Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 211 212 213 214 ( 215 ) 216 217 218 219 220 >>
-
Түгәрәк өстәл . 19.12.2014

19 нчы декабрьдә ЕГЭ , ОГЭ га әзерлек һәм яңа таләпләр белән танышуга карата 9-11 сыйныф укучылары һәм ата -аналары катнашында түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды . Завуч Р.Ф. Хәйруллина пробный ЕГЭ һәм ОГЭ 9 сыйныфта тестирование нәтиҗәләре белән таныштырды . Ата -аналарны да укучыларны да төп имтиханнарда сынатмаска , ирешелгән югары баскычларны саклап калырга чакырды .
-
"Онытмагыз мине , туганнар !" 11.12.2014

Авылдашыбыз Динә апа Ясәвиеваның "Онытмагыз мине , туганнар !" дигән шигерьләр җыентыгы басылып чыкты . Җыетыкта туган як , туган тел , әти-әни , туганнар , тормыш , яшәү турында шигерьләр тупланган . Ул 5 данә шигерьләр җыентыгын Аксу урта мәктәбенә дә бүләк итте . Динә апа Аксу авылында туып үскән . Күп балалы гаиләдә тәрбияләнгән . Алар 7 туган булалар . Бүгенге көндә Динә апа Яшел Үзән шәһәрендә яши . Авылыбызда аның Дамирә исемле сеңлесе , Әскать исемле энесе яши .Динә апа шул туганнарына кайтып йөри .
-
Борһан Шаһиди. Тарихта калдырган эзләр. 10.12.2014

Авылдашыбыз Рипат абый Мингалиевның бик күп эзләнүләре , сәяхәтләре һәм тырышлыклары нәтиҗәсе булган "Борһан Шаһиди . Тормышта калдырга эзләр " дигән зур күләмле тарихи яктан да , әдәби яктан да бик кирәкле , кыйммәтле китабы дөнья күрде . Безнең мәктәпкәдә Ринат абый 10 китап бүләк итте . Китапта татар халкының асыл улы , Кытайның күренекле дәүләт эшлеклесе , галим һәм язучы , күп телләр белгече һәм тәрҗемәче , чыгышы белән Буа районы Кишер Аксуы авылыннан булган Борһан Шаһидинең тормыш юлы һәм әтрафлы эшчәнлеге яктыртыла .
-
Час кода 04.12.2014

Декабрьнең 4 -12 сенә кадәр “Час кода “ дип аталган проект башланды. Бездә шушы проектка катнашып мәктәп күләмендә класс сәгатьләре үткәрдек . Класс җитәкчеләре һәм информатика укытучылары укучыларны проектка ничек регистрация үтәргә. Аннан соң укучыларның яшенә карап ике (лабиринт Ам Няма ) ,(Мир KODU) уенны уйнап карарга өйрәттеләр . Соңыннан видеофильм карадылар .
-
Айсылуда кунакта 03.12.2014

Инвалидлар декадасы кысаларында укучыларыбыз матур концерт программасы белән классташлары, дуслары Айсылу янына кунакка бардылар. Аны матур -матур җырлары, дәртле биюләре белән куандырдылар. Концертта Гатиятуллина Лилия, Камалиева Лилия, Салаватуллина Альбина, Хасанова Гөлнур, Нургалиева Рәфия, Йосыпова Ландыш - 8 сыйныф укучылары, ә 10 сыйныфтан Замалтдинова Алсинә, Шәрәфетдинова Рания катнаштылар. Айсылу аларның чыгышларын бик кызыксынып, яратып карады, үзе дә аларга кушылып җырлады.
-
Билгесез солдат. 02.12.2014

3 декабрь – Россия Федерациясендә “Билгесез солдат көне” истәлекле датасы билгеләп үтелә башлады. Шул уңайдан мәктәбебездә батырлык дәресе уздырылды.Тарих укытучысы Камалиева Гүзәл Җәвит кызы бу истәлекле көннең тарихын аңлатып видео – презентация күрсәтте.
-
Китап укучылар конференциясе 02.12.2014

Мәктәбебездә Әниләр бәйрәме уңае белән "Әдәбиятта һәм сәнгатьтә Ана образы " дигән темага китап укучылар конференциясе булды . Ә. Еникинең "Әйтелмәгән васыять " , Т .Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" , Ш.Хөсәеновның "Әниемнең ак күлмәге " әсәрләре турында чыгышлар ясадык , өзекләр күрсәттек . Р Миңнуллин, Ф . Яруллин , С. Хәкимнең Әниләргә багышланган шигерьләрен сөйләдек . Әниләргә багышланган матур-матур җырлар башкардык . Конференцияне татар теле укытучысы Р.Ф . Хәруллина алып барды .
-
Мин авылны сайлыйм ! 28.11.2014

Мәмдәлдән тагын Җиңү белән ! 28 ноябрьдә Биектау районы Мәмдәл урта мәктәбендә республикакүләм укучыларның "Мин авылны сайлыйм - 2014" проект- тикшерү эшләре конкурсында ( В номинации «Организация личного или фермерского хозяйства» ) катнашып 5,8 сыйныф укучылары Илфат һәм Альбина Салаватуллинннар икенче урынга лаек булдылар. Җитәкчесе: Нурмухаметов И.Г. Афәрин!!!!
-
1 чирек йомгаклары буенча ата-аналар җыелышы. 26.11.2014

1 нче чирек нәтиҗәләре буенча мәктәбебездә ата-аналар җыелышы узды. Мәктәп администрациясе тарафыннан эшләнгән эшләргә анализ ясалды. Җыелышта барлык ата-аналар актив катнаштылар.Җәмгыять белеме укытучысы Камалиева Г.З. тарафыннан “Кайгы җиле ишек какмасын”темасына доклад укылды. ЗДВР Идиятуллина Г.Т.чыгышы ата-аналарда зур кызыксыну уятты.
-
“ Әнием,күз нурым!” 26.11.2014

24 ноябрь көнне Аксу мәдәният йортында мәктәбебезнең 5 сыйныф укучылары һәм мәдәният йорты,авыл китапханәсе тарафыннан оештырылган “ Әнием,күз нурым!” дип исемләнгән аналар көненә багышланган зур бәйрәм кичәсе оештырылды.Балалар “Ялкын” һәм “Очкын” төркемнәренә бүленеп ярыштылар.Бәйрәм чәй табыны һәм әниләр белән берлектә күңелле җырлы-биюле уеннар белән дәвам итте.






