Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Кудашевская основная общеобразовательная школа Бугульминского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Кодаш төп гомуми белем бирү мәктәбе
Визитная карточка
| Адрес: | 423228, РТ, Бугульминский район, село Кудашево, ул. Советская, дом 66 Б / 423228, Татарстан Республикасы, Бөгелмә районы, Кодаш авылы, Советлар урамы, 66Б |
| Телефон: | +7(855)-945-30-41 |
| E-Mail: | SKudash.Bug@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Кудашевская основная школа |
| Руководитель: | Низамиева Светлана Николаевна |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 65 учениклв / 65 укучы |
| У нас учат: | 10 учителей/ 10 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Кудашевская основная общеобразовательная школа Бугульминского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Кодаш төп гомуми белем бирү мәктәбе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
День флага России / Россия флагы көне 22.08.2021

22 августа 1991 года власти РСФСР постановили считать национальным стягом исторический флаг России, который тогда был описан как «полотнище с белой, лазоревой и алой полосами». А 26 лет назад в нашей стране появился новый праздник - День государственного флага России. Установлен он был в 1994 году указом тогдашнего российского лидера и с тех пор отмечается в конце каждого лета - 22 августа. В День флага РФ традиционно во всех регионах проходят торжественные шествия, патриотические мероприятия, спортивные соревнования, авто-, вело- и мотопробеги, различные флешмобы, конкурсы и концерты. У всех этих мероприятий одна цель - показать важность государственных символов России. С этой же целью в Кудашевской ООШ провели акцию «Рисуем флаг России». Учащиеся рисовали флаг России не только акварельными красками на бумаге, но и разноцветными мелками на асфальте, украшали флагами окна, шили флаг из лоскутков ткани. / 1991 елның 22 августында РСФСР хакимияте Россиянең дәүләт флагы итеп ак, зәңгәр һәм кызыл полосалы флагны санарга дип карар итә. Ә 26 ел элек илебездә яңа бәйрәм - Россия Дәүләт флагы көне барлыкка килде. Ул 1994 елда шул чактагы Россия лидеры Указы белән билгеләнә һәм шуннан бирле һәр җәй азагында - 22 августта билгеләп үтелә. РФ флагы көнендә, гадәттәгечә, барлык төбәкләрдә тантаналы йөрешләр, патриотик чаралар, спорт ярышлары, авто -, вело - һәм мотоузышлар, төрле флешмоблар, конкурслар һәм концертлар уза. Әлеге чараларның барысының да максаты бер - Россия дәүләт символларының мөһимлеген күрсәтү. Шушы максат белән Кодаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Россия әләмен рәсемлибез» акциясе үткәрелде. Укучылар Россия флагын кәгазьдә акварель буяулар белән генә түгел, асфальтта төрле төстәге акбур белән дә ясадылар, тәрәзәләрне флаглар белән бизәделәр, тукыма кисәкләреннән флаг тектеләр.
-
Летний субботник/Җәйге өмә 21.08.2021

Ежегодно 30 августа в Татарстане отмечается государственный праздник - День Республики Татарстан. Также каждый год в последние выходные августа проводится день города Бугульма. В рамках подготовки к проведению дня Республики Татарстан и дня города Бугульма 21 и 27 августа 2021 года запланирован общегородской субботник. В связи с этим и в Кудашевской ООШ была организована работа по очистке территории от мусора, уборке сорняков с клумб. Также учителя и технический персонал под руководством директора школы Низамиевой С. Н. привели в порядок овощные грядки с помидорами, огурцами, капустой./ Ел саен 30 августта Татарстанда дәүләт бәйрәме - Республикасы көне билгеләп үтелә. Шулай ук һәр елны августның соңгы ял көннәрендә Бөгелмә шәһәре көне дә үткәрелә. Татарстан Республикасы көнен һәм Бөгелмә шәһәре көнен үткәрүгә әзерлек кысаларында 2021 елның 21 һәм 27 августында гомумшәһәр өмәсе планлаштырылды. Шул уңайдан Кодаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә дә территорияне чүп-чардан чистарту, чүп үләннәреннән җыештыру эшләре оештырылды. Укытучылар һәм техник персонал мәктәп директоры Низамиева С. Н. җитәкчелегендә шулай ук помидор, кыяр, кәбестә түтәлләрен дә тәртипкә китерделәр.
-
Крепкая семья - крепкая держава/ Нык гаилә - ныклы дәүләт 08.07.2021

