Бригантиналар" батальонын җиңде. 23.02.2018

-
23 нче февраль көнне мәктәп спорт залында авыл яшьләре һәм урта яшьтәгеләр арасында традицион волейбол ярышлары үткәрелде. БВТ студентлары, М.Вахитов исемендәге урта мәктәпне тәмамлаучылар, Түбән Наратбаш авылы һәм Бикмураз авылы командалары көч сынашты. Озакка сузылган бәйге Бикмураз авылы командасының җиңүе белән тәмамланды. М. Вахитов исемендәге урта мәктәпне тәмамлаучылар 2 нче урынны яулады. БВТ студентлары 3 нче булды. Җиңүчеләргә мактау кәгазьләре һәм медальләр тапшырылды. Ир-егетләрне тагын бер кат бәйрәм белән котлыйбыз! 23.02.2018

- Бүген "Туган тел көне" уңаеннан 3-4 нче сыйныф укучылары Илсөяр Мансур кызы җитәкчелегендә авыл китапханәсенә экскурсия оештырдылар. Авыл китапханәчесе Садыйкова Ләйсән апалары командалар арасында туган тел темасына уен - бәйге үткәрде. Ике команда да төгәл җаваплар бирделәр, бик актив катнаштылар. Укучылар үзләре өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр. Шулай ук мәктәптә дә Туган тел көненә багышланган чаралар үткәрелде. 21.02.2018
-
Хәрби - патриотик айлык кысаларында мәктәптә төрле чаралар үткәрелә. Бүген башлангыч сыйныфлар арасында "Самолет очырту"конкурсы булып узды. Самолетларның җитезлеген генә түгел, ә иң оригинальләрен дә ачыкладык. "Иң ерак очучы самолет" номинациясендә 1 нче урынны - 4 нче сыйныф укучысы - Сибгатуллин Динар, 2 нче урынны - 2 нче сыйныф укучысы - Шарафутдинова Алинә һәм 3 нче урынны 4 нче сыйныф укучысы Замалетдинов Илдар яуладылар. "Иң оригиналь самолет"номинациясендә 2 нче сыйныф укучылары берсеннән берсе матур очкычлары белән гаҗәпләндерделәр. 20.02.2018

-
Сез булганга имин булып ата таңнар, Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар. Бәйрәмегез котлы булсын, ир-егетләр, Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр. Тиздән 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне килеп җитә, шул уңайдан мәктәптә кызлар ир-егетләрне котлап концерт номерлары әзерләгәннәр иде. 20.02.2018

-
"Ягез эле, малайлар!" бәйгесе гөрләде. Анда ике команда көч сынашты ("Мушкетеры" һәм "Медведи"). "Мушкетеры" командасы 14 очко җыйды, ә "Медведи"командасы 19 очко җыеп җиңү яулады. 19.02.2018

-
Бүген мәктәбебездә хәрби - патриотик айлык кысаларында 5-9 нчы сыйныфлар арасында "Ягез әле, егетләр!"дип исемләнгән ярыш үткәрелде. Егетләр ике командага ( "Солдатлар" һәм "Бригантиналар") бүленделәр. Ярыш 24 : 17 исәбе белән "Бригантиналар" файдасына тәмамланды. Молодцы, егетләр! 19.02.2018

-
17 нче февраль көнне 1 нче сыйныфлар өчен Әлифба бәйрәме үтте. Укучылар әниләренә үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Киләчәктә дә нәниләребезгә якты киләчәк телик! 17.02.2018

-
16 нчы февраль көнне мәктәптә "Әти - әни һәм мин - спорт сөюче гаилә"дигән исем астында Кышкы ГТО Фестивале утте. Анда Гатауллинар, Галиуллиннар, Вәлиевлар һәм Туктаровлар гаиләләре катнашты. 16.02.2018






