муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 131 132 133 ( 134 ) 135 136 137 138 139 140 >>
-
Район графигы нигезендә бүген 7-9 сыйныф егетләре хәрби комиссариатта медицина тикшерүе үттеләр. Мәктәп администрациясе укучыларны алып бару - алып кайтуны оештыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен Мөбәрәкшин Илсафның абыйсына, Хәсәнов Алмасның дәү әтисенә, Хәйруллин Илмазның әтисенә рәхмәт белдерә. Егетләребезнең Армиягә әзерләнү юлы менә шулай башланып китте. Укучылар белән медосмотрда Гыйзәтуллина Г.Р. булды. 12.02.2019

-
С 11 февраля в школе стартовала VII республиканская акция « Неделя высоких технологий », посвящённая международному году 150-летия Периодической системы химических элементов . 11.02.2019

-
Районда уздырылган "Татарстанның чаңгы юллары" дигән ярышта мәктәпнең җыелма командасыннан иң нәтиҗәле чыгышны 6 сыйныфтан спортсмен кызыбыз Хәйретдинова Адилә ясады. Аны бу ярышларга укытучысы белән әнисе Гөлсирә ханым да әзерләде, чөнки ул үзе дә бу чаңгы юлларында көч сынашып, җиңүчеләр рәтендә! Без спортсмен гаиләбез Хәйретдиновларны кайнар котлыйбыз, алар белән горурланабыз! 09.02.2019

-
Менә ул мәктәп данын чаңгы юлларында гаилә белән яклаган әни - Хәйретдинова Гөлсирә Наил кызы! 09.02.2019

-
Ученики 9 класса приняли участие в пробном основном государственном экзамене по русскому языку.(Учитель: Ахмадуллина Г.Р.) 09.02.2019

-
Спорт календаре нигезендә мәктәптә бадминтон буенча ярышлар башланды. Бүген бәйгенең беренче өлеше булып узды. Киеренке ярышта 5-9 сыйныфлардан иң яхшы бадминтон уйнаучы кыз һәм егетләр көч сынаштылар. 5 сыйныфтан - Алинә, Айшә, Раян; 6 сыйныфтан - Зилә, Рамилә белән Риназ; 7 сыйныфтан - Рәсим һәм Данис; 8 сыйныфтан - Алсу белән Раят; 9 сыйныфтан - Эльза һәм Салаватлар катнашты. Уенны бергәләп күзәтү, сыйныф белән уйнаучыларга көч биреп утыру - уенга чын ярыш төсе кертте. Алдагы көннәрдә уеннарның икенче өлеше дәвам итәчәк. 08.02.2019

-
Спортсмен кызларыбыз Хәйретдинова Адилә белән Ахмерова Рамилә 8 нче февраль көнне Буада узган районара баскетбол ярышларында шәһәр данын якладылар. Кызларыбыз уйнаган команда призлы 3 урын яулады. Спортсменкаларыбыз белән горурланабыз, уңышлар телибез! 08.02.2019

-
Бүген мәктәптә 1 сыйныфта "Сау бул, Әлифба!" бәйрәме булды. Укучылар бәйрәм барышында бик матур чыгышлар күрсәттеләр. Бергәләп җырлар җырладылар, күмәкләшеп биеделәр. Чарада катнашучы әти-әниләр, администрация әгъзалары балаларның чыгышларын бик җылы кабул иттеләр. Һәрбер кунак балаларга матур һәм татлы бүләкләр тапшырды . Сыйныф җитәкчесе - укытучы Фәхретдинова И.М. укучыларга киләчәктә дә зур уңышлар теләде. 08.02.2019

-
Айлыкның иң зур чарасы - хәрби - спорт уены "Аҗаганга" әзерлек башланды. Инде укучылар ике төркемгә бүленде, командирлар барланды . "Зәңгәрләр" төркеме бертавыштан үзләренә сугышчан командир итеп Гадеевны Булатны, ә "Кызыллар" - Чукмаев Салаватны сайладылар .Егетләргә барлык оштыру эшләрендә иң актив кызларыбыз, балалар оешмасы лидерлары - Гөлназ белән Эльза булышалар. Бөтен буш вакыт хәзер уен төрләренә бүленү, экипировка булдыру, погоннарны әзерләп куюга багышлана . Башлангычлар да зур абый , апаларыннан калышмыйлар: бергәләп марш басалар, командалар кабатлыйлар. 06.02.2019

-
Патриотик тәрбия айлыгы кысасында мәктәптә сыйныфлар арасында өстәл теннисы буенча ярышларга старт бирелде. Бәйгене беренчеләрдән булып 5-6 сыйныфлар башлап җибәрделәр. Уен кагыйдәләре буенча бу сыйныфларда иң яхшы уйнаучылар барлана, аннары калган сыйныфларда җиңүчеләр белән уйнау оештырылачак. Җиңүчеләрне барлагач, линейкада йомгаклау булачак. 06.02.2019