8 июля в России отмечается День семьи, любви и верности. Семья – это дом, это папа и мама, дети, бабушка и дедушки, все близкие. Это дружба и любовь. Это забота друг о друге. Это привычки и традиции. Если крепка семья – крепка и держава. Если мы любим семью, мы любим и Родину. Чтобы привлечь внимание к ценностям семьи, 8 июля в МБОУ Кудашевской ООШ организовали флешмоб «Крепкая семья – крепкая держава». За несколько дней отправили приглашения детям и родителям, желающим поучаствовать в акции. Разработали план и форму мероприятия, обсудили время. В назначенный день и час все участники собрались на спортивной площадке и образовали ромашку – символ Дня семьи, любви и верности. / 8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Гаилә - ул йорт, әти - әни, балалар, әби - бабайлар, барлык туганнар. Гаилә - ул дуслык һәм мәхәббәт. Гаилә – ул бер-беребез турында кайгырту. Гаилә – ул гадәтләр һәм традицияләр. Гаилә нык булса, дәүләт тә ныклы була. Әгәр без гаиләне яратабыз икән, димәк, без Ватаныбызны да яратабыз . 8 нче июль көнне Кодаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Нык гаилә – ныклы дәүләт» дип исемләнгән флешмоб оештырылды. Берничә көн алдан акциядә катнашырга теләгән балаларга һәм ата-аналарга чакыру җибәрелде. Балалар ата-аналар белән берлектә чараның планын төзеделәр, формасын сайладылар, үткәрү вакыты турында фикер алыштылар. Билгеләнгән көнне барлык катнашучылар да спорт мәйданчыгына җыелдылар һәм бергәләп Гаилә, мәхәббәт илә тугрылык көне символы – ромашка ясадылар.
-
Летний субботник/ Җәйге субботник 28.06.2021

28 июня на пришкольном участке Кудашевской ООШ вновь собрались педагоги, ученики 6-9 классов и их родители. Началась дружная работа по прореживанию моркови, свеклы и очистке от сорняков грядок с капустой, картошкой, помидорами. Так же были обработаны участки вокруг саженцев кабачков, всходов гороха, кукурузы, тыквы. Несмотря на летний зной и надоедливых насекомых, все работали усердно и старательно. Каждый понимал, что огород без вредных сорняков – залог высокого урожая. Спасибо всем участникам за самоотверженный и качественный труд. / 28 нче июнь көнне Кодаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең яшелчә бакчасында педагоглар, 6-9 сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре җыелды. Кишер, чөгендер, кәбестә, бәрәңге, помидор түтәлләрен чүп үләннәреннән чистарту буенча бердәм эш башланды. Шулай ук кабак, борчак, кукуруз, ташкабак үсентеләре тирәсендәге җирләр дә уталды, йомшартылды. Җәйге челләгә карамастан, һәркем тырышып эшләде. Чүп үләннәре булмаса гына уңыш югары булганын һәркем аңлый. Барлык катнашучыларга фидакарь һәм сыйфатлы хезмәтләре өчен рәхмәт.
-
Памяти павших будьте достойны 22.06.2021

В МБОУ Кудашевской ООШ 22 июня прошли мероприятия, посвященные Дню скорби и памяти в связи с 80 годовщиной начала самой страшной войны XX века. Педагоги сделали уборку вокруг памятника, подмели подходы, убрали сорняки с клумб. Совместно с главой СМС Хайсаровой Г.А, директором школы Низамиевой С.Н., педагоги вместе с представителями ДОУ, СДК к памятнику погибшим героям села Кудашева во время ВОВ возложили цветы и венки. Со словами скорби о не вернувшихся с войны односельчан выступила Каримова И.И., библиотекарь Кудашевской сельской библиотеки. Прошла минута молчания в память о погибших воинах. / 22 нче июнь көнне Кодаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә XX гасырның иң куркыныч сугышы башлануга 80 ел тулу уңаеннан кайгы һәм хәтер көненә багышланган чаралар узды. Педагоглар һәйкәл тирәсен җыештырдылар, себерделәр, чәчәк клумбаларыннан чүп үләннәрен утадылар. СМС башлыгы Хайсарова Г. А., мәктәп директоры Низамиева С. Н. белән берлектә педагоглар, балалар бакчасы, мәдәният йорты вәкилләре Бөек Ватан сугышында һәлак булган шаһитлар һәйкәленә чәчәкләр һәм веноклар куйдылар. Сугыштан кайтмаган авылдашларны искә алу сүзләре белән Кодаш авыл китапханәчесе Кәримова И.И. чыгыш ясады. Соңыннан һәлак булган сугышчылар истәлегенә бер минут тынлык булып узды.
-
Мы рисуем наше завтра (Вручение аттестатов / Аттестатлар тапшыру) 19.06.2021

