Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия"
Визитная карточка
| Адрес: | 422430, г. Буинск, ул. Розы Люксембург, д. 66 |
| Телефон: | +7(843)-743-14-64 |
| E-Mail: | school651@mail.ru, Gv.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия имени М.М. Вахитова" |
| Руководитель: | Зиннатуллин Линар Бадретдинович |
| Год основания учреждения: | 1922 |
| У нас учатся: | 363 |
| У нас учат: | 39 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия" - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Театр яктылыкка, нурга илтә! 13.12.2023

Театр яктылыкка, нурга илтә!
Кире юлга җибәрми - уңга илтә!
Габдулла Тукай шулайдип язган бит.
Чыннан да бик кызыклы, мавыктыргыч, шаян театр карап кайттык без. Кунакка Казаннан Карим Тинчурин исемендәге театр артистлары килде. 7-11 сыйныф укучылары белән "Яратам бетте-китте" дигән спектакль карадык. Заманча, матур, кызыклы бу спектакль бөтен кешенең дә күңеленә һуш килде.
Рәхмәт сезгә, кадерле театр артистлары! Киләчәктә дә зурдан зур уңышлар теләп калабыз сезгә! -
Әйдәгез кошларны ашатыйк 12.12.2023

Салкын кышларны кичү кешеләргә дә җиңел түгел, ә кечкенә җан ияләре – кошларга бу ел фасылын исән-имин чыгу аеруча кыен. Аларга ярдәм итәргә, табигатькә карата мәрхәмәтле булырга кечкенәдән өйрәтү мөһим.
Бүген гимназиябезнең 2 а сыйныфы укучылары “Әйдәгез кошларны ашатыйк” акциясендә катнаштылар. Кышлаучы кошлар өчен бик матур җимлекләр ясап алып килделәр. Тиз арада җимлекләргә урыннар да бирелде. -
Дөрес туклану 12.12.2023

Бүген гимназиябез укучылары “Дөрес туклану” темасына караган китаплар белән таныштылар. “Дөрес туклану формуласы” китабы – ул туклану серләрен ача торган иң яхшы китапларның берседер, мөгаен.
Дөрес туклану кеше организмын нормага сала, сәламәтлеген ныгыта, төрле авыруларга профилактика булып тора.
Ул сәламәтлекне саклауга ярдәм итә, әйләнә-тирә мохитның зарарлы факторларына каршы торучанлыгын арттыра, физик һәм акыл эшчәнлеген яхшырта -
Мөһим әйберләр турында сөйләшү 11.12.2023

“Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр” дәресләр циклының бүгенге чыгарылышы илебезнең төп законы – Конституция турында барды.
Сыйныф сәгатенең максатлары: 1) илнең төп законы белән танышу; 2) Конституциянең гражданнар тормышында мөһимлеге турында күзаллаулар формалаштыру; 3) гражданлык бурычы һәм җаваплылык хисе тәрбияләү.
Укучылар видеороликлар карадылар. Конституция – җәмгыятебезне оештыруның принциплары, Россия Федерациясе халыкларының кыйммәтләре беркетелгән Төп закон икәнлеге турында фикер алыштылар. Анда һәркемнең хокуклары һәм бурычлары, гаделлек һәм иминлек, гаиләгә мәхәббәт һәм хезмәт кешесенә хөрмәт турында әйтелә. Конституция дәүләтнең бердәмлеге һәм бөтенлеге нигезе һәм Россиянең алга таба үсеше һәм аның гражданнарының үз-үзләрен үстерүгә нигез булып тора. Россиянең барлык гражданнарының бурычы - илебезнең Төп Законын хөрмәт итү һәм аның кагыйдәләрен үтәү. -
9 декабрь – Ватан Батырлары көне 09.12.2023

9 декабрь – илебездә Ватан Батырлары көне билгеләп үтелә. Бу көнне илебез иминлеге өчен гомерләрен кызганмаган һәм бүгенге көндә дә батырлыклар күрсәтүче кешеләрне искә алалар, тәбриклиләр.
Шул уңайдан гимназиябездә 5-11 нче сыйныфларда Батырлык дәресләре узды. Укучылар төрле елларда батырлыклар күрсәткән ватандашларыбызны искә алдылар, аларның тарихлары турында сөйләштеләр.
Чараның максаты - батырлык төшенчәсен аңлату, батырлыкны дәлилли белүләренә ирешү. Сугышның кырыс чынбарлыгын, халкыбызның сугыш кырларындагы батырлыгын, патриотизмын һәм милли горурлыгын күрсәтү.
Укучыларны мөстәкыйль фикер йөртүгә өйрәтү аша, сугыш ветераннарына хөрмәт – ихтирам хисләре, кешелеклелек сыйфатлары, җаваплылык хисе тәрбияләү.
-
Безнең «Яшь Армиячеләр» 07.12.2023

Безнең «Яшь Армиячеләр» район чараларында
#МулланурВахитовГимназиясе #ГимназияВахитова #ЮнАрмияБуинск
#ЯшьАрмиялеләр -
Музейда кунак бар 07.12.2023

3 нче декабрь - Халыкара инвалидлар көне. Ул 30 елдан бирле декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Бу ункөнлек кысаларында гимназиянең сәламәтлекләре чикле балалар уку йортының туган якны өйрәнү музеенда булдылар.”Музей эше” түгәрәгенә йөрүче укучылар гимназиянең тарихы, уку йортыннан чыккан күренекле шәхесләр, аларның шәхси әйберләре белән таныштырдылар. Балалар музейнең этнографиягә багышланган икенче бүлмәсендә гади авыл өе, халыкның тормыш-көнкүрешенә багышланган экспонатларны күрделәр, кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар.
.jpg)
.jpg)
-
"Әкияттә кунакта" 07.12.2023

Буген, китапханәче Хөсниева Зөлфия момкинлекләре чикләнгән кешеләр декадасы кысаларында, коррекция классларында укучы балалар белэн "Әкияттә кунакта" дигән чара уткәрде. Чарада катнашучы укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр. Слайдлар буенча әкиятнең исемен әйттеләр, киселгән рәсемнәрдән әкиятләргә иллюстрация җыю буенча ярыштылар.
Балалар вакытны куңелле уткәрделәр, уңай эмоцияләр алдылар, шатландылар. -
Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр 04.12.2023

Бүген, 4 нче декабрь көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр" узды. Бүгенге дәрес игелекле эшләр башкару волонтерлык эшенә багышланган иде һәм «Без бергә» дип аталды.
-
3 декабрь Халыкара инвалидлар көне 03.12.2023

1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде.
Гимназиябездә дә бу истәлекле көнгә багышлап, бик күп чаралар үткәрелә.1 декабря 2023 по 10 декабря 2023 в России проводится Декада инвалидов.
Декада инвалидов - это напоминание всем о необходимости внимания, милосердия, заботы и помощи людям. Каждый человек всегда должен помнить, что рядом с ним живут взрослые и дети с тяжелыми недугами - и они нуждаются в нашей поддержке и участии. В наших силах сделать всё возможное, чтобы помочь людям, особенно детям с ограниченными возможностями здоровья -
поступком, словом, доброй улыбкой - сохранить радость жизни, её добро и красоту. Сегодня мы посетили краеведческий музей нашего города. Прослушали информацию о начавшейся декаде, посмотрели видеофильм о Буинском краеведческом музее и первыми посмотрели выставку работ художницы Юсуповой Алсу Раиковны в выставочном зале музея.1Алсу Закирова09:46







