муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Җәйге каникуллар башланды. Мәктәп укучыларны "Зәңгәр күл" лагеренә 5 июнь көнне 8 сәг 30 мин. көтеп кала. Алда укучыларыбызны күңелле яллар көтә!!! 01.06.2019

-
Хөрмәтле ата - аналарыбыз! Укучыларыбыз өчен иң көтелгән каникуллар башландылар. Балаларны һәрдаим игътибар астында тоту сорала. Барлык төр инструктажларны катгый үтәү таләп ителә! 01.06.2019

-
С Днём защиты детей! Пусть наши дети как можно дольше остаются детьми. Беззаботными, весёлыми, радостными. Хочется пожелать, чтобы каждый ребенок был здоров и окружен заботой родителей. Пусть небо над головой всегда будет мирным, а каждый новый день — добрым и интересным. А родителям пожелаем терпения, доброты и нежности. Не забывайте, что именно вы в ответе за счастливое и безопасное детство ребятишек! 01.06.2019

-
31 нче май көнне мәктәптә 2-8 сыйныф укучылары өчен “Соңгы кыңгырау” яңгырады. Тантаналар залына бәйрәмчә киенгән укучылар җыелуга йомгаклау линейкасы башланды. Иң беренчеләрдән булып зал түренә уку алдынгылары – отличниклар чакырылды. Аларга Мактау грамоталары тапшырылды, алкышлар җиткерелде. Алдынгы укучыларны барлау белән алдынгы сыйныфларны билгеләү башланды. “Иң яхшы дәрескә йөрүче сыйныф” номинациясендә 1 урынны 2 (с.җ. Әхмәтшина Л.С.) һәм 9 (с.җ. Әхмәдуллина Г.Р.) сыйныфлар яулады. 2 урынга 3(с.җ. Әхмәтшина Л.С.) , 4 (с.җ. Фәхретдинова И.М.), 5 (с.җ. Гарипова С.И.) сыйныфлар лаек булдылар. 3 урынны 6 (с.җ. Исланова Г.Г.),7 (с.җ. Шәрәфетдинова Л.Г.), 8 (с.җ. Галиуллина З.Ф.) бүлештеләр. “Иң тәртипле сыйныф” бәйгесендә 5 (с.җ. Гарипова С.И.) һәм 7 (с.җ. Шәрәфетдинова Л.Г.) сыйныфлар җиңеп чыктылар. 2 урынга 6 (с.җ. Исланова Г.Г.) сыйныф чыкты. 3 урын 9 (с.җ.Әхмәдуллина Г.Р.) сыйныфта булды. Ә “Иң яхшы кизү торучы сыйныф” номинациясендә янә 1 урынны 5, 7 сыйныфлар бүлештеләр. Шул ук бәйгенең 2 урынын 6 сыйныф, 3 урынын – 8, 9 сыйныфлар алдылар. Ел дәвамында күзәтелеп барылган бәйгеләрнең берсе – төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә актив һәм нәтиҗәле катнашу.Аның нәтиҗәләре буенча 1 урын – 7 сыйныфта, 2 урын- 3 сыйныфта, 3 урын – 2 сыйныфта булды. Барлык нәтиҗәләр буенча 1-4 сыйныфлар арасында 2,3 сыйныфлар (с.җ.Әхмәтшина Л.С.) җиңеп чыктылар. Ә 5-9 сыйныфлар арасында җиңүче исеменә 7 сыйныф (с.җ.ШәрәфетдиноваЛ.Г.) лаек булды. 2 урынга 5 (с.җ.Гарипова С.И.) чыкты. 3 урынны 6 (с.җ. Исланова Г.Г.) һәм 9 (с.җ. Әхмәдуллина Г.Р.) бүлештеләр. Линейка барышында мәктәп тормышында актив катнашучылар белән беррәттән алдынгы спортсмен егет, кызлар да билгеләп үтелделәр. Ел дәвамында бер дәрес тә калдырмаучы укучы исеменә 9 сыйныф укучысы Гадеев Булат лаек булды. Җәйге каникуллар алдыннан мәктәп яны лагере эшчәнлеге , практика тәртибе буенча аңлатмалар бирелде. Аерым көн тәртибе итеп “Имин каникуллар” дигән чыгыш тыңланды: су коену, юл йөрү, янгын, травматизм , тәртип буенча кат –кат инструктаж үткәрелде. Соңгы кыңгырауны Бикчәнтәева Зилә белән Аюпов Азатлар яңгыраттылар.Йомгаклау сыйныф сәгатьләре, җыештыру чаралары үткәрелде. Мәктәп моңаеп яраткан укучыларын көтеп алынган, озын, күңелле, мавыктыргыч каникулларга озатып калды. Моңайма, мәктәп, моңайма! Без тиздән лагерьга , практикага , дару үләннәре җыярга кабат сиңа киләчәкбез!Безне сагынып көт ,мәктәп !! 31.05.2019