19 июня 2021 года в МБОУ Кудашевской ООШ было организовано торжественное вручение выпускникам аттестатов об основном образовании. В зале собрались педагоги, родители и виновники торжества – учащиеся 9 класса. Директор школы С.Н.Низамиева поздравила всех с успешной сдачей ОГЭ, пожелала удачи в дальнейшей жизни. Она вручила выпускникам их первый документ об образовании – аттестат. С добрыми словами напутствия к выпускникам обратились первая учительница Галиуллина А.К. и учитель английского языка Фаттахова Р.Р. Они принесли учащимся подарки: сладкие шоколадки и помощники-пособия по английскому языку. В добрый путь, ребята! / 2021 нче елның 19 нчы июнендә Кодаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучыларына төп белем турында аттестатлар тапшыру тантанасы булды. Залда педагоглар, ата-аналар һәм тантана сәбәпчеләре - 9 нчы сыйныф укучылары җыелды. Мәктәп директоры С.Н.Низамиева барысын да имтиханнарны уңышлы тапшырулары белән котлады, киләчәктә уңышлар теләде. Ул чыгарылыш сыйныф укучыларына белем турында беренче документ - аттестат тапшырды. Беренче укытучылары Галиуллина Альвира Кимовна һәм инглиз теле укытучысы Фаттахова Регина Рөстәмовна да укучыларга матур теләкләрен юллады. Алар укучыларга бүләккә татлы шоколадлар һәм инглиз теле буенча ярдәмче пособиеләр алып килгәннәр. Хәерле юл, балалар!
-
Подготовка аттестатов / Аттестатларны әзерләү 17.06.2021

Позади итоговые контрольные работы, промежуточная аттестация и сданы ОГЭ. Стали известны результаты экзаменов. К всеобщей радости учащихся и педагогов МБОУ Кудашевской ООШ все девятиклассники успешно справились с ОГЭ и вошли в число трех школ Бугульминского муниципального района, сдавших государственные экзамены без отрицательных оценок. Руководство школы в лице директора Низамиевой С.Н. и зам.директора по УР Янгировой Л.Ф. приступило к заполнению аттестатов об основном образовании. Заполнение аттестатов очень ответственная и сложная работа. Каждый бланк при заполнении неоднократно проверяется на точность и безошибочность внесенных в них записей. Не допускаются подчистки, исправления. Бланки, заполненные с ошибками или имеющие иные дефекты, внесенные при заполнении, считаются испорченными при заполнении и подлежат замене. Вот почему Светлана Николаевна и Лейсан Фирдаусовна, прежде чем распечатать, не один раз тщательно проверили каждый бланк аттестата об основном образовании, чтобы выпускники вовремя могли получить свои документы. Спасибо им! / Йомгаклау контроль эшләре, арадаш аттестация артта калды, дәүләт имтиханнары тапшырылды һәм нәтиҗәләре билгеле булды. Кодаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучыларының һәм педагогларының гомуми шатлыгына тугызынчы сыйныф укучылары имтиханнарны уңышлы тапшырып, Бөгелмә муниципаль районының тискәре билгеләрсез дәүләт имтиханнарын тапшырган өч мәктәбе арасына керделәр. Мәктәп директоры Низамиева С. Н. һәм уку эшләре буенча директор урынбасары Янгирова Л. Ф. төп белем турында аттестатлар тутыруга кереште. Аттестатларны тутыру бик җаваплы һәм катлаулы эш. Һәр бланкны тутырганда язмаларның төгәллеге һәм хатасызлыгы берничә тапкыр тикшерелә. Төзәтүләр рөхсәт ителми. Хаталар белән тутырылган яки тутырганда кертелгән башка дефектлар булган бланклар бозылган дип санала һәм алыштырылырга тиеш. Менә шуның өчен Светлана Николаевна һәм Ләйсән Фирдәвес кызы, бастырып чыгарганчы, төп белем турындагы аттестатның һәр бланкын җентекләп тикшерделәр. Рәхмәт аларга!
-
Сабантуй - жемчужина национального быта 11.06.2021

Сабантуй — это древний обряд тюркских народов. Традиционно его проводили перед началом посевных работ, а в настоящее время — это веселое празднование по их окончании, на котором не утихают национальные песни и пляски, шуточные конкурсы и спортивные состязания.
11июня в селе Кудашево прошел этот всеми любимый национальный праздник. Много лет подряд Сабантуй начинается с костюмированного представления с песнями и танцами. Артистами такого представления ежегодно являются учащиеся МБОУ Кудашевской ООШ под руководством учителя татарского языка и литературы Янгировой Л.Ф. Вот и в этом году односельчане с удовольствием посмотрели красивые танцы в национальных костюмах в исполнении учащихся МБОУ Кудашевской ООШ. / Сабантуй - төрки халыкларның борынгы йоласы. Борынгы заманнарда аны чәчү эшләре башланыр алдыннан үткәргәннәр, ә хәзерге вакытта — чәчү эшләре тәмамлануга бәйрәм итәләр. Бу бәйрәмдә милли җырлар һәм биюләр, шаян конкурслар һәм спорт ярышлары бер дә тынмый.
11 июнь көнне Кодаш авылында барыбызның да яраткан милли бәйрәме булып узды. Сабантуй һәрвакыт җыр-биюле тамаша белән башлана. Әлеге тамашаның төп артистлары булып күп еллар дәвамында Кодаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары сайлана. Агымдагы елда да Сабантуй бәйрәмен мәктәп укучылары катнашында татар теле һәм әдәбияты укытучысы Янгирова Л.Ф. әзерләгән милли бию-җырлардан торган тамаша ачып җибәрде.
-
По символам славным могучей державы 10.06.2021

