Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
Илһам Шакировка багышланган кичә. 19.02.2022

“Илһам Шакиров-татар халкының рухи көзгесе” темасы астында үткәрелгән әдәби-музыкаль кичә халкыбызның мәшһүр җырчысы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Илһам Шакировка багышланды. Укучылар “Сәрбиназ”, “Әйдә барыйк урманга”, “Идел буе каеннары”, “Ялгыз көймә”, “Җиз кыңгырау моңнары”, “Герман көе” һәм башка җырларны башкардылар. Укытучы Хәйруллина Р.Ф. бөек шәхес һәм кабатланмас моң иясе, халкыбызның яраткан җырчысы турында мәгълүмат бирде.
-
Военно-спортивная игра. «Юнармейцы, вперёд!»/ “Яшьармиячеләр, алга!”-хәрби-спорт уены 19.02.2022

Хәрби-патриотик айлык кысаларында, 23 Февраль-Ватанны саклаучылар бәйрәменә карата мәктәбебездә “Яшьармиячеләр,алга!” дигән хәрби-спорт уены уздырылды. 8 сыйныф укучылары ике командага бүленеп көч сынаштылар. Уеннар күп һәм төрле иде. Ләкин укучылар сынатмады: тырышып, чын күңелдән уйнадылар. Нәтиҗәдә дуслык җиңде. Афәрин, яшьармиячеләр! Оештыручы: Нурмухаметов И.А.-ОБЖ укытучысы.
-
#Әдәби марафон финалистлары/Финалисты #литературного марафона 19.02.2022

1-21 нче гыйнвар көннәрендә XVIII #әдәби марафон дип аталган проект эшләгән иде. Анда безнең укучылар, әти-әниләр, укытучылар катнашты. Барлыгы 23 кеше. Менә марафон тәмам. Финалистларга дипломнар тапшырылды. Афәрин!. Киләчәк #әдәби марафоннарда да актив катнашырга булсын.
-
Милли көрәш призерлары/Призеры национальной борьбы 19.02.2022

19 февраля в Буинске прошел турнир по борьбе “Көрәш” памяти тренера Хакимова Зуфяра Туктагыловича. Участвовали и наши учащиеся. Г.Салават-ученик 11 класса и Ш.Ранил-ученик 8 класса стали призерами и награждены бронзовами медалями, подарками. Молодцы, ребята!
19 февральдә Буа шәһәрендә күренекле тренер Хакимов Зуфяр истәлегенә милли көрәш буенча ярыш булды. Безнең укучылар Галяутдинов Салават һәм Шарафутдинов Ранил көрәштә призерлар булдылар.Афәрин, егетләр!
-
Дуслык белән көчле без/Мы с дружбою сильны 18.02.2022

23 нче февраль-Ватанны саклаучылар көненә карата, хәрби-патриотик айлык кысаларында, мәктәбебездә “Дуслык белән көчле без!” дигән тема астында 5 нче сыйныф укучыларының традицион спорт бәйрәме үтте. Укучылар төрле спорт уеннарында көч сынаштылар, теоретик биремнәр башкардылар, кызыклы уеннарда катнаштылар. Укучылар бик теләп, ихлас күңелдән уйнадылар. Төрле номинацияләр буенча җиңүләргә ирештеләр һәм Грамоталар белән бүләкләнделәр. Оештыручы: сыйныф җитәкчесе Камалиева Г.З. Укучыларга алга таба да спорт белән дус булып, яңа җиңүләргә ирешүләрен телибез.
Был организован традиционный спортивный праздник, посвященный Дню Защитников Отечества-23 февралю. Участвовали обучающиеся 5 класса. Они показали очень интересные спортивные игры. Праздник был очень интересным и весёлым. Победила дружба. Молодцы, ребята!
-
15 нче февраль-Муса Җәлил туган көн/ 15 февраля-День рождения М.Джалиля 17.02.2022

Мәктәптә һәр ел саен герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышланган кичә үткәрү матур традициягә әверелде. Быел да мәктәбебездә “Мәңге яши, Муса, синең җыр!” дигән темага әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичәдә шагыйрьнең шигырьләре, шагыйрь турында бөек шәхесләрнең әйткән сүзләре, шагыйрь батырлыгы турында шигырьләр яңгырады. Оештыручы татар теле укытучысы-Хәйруллина Р.Ф.
Был проведен литературно-музыкальный вечер, посвященный Дню рождения героя-поэта М.Джалиля. Прозвучали стихи М. Джалиля, слова о творчестве и героизме поэта писателей других народов.
-
Диктант на английском языке 16.02.2022

В соответствии с планом мероприятий по реализации Дорожной карты модернизации содержания школьного иноязычного образования по предметам «Иностранный язык», «Второй иностранный язык» в образовательных организациях Буинского муниципального района, в целях совершенствования навыков письменной коммуникативной компетенции обучающихся и на основании приказа МКУ «Отдела образования БМР» №77 от 28 января 2022 года провели общешкольный диктант на английском языке «Justadictation». Участвовали обучающиеся 4-11 –х классов. Организатор мероприятия-Замалтдинова Л.К.-учитель английского языка.
-
15 февраль-әфганчы-интернационалистларны искә алу көне/ День почтения афганцев-интернационалистов 15.02.2022

15 февраля в честь 33-ей годовщины вывода советских войск из Афганистана юнармейцы нашей школы почтили память Фарита Ахметова, не вернувшегося с кровавых полей афганской войны.
Яшьармиячеләр канлы әфган сугышында сугышчан бурычын үтәгәндә һәлак булып калган авылдашыбыз Фәрит Әхмәтовны искә алдылар.
-
День здоровья/Сәламәтлек көне 14.02.2022

Сәламәтлек көнендә башлангыч сыйныф укучылары чаңгы юлларына чыктылар.
В день здоровья обучающиеся начальных классов катались на лыжах.
-
Волейбол-яраткан уеныбыз/ Волейбол-наша любимая игра 14.02.2022

Мәктәптә 23 нче февраль көненә әзерлек кысаларында төрле спорт уеннары бара. Укучылар чираттагы волейбол уенында.
Учащиеся готовятся к празднику 23 февраля.






