Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Лицей-интернат (школа для одаренных детей) г. Буинска Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422432, Республика Татарстан, город Буинск, ул. Р.Люксембург, д. 117 |
| Телефон: | +7(843)-743-18-74 |
| E-Mail: | bua_sch6@mail.ru, S6.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей-интернат г. Буинска Республики Татарстан» |
| Руководитель: | Абзалов Илнар Искандерович |
| Год основания учреждения: | 2008 |
| У нас учатся: | 435 обучающихся |
| У нас учат: | 40 педагогов |
Мероприятия в лицее
Буада туган тел укытучылары лицей-интернатта тәҗрибә уртаклашты
Опубликовано: 12.11.202612 ноябрь көнне Буа муниципаль районы туган тел һәм әдәбият укытучылары өчен район семинары узды. Ул «Укучыларны олимпиадаларга, конкурсларга әзерләү һәм проект эшчәнлеге» темасына багышланды.
Кунакларны лицей-интернат (сәләтле балалар мәктәбе) директоры Илнар Искәндәр улы Абзалов сәламләде һәм семинарны ачты. Галимова Г.Р. һәм Низамова Н.М. җитәкчелегендә 2–5 нче сыйныф укучылары «Туган тел- ул алтын ачкыч!» дигән бәйрәм концерты белән башлап җибәрделәр.
Туган тел (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары методик берләшмә эшендә ирешелгән уңышларны, укучыларның олимпиада һәм конкурс нәтиҗәләрен яктырттылар.
Ачык дәресләр һәм сыйныфтан тыш чараларда Вәлиев Г.Ф., Хайруллина А.Г., Крашенинникова А.М., Халиева Г.Р. һәм Зиатдинова Г.Ш. үз тәҗрибәләрен уртаклаштылар: Г. Тукай иҗатына багышланган «Без — Тукай оныклары» дигән әдәби чара, «Мәктәп музее — тәрбия учагы» дигән музейга экскурсия уздырылды. Кофе-брейктан соң Зиатдинова Г.Ш. «Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә ясалма фәһем куллану укытучыга ярдәмлек» дигән мастер-класс уздырды.
Семинарны район методик берләшмәсе методисты Салахова Л.Т. йомгаклады. Ул ачык дәресләр югары методик дәрәҗәдә узганын билгеләде: укытучылар олимпиадаларга әзерләү һәм проект эшчәнлеге буенча тәҗрибә уртаклашты.
Источник: Аслямова Эльвира Шагитовна, воспитатель МБОУ «Лицей-интернат (школа для одаренных детей) г. Буинска РТ»
К списку новостей