-
Бүген 4 сыйныфта "Сау бул, башлангыч!" дип аталган чара булды. Бәйрәмгә укучыларның әниләре,яраткан укытучылары кунак булып килделәр. Чара дәвамында балалар матур чыгыш күрсәттеләр , ә әниләр һәм укытучы апа-абыйлар аларга изге теләкләрен җиткерделәр. (Сыйныф җитәкчесе: Фәхретдинова И.М.) 30.05.2019

-
Әти - әниләр өчен җәйге каникуллар - иң җаваплы чор! Чөнки укучылар өчен тулы җаваплылык гаилә, ата -ана өстенә йөкләнә. Укучыларның ялын имин оештыру буенча белгеч киңәшләре менә бу чарада яктыртылачак! 30.05.2019

-
Бүген 2-8 сыйныф укучылары бишенче хезмәт чиреген башлап җибәрделәр. Оешкан төстә иртәнге салкында укучылар мәктәп яны бакчасында түтәлләр утадылар; яшелчәләргә һәм чәчәкләргә мул итеп су сиптеләр. Бергәләп эшләгәннән соң - бергәләп төшке аш ашаулары нинди рәхәт! Мәктәп администрациясе укучыларның күмәк хезмәтен нәтиҗәле оештырган сыйныф җитәкчеләре- укытучылар Әхмәтшина Л.С, Фәхретдинова И.М, Гарипова С.И, Галиуллина З.Ф, Әхмәдуллина Г.Р. олы Рәхмәтен белдерә! Тиздән бакчада чын - чынлап җәйге эш башланачак- укучыларның хезмәт практикасы старт алачак! 29.05.2019

-
“Күңелдә мәңге саклансын мәктәпнең гүзәл төсе! “ – шул исем астында 25 нче май көнне 9 сыйныфта ачык сыйныф сәгате узды. Сыйныф җитәкчесе Әхмәдуллина Г.Р. бу чараны тулысынча мәктәпкә, укытучыларга, укучыларга багышлады. Аның барышында әти-әниләр, укытучылар, хезмәткәрләр һәм укучылар рәхәтләнеп истәлекләр диңгезенә чумдылар, хатирәләр белән бик теләп уртаклаштылар.Чара бар яклап та бары уңай бәяләнде! 26.05.2019

-
“Соңгы кыңгырау -2019” бәйрәме мәктәптә тантаналы линейкадан башланып китте. Көчле алкышлар астында зал түренә төп сәбәпчеләр - 9 сыйныф укучылары чакырылды. Тантанада катнашучы кунаклар,мәктәп администрациясе, әти-әниләр, ветеран укытучылар, беренче укытучы һәм сыйныф җитәкчесе- барысы да иң изге теләкләрне җиткерделәр. Олы абый һәм апалар белән беррәттән чыгарылыш сыйныф укучыларына изге теләкләрне, матур бүләкләрне 1-8 нче сыйныф укучылары да җиткерде. Дәртле музыка астында һәр тантанда катнашучыга аллы-гөлле чәчәкләр тапшырылды. Чараның иң көтелгән минуты булып – 9 сыйныф укучылары чыгышы булды. Укучыларыбыз мәктәпкә, укытучыларга Рәхмәт сүзләрен җиткерделәр; матур чыгыш күрсәттеләр. Уку алдынгылары, төрле бәйгеләрдә җиңүче укучылар; уңган , булган тугызларыбыз Мактау грамоталарына күмелделәр! Тантананың югары ноктасы- Соңгы кыңгырауны 1 нче сыйныф укучысы- Чукмаева Амирә, 9 сыйныфтан- Гадеев Булат яңгыраттылар!Яраткан мәктәбебез – яраткан укучыларын уңышлар теләп озатып калды! 25.05.2019

-
Сыйныф җитәкчеләренең методик берләшмәсе һәм тәрбия каршындагы урынбасар киңәшмәләренең эш планы нигезендә чираттагы берләштерелгән утырыш булып узды. Көн тәртибенә 6 сыйныфта уздырылган ачык чарага анализ, “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә әзерлек, укучыларның җәйге ялын оештыру , бакчадагы практика үтү тәртибе кебек сораулар куелды. Шулай ук мөһим сорауларның берсе булган юл йөрү кагыйдәләрен искәртү , балаларның иминлеген саклау буенча да чыгышлар тыңланды. 22.05.2019






