Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 211 ( 212 ) 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Шагыйрь сүзе . 23.04.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап . мәктәптә шигъри бәге үткәрелде . Төрле сыйныф укучылары батырлык , Җиңү , Туган илне саклау , дошманга көчле нәфрәт хисләре белдергән шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләделәр .Бәйгедә Ф.Кәрим , М.Җәлил , Ә.Ерикәй , Ә .Исхак һ.б. шагыйрьләрнең бөек көрәшкә өндәп , халкыбызның тиңдәшсез батырлыгын күрсәтеп , Җиңүгә зур ышаныч белдерүен язган шигырьләре яңгырады . Иң оста шигырь сөйләүчеләр дип Вахитов Марат , Хәйруллин Рәсим , Шакирова Динә , Сабирзянова Ландыш , Салаватуллина Альбина , Нургалиева Рәфия , Камалиева Лилия , Мөлеков Салават , Йосыпова Ландыш танылдылар.
-
Апрель -Тукай , Тукай - Апрель . 22.04.2015

26 нчы апрель сөекле шагыйребез , шигърият даһие Г.Тукайның тууына 129 ел тулу уңаеннан мәктәбебездә бик матур эчтәлекле чара булды . Шигърият яратучы укучыларыбыз яраткан шагыйребезнең иң матур шигерьләрен ятлап , шигырь бәйрәме үткәрделәр .
-
Мой любимый край 21.04.2015

17 нче апрель көнне Буа шәһәре М.Вахитов исемендәге гимназиядә "Моя малая Родина " беренче региональ фәнни - практик конференция үткәрелде . Анда безнең мәктәптән Хасанова Гөлнур "Мой любимый край " секциясендә фәнни- тикшеренү эше белән уңышлы чыгыш ясап 3 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде ( Җитәкчесе Хасанова Г.Н.)
-
Космос һәм Без 10.04.2015

Атналыкның бишенче көне . Буген укучылар физика укытучысы Нурмухаметов И.А тарафыннан әзерләнгән "Космос һәм Без" дигән презентация белән таныштылар . Укучыларга космос , косманавтлар , космик корабльләр турында сорауларда әзерлән иде . Укучыларда ачык космоска чыккан космонавтлар турында чыгыш биктә кызыксыну уятты .
-
Конкурслар дәвам итә 09.04.2015

Атналыкның 4 нче көне . Бүген укучылар мәктәп диварына үзләре ясаган рейбуслар , шарадалар , табышмаклар , кроссвордлар өлделәр .Космос темасына ясалган рәсемнәрдә бик күп ясалган иде.
-
Герой пионерлар
08.04.2015
Аксу урта мәктәбендә Бөек Ватан сугышының 70 еллыгы уңаеннан “Герой- пионерлар. Хәтерлибез. Хөрмәтлибез. Горурланабыз. ” дип исемләнгән патриотик темага кичә уздырылды. Камалиева Гүзәл Җ. тарих укытучысы һәм 8 сыйныф укучылары илебезнең югары бүләкләренә ия булган, сугыш вакытында зур батырлыклар кылган балалар турында сөйләделәр. Укучылар игътибарына видеоролик һәм видеофильм тәкъдим ителде. Кичәне тамашачылар зур дулкынлану белән тыңладылар.
-
Физиклар рәтенә кабул итү 08.04.2015

Атналыкның 3нче көне . Буген укучылар "Физиклар рәтенә кабул итү " уены уйнадылар . "Архимед " һәм "Атомнар" командалары 10,8 ,6,5 сыйныф укучыларын үз өченә алган иде . Уен ахырында 5-6 сыйныф укучылары физиканы яратырга , аны бик яхшылар үзләштерергә ант бирделәр .
-
Умники и умницы 07.04.2015

Физика атналыгының икенче көне . Бүген укучылар физикадан "Умники и умницы" уенын уйнадылар. 7-8 сыйныф укучылары ике командага бүленеп ярыштылар . Уен ике команданың да белемнәре тигез икәнен ачыклады . Дуслык җиңде.
-
"Физика елы"на багышланган "Физика атналыгы" 06.04.2015

6 апрельдән 12 апрельгә кадәр мәктәптә "Физика елы" на багышланган "Физика атналыгы " уза . Буген аның беренче көне .Физика укытучысы Нурмухаметов И.А. "Физик викторина " үткәрде.
-
Кошлар көне 01.04.2015

1 апрель -кошларны яклау һәм саклау көнендә 7 сыйныф укучылары ике командага бүленеп уен викторинада ярыштылар . "Күгәрчен" һәм "Аккош" командалары төрле сорауларга җавап бирделәр , табышмаклар , башваткычлар чишүдә тапкырлыкларын күрсәттеләр . Кичә укучыларга бик охшады.






