муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
30 декабрь көнне Буа шәһәренең сәнгать мәктәбендә Бөтенроссия һәм Республика фән олимпиадаларының муниципаль этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үткәрелде. Безнең мәктәп укучылары җиңүчеләр- Серебрякова Айшә, Бикчәнтәев Данис(инглиз теле, укытучы Бикчәнтәева А.Р.), Әхмәдуллина Чулпан ( рус теле, укытучы Әхмәдуллина Г.Р.), Серебряков Ибрахим (математика, укытучы Гарипова С.И.) Котлыйбыз, киләчәктә уңышлар телибез. 30.12.2019

-
2 нче чирек йомгаклары буенча укытучыларның педагогик советы булып үтте. Көн тәртибендә проект эшчәнлеге, дәрестән тыш эшчәнлек темалары яктыртылды. 27.12.2019

-
Мәктәптә Чыршы бәйрәмнәре бик күңелле үтте. Укучылар чыршы тирәсендә җыр-биюләр башкардылар. Кыш бабай һәм Кар кызына шигырьләр бүләк иттеләр. Бәйрәмне үткәрүдә матди яктан ярдәм иткән авылыбыз эшмәкәрләре Таҗетдинов Салават абыйга, Зәйнуллина Фәридә апага, Замалетдинов Радик абыйга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. 26.12.2019

-
3 нче сыйныф укучысы Бикчәнтәева Зилә "Грамотность на кончике пера" бәйгесенең район турында уңышлы чыгыш ясады: 1 нче урынны яулады. Афәрин) (укытучысы Әхмәтшина Л.С.) 24.12.2019

-
Кар сыннары урынына укучылар технология дәресләрендә Кыш бабай һәм Кар кызы ясадылар. 23.12.2019

-
6 нчы сыйныфта ачык сыйныф сәгате үткәрелде. Укучылар финанс яктан грамотлы булу серләрен өйрәнделәр.(сыйныф җитәкчесе Гарипова С.И.) 21.12.2019

-
Буген юл йору кагыйдэлэрен бозуны кисэту буенча Буадан вэкил Сунгатова Р килеп башлангыч сыйныф укучылары очен энгэмэ уткэрде, юл йору кагыйдэлэрен тогэл утэргэ кирэклеге турында видеоролик курсэтте, шунын буенча фикер алышынды. Балаларга уткайтаргыч элементлар да таратты. Балалар очен бу очрашу бик файдалы булды. Рэхмэт аларга. 17.12.2019

-
Башлангыч һәм урта сыйныф укучылары өчен Цифрлар дәресе үткәрелде. Информатика укытучысы Фомина О.В. үткәргән дәрес укучыларга ошады. 09.12.2019

-
6 декабр көнне безнен мәктәп базасында “Грамотность на кончике пера” муниципаль бәйгесенең куст туры үткәрелде. Түбән Наратбаш төп мәктәбе шулай ук Күл Черкен төп мәктәбе, Килдураз урта мәктәбе, Петровка башлангыч мәктәпләре башлангыч сыйныф укучылары көч сынашты. Безнең мәктәпнең 3 нче сыйныф укучысы Бикчәнтәева Зилә куст турында I урын алды, ул 19 декабрь көнне муниципаль бәйгедә катнашачак (укытучысы Әхмәтшина Л.С.), аларны котлыйбыз, уңышлар телибез. 09.12.2019

-
7 декабрь көнне мәктәптә, инвалидлар ункөнлеге кысаларында,, "Теләктәшлек” ярминкәсе үткәрелде. Укучылар кулы белән эшләнгән сувенирлар, бәйләм әйберләр, үзләре пешергән тәм-томнар тәкъдим ителде. Барлык сыйныфлар да чарада актив катнаштылар. Көн саен яхшылык кылыйк! 09.12.2019






