Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия"
Визитная карточка
| Адрес: | 422430, г. Буинск, ул. Розы Люксембург, д. 66 |
| Телефон: | +7(843)-743-14-64 |
| E-Mail: | school651@mail.ru, Gv.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия имени М.М. Вахитова" |
| Руководитель: | Зиннатуллин Линар Бадретдинович |
| Год основания учреждения: | 1922 |
| У нас учатся: | 363 |
| У нас учат: | 39 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия" - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
Бәйрәмгә әзерлек
22.12.2023
Яңа елга санаулы көннәр калып бара. Үткән елга йомгак ясап, яңа елга яңа өметләр баглап, өлкәннәр дә, балалар да күркәм бәйрәмне каршыларга җыена. Шәһәр урамнарында аллы-гөлле утлар яна, чыршылар күз явын алырлык итеп бизәлгән, кар hәм боз сыннары ясалган, бар җирдә ниндидер сихрилек, бәйрәм рухы сизелә.
Гимназиябездә дә Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре бара. Укучылар сыйныф бүлмәләрен бизиләр, кул эшләнмәләре, стена газеталары ясыйлар, чыгышлар әзерлиләр.
Һәр сыйныф яңа елга багышланган стена газеталары чыгара. Эшләрнең барысы да эчтәлекле һәм мавыктыргыч. Редколлегия членнары бик тырышып, чын күңелдән искиткеч газеталар чыгарганнар. Бүген әлеге эшләрдән күргәзмә оештырылды.
-
Ел укытучысы конкурсы 21.12.2023

Ел укытучысы конкурслары да үтеп китте. Безнең гимназия данын яклап чыккан укытучылар үз һөнәрләрен күрсәттеләр. Юнусова Мәсхүдә Мәсхүд кызы һәм Кәбирова Рузиля Рамил кызы бу конкурста югары дәрәҗәдә катнаштылар.
-
Профориентация дәресләре 21.12.2023

Профориентация дәресләре һәрдаим үткәрелә. Бу матур күренеш. Кунаклар да һәрчак киләләр. Бу юлы да Казан һәм Питербург шәһәрләреннән килделәр. 8-11 сыйныф укучыларына киләчәктә һөнәр сайларга ярдәм иттеләр.
-
20.12.2023

Активные ребята учатся в нашей гимназии. Они сами любят занятия спортом и мотивируют других учащихся. Стремятся сдать нормативы на отлично и получить знак отличия.
ВФСК ГТО -
Бәйрәмебезнең матур кунагы 20.12.2023

Менә ул - бәйрәмебезнең матур кунагы ! Яшел йомшак энәләре белән безне каршы ала! Әле генә урманда иде бит, ә инде хәзер безнең бәйрәмгә рәхим ит!



-
Буа районының тимер юлы тарихына багышланган күргәзмәсе 19.12.2023

Буа районының тимер юлы тарихы белән якыннан танышу өчен гимназиядә күргәзмә оештырылды. Һәр сыйныф бу күргәзмәне тирәнтен өйрәнде.
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү 18.12.2023

Бүген, 18 нче декабрь көнне, гимназиябездә “Мөһим әйберләр турында сөйләшү” циклыннан чираттагы сыйныф сәгате узды. Бу юлы сыйныф сәгатьләрендә сыйныф җитәкчеләре үзләренең укучылары белән “Безнең заман геройлары” дигән темага әңгәмә алып бардылар.
Укучылар Ватаныбыз геройлары, батырлык сүзенең мәгънәсе турында фикер алыштылар.
-
Коррупцияга каршы көрәш көне
14.12.2023
Коррупцияга каршы көрәш көне кысаларында гимназиядә төрле чаралар уза.
Бүген 5-11 нче сыйныфларда “Коррупцияга “юк” дип әйтик!” исемле сыйныф сәгатьләре узды.
Ришвәтчелек - кешенең акылын, намусын юкка чыгаручы, җәмгыятьнең барлык өлкәләрен дә биләп алган гомуми бәла, кеше хокукларын һәм ирекләрен бозу формаларының берсе.
Бүген аңа каршы тору, профилактикалау – зур һәм мөһим проблемаларның берсе. Шуңа күрә ил һәм республика күләмендә законнар кабул ителә, кайнар элемтәләр эшли.
Киләчәгебез ышанычлы,өметле булсын өчен элеге явызлыкның тамырын уртак тырышлык белән корытырга тиешбез.
-
ГТО 13.12.2023

13 декабря 2023 года в рамках подготовки к сдаче ГТО в школе провели районное спортивное мероприятие по стрельбе из пневматической винтовки. Учащиеся показали свои навыки в различных спортивных мероприятиях.
#ГТОМОИНРТ, #ГТОРТ, #ГТО
-
Музейда кунак бар 13.12.2023

13 нче декабрь көнне гимназиядә истәлекле вакыйга булды. Уку йортының яшь армиячеләр хәрәкәтенә нигез салучы Айрат Мансур улы Хисамов исеме мәңгеләштерелде. Аның хөрмәтенә мемориаль такта ачылды. Монда А.М. Хисамовның туганнары, укучылары, хезмәттәшләре, яшь ярмиячеләр хәрәкәтендә булучы укучылар җыелды. Мемориаль тактаны гимназиянең иң өлкән укучысы – 104 яшьлек Р.И. Төхфәтуллин, ветераннар советы рәисе Җ.И. Хөснетдинова, Буа мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Д.Д. Мәхмүтова ачтылар. Гимназия музеенда килгән кунаклар өчен экскурсия үткәрелде. Экскурсовод укучылар мәктәп тарихы белән таныштырдылар. Рәүф абый үзенең мәктәптә уку чорын искә төшерде, истәлекләр белән уртаклашты.
.jpg)