12 июня в нашей стране отмечается День России. День России – это отличный повод рассказать детям ещё раз об истории нашей огромной и самой красивой в мире многонациональной страны, о многообразии народных традиций, совершить интересные увлекательные путешествия по просторам нашей необъятной Родины. 10 июня 2021г. в Кудашевском детском саду состоялся праздник, посвященный Дню России. Гостями на празднике стали выпускники МБОУ Кудашевской ООШ. Учащиеся 9 класса рассказали детям, что День России – это праздник свободы, мира и добра. Этот праздник символизирует единство всего нашего многонационального народа, напоминает, что все несут ответственность за настоящее и будущее нашей Родины. Они рассказали о символах России – гербе, гимне, флаге, было проведено заочное путешествие по памятным местам России.
В конце мероприятия малышам подарили праздничные воздушные шары. /12 июньдә илебездә Россия көне билгеләп үтелә. Россия көне - ул балаларга күп милләтле илебез тарихы, халык гореф-гадәтләренең күптөрлелеге турында тагын бер кат сөйләү, безнең истәлекле Ватаныбыз киңлекләренә кызыклы сәяхәтләр кылу өчен менә дигән форсат. 10 июнь көнне Кодаш балалар бакчасында Россия көненә багышланган бәйрәм булып узды. Бәйрәмгә кунакка Кодаш төп гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаучылар килде. 9 нчы сыйныф укучылары балаларга Россия көне - азатлык, тынычлык һәм игелеклелек бәйрәме дип сөйләделәр. Бу бәйрәм күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген символлаштыра. Чыгарылыш укучылары сабыйларга Россия символлары – герб, гимн, флаг турында сөйләделәр. Чара ахырында кунаклар нәниләргә бәйрәм белән котлап һава шарлары бүләк иттеләр, Россиянең истәлекле урыннары буйлап читтән торып сәяхәт үткәрелде.
-
Лето - маленькая жизнь 08.06.2021

Учащиеся МБОУ Кудашевской ООШ, независимо от возраста, очень любят походы в лес. Поход укрепляет здоровье, тренирует организм, развивает выносливость, ловкость, силу, воспитывает волевые качества, бережное отношение к природе, к родному краю. Поход дает возможность видеть и ощущать природу, расширяет кругозор, усиливает интерес к знаниям , открытиям , развивает любознательность. Поэтому в Кудашевской школе стали традиционными походы на природу в начале и в конце учебного года. Вот и в этом году 8 июня учащиеся 1-9 классов вместе с классными руководителями отправились в летний поход на природу. Наряду с традиционными трудовым десантом по очистке леса, спортивными играми под руководством Янгировой Л.Ф., в этот раз поход запомнился угощением вкуснейшим пловом, приготовленным поваром Степановой Ф.Д. и учителем русского языка Мияссаровой Н.М. / Кодаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, нинди яшьтә булуларына карамастан, урманга походка баруны бик тә яраталар. Поход сәламәтлекне ныгыта, чыдамлыкны, җитезлекне, көчне үстерә, ихтыяри сыйфатларны, табигатькә, туган якка сак караш тәрбияли. Поход табигатьне күрергә һәм тоярга мөмкинлек бирә, күзаллауларны киңәйтә, белем , ачышлар белән кызыксынуны көчәйтә, кызыксынучанлыкны үстерә. Шуңа күрә Кодаш мәктәбендә уку елы башында һәм ахырында табигатькә походка бару гадәти күренешкә әверелде. Быел да 8 июнь көнне 1-9 нчы сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән берлектә табигатькә сәяхәт ясадылар. Быелгы поход традициягә әйләнгән урман чистарту, спорт уеннары оештыру белән беррәттән, повар Степанова Ф.Д. һәм рус теле укытучысы Мияссарова Н. М. җитәкчелегендә учакта әзерләнгән тәмле пылау ашау белән дә истә калды.


















