Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
Веселые старты/Күңелле стартлар 18.02.2020

В честь праздника 23 февраля-Дня защитника Отечества учащиеся начальных классов провели веселый спортивный конкурс-соревнование “Веселые старты”. Участвовала 2 команды: “Сокол” и “Буревестник”. Они соревнулись в таких играх как: “Пингвины”, “Играем в хоккей”, “Кот в сапогах”, “Играем теннис” и многие другие. Конкурс завершился с победой команды “Сокол”.
23 нче Февраль-Ватанны саклаучылар бәйрәме уңае белән башлангыч сыйныф укучылары “Күңелле стартлар” дигән ярыш уздырдылар. Алар ике команда булып ярыштылар: “Бөркет” һәм “Лачын” командасы. Җиңүне “Лачын ”командасы яулады.
-
15 нче февраль- Муса Җәлил туган көн 16.02.2020

Мәктәбебездә Герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне билгеләп үтелде. Шул уңай белән 5,7 нче сыйныф укучылары шагыйрьнең шигырьләреннән, аңа багышланган җырлардан торган бик матур кичә әзерләп күрсәттеләр. Муса Җәлил әсәрләреннән күргәзмә оештырылды.
-
Онытырга хакыбыз юк 14.02.2020

Укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү юнәлешендә мәктәбебездә күп төрле чаралар оештырыла. Афганстанда хезмәт иткән авылдашларыбыз турында искә алу-шундый чараларның берсе. Әфганстанда хезмәт иткән егетләребез-9 ау. Яшьармиячеләр быел да аларга багышлап монтаж күрсәттеләр. Әфган җирендә һәлак булып калган авылдашыбыз-Ахметов Фәритне искә алу оештырылды. Без ил өчен бик сынаулы көннәрдә үз-үзләрен аямаган авылдашларыбызны белергә тиеш. Алар да тарихта үз эзләрен калдырган бит.
-
Чечняда хәрби бурычын үтәгән авылдашларыбыз бездә кунакта 14.02.2020

Хәрби-патриотик айлык кысаларында Чечняда хәрби бурычларын үтәгән авылдашларыбыз белән очрашу оештырылды. Андый солдатлар бездә- 7 әү. Алар балаларга тырышып укырга, спорт белән дус булырга дип, киңәш бирделәр.
-
Собеседование по русскому языку 13.02.2020

12 февраля проводилось устное собеседование по русскому языку с учащимися 9 класса. Учащиеся справились заданиями.
-
Парламентский урок/ Парламент дәресе 13.02.2020

11 нче февраль көнне мәктәптә Парламент дәресе үткәрелде. Дәрестә авыл советы депутатлары катнашты. Дәресне тарих укытучысы Гүзәл Завитовна алып барды. Укучыларга Парламент составы, аның эшләре турында мәгълүмат бирелде
-
Студентлар белән очрашу/ Встреча со студентами 08.02.2020

ВУЗларда укучы студентлар мәктәп укучылары белән очрашты. Алар үзләренең шатлыклары, сөенечләре белән уртаклаштылар. Чөнки һәрберсе дә чираттагы сессияләрен уңышлы төгәлләгәннәр. Каникулда рәхәтләнеп әти-әниләре янда ял иткәннәр. Очрашуда укучыларга үзләре укый торган уку йортына керү шартлары, имтиханнар бирү тәртибе, укуларның ничек барышы, гомумән кызыклы, борчулы, күңелле студент тормышлары турында бик теләп, бик рәхәтләнеп сөйләделәр. Чыгарылыш сыйныф укучыларын үзләре янына укырга килергә чакырдылар. Һәр укучыга да тырышып укырга кирәклеген әйттеләр. Үз чиратындә укучылар аларга төрле сораулар бирделәр. Әңгәмә бик җанлы үтте.
-
Ветеран белән очрашу 08.02.2020

Хәрби-патриотик айлык кысаларында мәктәбебездә күп төрле чаралар үткәрелә. Шуларның берсе- иң истәлеклесе, авылыбызның бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Котдус бабай белән очрашу. Котдус бабайга да инде 93 яшь. Шулай булса да укучылар белән очрашуларга ул бик теләп килә. Балаларга фронт юлларында күргәннәрен, сугыш китергән авырлыклар, сугыштан соңгы тормышы турында бик тәфсилләп сөйли. Иң зур теләге: бүгенге балалар сугыш афәтләрен күрмәсеннәр; илләр тыныч булып, бәхетле яшәсеннәр, тырышып укысыннар. Котдус бабайның үзенә дә бәхетле картлык, бәрәкәтле тормыш телибез. Изге теләкләрең, ихлас сүзләрең өчен рәхмәт, Котдус бабай!
-
“Беренче театр” мәктәп сәхнәсендә 07.02.2020

Мәктәбебездә “Театр нурга илтә” дигән түгәрәк эшли. Анда йөрүче 5, 6 нчы сыйныф укучылары спектакльләр куярга өйрәнәләр. Шундый спектакльләренең берсен укучыларга һәм студентларга уйнап күрсәттеләр. Ул Г.Камалның “Беренче театр” комедиясе иде. Укучылар бик матур уйнадылар. Булдырасыз, балалар! Сезгә тагын да зур тырышлык һәм уңышлар телибез.
-
Иң күп китап укучылар безнең мәктәптә 07.02.2020

Укучылар ел дәвамында, китапханәләргә йөреп, кызыклы китаплар укыйлар. Ел ахырында иң күп китап укучылар билгеләнә. Ул бик зур бәйрәм-Китап бәйрәме итеп үткәрелә. Быел да бу бәйрәм бик кызыклы һәм эчтәлекле итеп үткәрелде. Балалар китап тарихы, китапханәләр турында, китапларның укучы кулына ничек килеп җитүе турында бик күп мәгълүмат җиткерделәр. Китап турында матур-матур шигырьләр сөйләделәр. Китапханәче апалары иң күп китап укучыларны һәм иң күп китап укыган классларны грамоталар һәм бүләкләр белән билгеләп үтте. Киләчәктә дә китаптан аерылмагыз, балалар.






