муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
Бүген районда фән олимпиадаларында җиңүче укучылар өчен Чыршы бәйрәме уздырылды. Бәйрәмдә Садыкова Гүзәл, Әхмәдуллина Чулпан, Вәлиева Алсу, Галиуллина Гөлназ, Шигапова Эльзалар катнашты. Укучыларны чарага Шәрәфетдинова Л.Г. алып барды. 27.12.2018

-
Башкалабыз Казанда фән олимпиадаларының республика этабында призёр булган укучылар өчен Президент ёлкасы уздырылды. Безнең мәктәптән бу матур чарада 7 сыйныф укучысы -инглиз теленнән җиңүче - Бикчәнтәев Данис (Укытучы: Бикчәнтәева А.Р.) катнашты. 27.12.2018

-
Башлангычлар эстафетасын кабул итеп 16 сәгатьтә мәктәбебездә 5-9 сыйныф укучылары өчен Бал-Маскарад башланды. Бәйрәмнең тантаналы өлеше тулысынча 2 чиреккә йомгак ясауга багышланды. Төрле номинацияләрдә җиңүче укучылар, сыйныф коллективлары Мактау кәгазьләре, берсеннән - берсе матур бүләкләр белән бүләкләнделәр. Бәйрәмне алып баручы 8 сыйныф укучылары төрле уеннар, сынаулар уздырдылар. Сыйныфлар үзләренең чыгышларын күрсәттеләр. Чыршы тирәли җырлап -биеп әйләнү, "Зәлидә" , "Агымсу" уеннары барлык катнашучыларны даими рәвештә активлаштырып торды. Бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде! 27.12.2018

-
Укучыларыбыз Буа шәһәрендә оештырылган күп төрле түгәрәкләргә йөриләр. Аеруча җыр, бию, рәсем, спорт түгәрәкләре балалар арасында популяр. Ветеран укытучылар өчен районда оештырылган Яңа ел кичәсендә җыр һәм бию түгәрәгеннән укучыбыз Б. Зилә катнашты. 27.12.2018

-
Түбән Наратбаш мәктәбе администрациясе Яңа ел бәйрәмнәрен укучыларыбыз өчен мул һәм көтелгән бүләкләр белән үткәрүдә матди ярдәм күрсәткән шәхси эшмәкәрләр Фәридә ханым Зәйнетдова , Салават әфәнде Таҗетдинов , Радик әфәнде Җамалетдиновларга олы Рәхмәтен җиткерә. Барлык ата-аналар, педагогик коллектив, укучылар исеменнән ярдәмчел авылдашларыбызга эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете, исәнлек телибез. Яңа ел, Яңа бәхетләр белән , Сезне! 27.12.2018

-
26 нчы декабрь көнне 2 чирек йомгакларына багышланган педагогик совет утырышы булды. Көн тәртибендә : 1) "Менталь арифметика" - чыгыш (Галиуллина З.Ф.) ; 2)Уку йортының эшчәнлегенә анализ (Гарипов Р.Р,) ; 3) Укыту буенча чирек йомгаклары (Галиуллина З.Ф. ; 4) Мәктәпнең тәрбияви эшчәнлеге (Гыйзәтуллина Г.Р. ) ; 5) Кышкы каникулларны уздыру планы. Имин каникуллар. Эшчәнлеккә кагылышлы сорауларга җаваплар . Барлык сораулар буенча да карарлар кабул ителде, киләсе чиреккә бурычлар яктыртылды. Утырыш позитив һәм эшчән рухта үтте. 26.12.2018

-
Ноябрь аенда районда уздырылган "Бозда сак бул!" дип аталган рәсем бәйгесендә башлангыч укучылары актив катнашты. Бәйге нәтиҗәләре буенча 1 сыйныф укучысы Садыков Камил 3 урын яулады. (Укытучы : Гыйзәтуллина Г.Р.) . Без Камилне бу җиңүе белән котлыйбыз! 26.12.2018

-
Әниләр бәйрәменә багышланган район рәсемнәр бәйгесендә укучыларыбыз актив катнашты. Аның нәтиҗәләре буенча В.Илвар, Г.Зилә (Укытучы: Гыйзәтуллина Г.Р.); С.Айшә, С.Ибрахим, К.Алинә, К.Раян (Укытучы: Гарипова С.И.) ; М.Илвина (Укытучы: Шәрәфетдинова Л.Г.) махсус Сертификатка ия булдылар. Укучыларыбызга киләчәктә дә уңышлар телибез! 26.12.2018

-
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан чираттагы эвакуация үткәрелде. Чара укучыларның әзерлек дәрәҗәсен, күнекмәләрен ныгыту, тикшерү йөзеннән уздырылды. Тренировка буларак бу эшчәнлек барлык кимчелекләрне яктыртты. Аларның барысына да анализ ясалды. 25.12.2018

-
25 нче декабрь көнне мәктәптә Яңа ел бәйрәмнәре башлангыч сыйныфлар иртәсе белән башланып китте. Тантаналар залында укучыларны елмаеп яшел кунак- Чыршы каршылады. Быел Кыш бабай , Кар кызы укучыларга аеруча күп бүләкләр алып килделәр. Уку алдынгылары, матур костюм ияләре, оста шигырь сөйләүчеләр берсе дә бүләксез калмадылар. Кунак булып килгән әниләребез дә рәхәтләнеп яңа ел әкияте геройлары белән биеделәр. Бергәләп 7 сыйныф укучылары сәхнәгә куйган "Кире куян малае" дигән әкиятне тамаша кылдылар. Ике сәгатьтән артык барган бу уенлы- җырлы тамаша укучылар, әти-әниләр күңеленә хуш килде. Һәркем бәйрәмнән шат күңел, тәм- томнар белән шыплап тулган бүләк тартмалары белән таралдылар! 25.12.2018






