Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Кудашевская основная общеобразовательная школа Бугульминского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Кодаш төп гомуми белем бирү мәктәбе
Визитная карточка
| Адрес: | 423228, РТ, Бугульминский район, село Кудашево, ул. Советская, дом 66 Б / 423228, Татарстан Республикасы, Бөгелмә районы, Кодаш авылы, Советлар урамы, 66Б |
| Телефон: | +7(855)-945-30-41 |
| E-Mail: | SKudash.Bug@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Кудашевская основная школа |
| Руководитель: | Низамиева Светлана Николаевна |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 64 ученика / 64 укучы |
| У нас учат: | 10 учителей/ 10 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Кудашевская основная общеобразовательная школа Бугульминского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Кодаш төп гомуми белем бирү мәктәбе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
Язның беренче көне белән! 01.03.2014

-
Аҗаган 2014 26.02.2014 26 февральдә мәктәптә Аҗаган уены булды. Укучылар ике командага бүленеп, җитезлектә, зирәклектә, тапкырлыкта көч сынаштылар. Нәтиҗәдә "КһИ"("Кызлар һәм Илдан") командасы беренчелекне алды!

-
Акция Яшь сайлаучы көннәре 24.02.2014

24 февраль көнне мәктәбебездә "Нәрсә ул сайлаулар?" дип исемләнгән сыйныф сәгате булып узды. Укучылар сайлауларны уздыру тәртибе һәм кагыйдәләре белән таныштылар. Мәктәбебездә кандидатлар сайланды һәм алар үзләренең сайлау алды программасын әзерләгәннәр иде. укучылар үзләре сайлаган кандидат өчен тавыш бирделәр. Җиңүче булып 7нче сыйныф укучысы Имамова Диана сайланды.
-
Солдатлар белән очрашу. 22.02.2014

Есть высокое слово у наших парней
Не вмещенное в рамки Устава-
Охранять, как святыню сердца матерей
Непростое солдатское право!
23 февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәктәбебездә "Иң булдыклы егет" конкурсы узды. Бәйрәмебезгә кунак итеп, безнең мәктәпне тәмамлап, армия сафларында хезмәт итеп кайткан солдатлар чакырылган иде: Әминов Азат, Сәфәров Марат, Мокаев Руслан. Конкурс бик күңелле узды. "Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз" дигән мәкальдәгечә, егетләребез төрле яктан сыналды. "Иң булдыклы егет" исеменә 7нче сыйныф укучысы Мияссәров Илназ лаек булды. Булдырдың, Илназ!!!
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 22.02.2014

Сезне — сугышта катнашкан, сугыш чорында тылда фидакарь хезмәт куйган, сугышның ачысын үз җилкәсендә татыган ветераннарыбызны — Ватанны саклаучылар көне белән тәбриклибез! Ватаныбыз, милләтебез өчен кылган батырлыкларыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын! Бәйрәм белән сезне!
-
Туган ил сагында 22.02.2014

22 февраль көнне башлангычларыбыз Ватанны саклаучылар белән очрашу кичәсе уздырдылар. Бу очрашуга, авылыбызда хөрмәткә лаек булган кешесе - Гаязов Инсаф Шәрип улы килгән иде. Ул яшь вакытта моряк булып хезмәт иткән. Инсаф абый үзенең армия сафларында хезмәт итүе турында сөйләде. Аның сөйләгәннәрен укучылар игъбар белән тыңлады.
-
21 февраль - Халыкара туган тел көне 21.02.2014

Халкым теле миңа - хаклык теле.
Аннан башка минем телем юк.
Илен сөймәс кенә телен сөймәс,
Иле юкның гына теле юк.
-
Тимурчылык эше 21.02.2014

-
Нәфис сүз бәйгесе 20.02.2014

20 нче февраль көнне Мәдәният йортында Муса Җәлилнең туган көненә багышланган "Нәфис сүз" бәйгесе уздырылды. Бәйгедә өч номинациядә көч сынаштылар. Балалар бакчасыннан 1 нче урынны Сафаров Камил яулады. Башлангычлардан 1нче урынны Галиева Эльвина, уртанчылардан- Мияссәров Илназ яуладылар. Аларны котлыйбыз һәм уңышлар телибез!
-
Строй һәм җыр конкурсы 19.02.2014

19 февральдә бездә "Строй һәм җыр" конкурсы булып узды. Башлангыч сыйныфлардан 1нче урынны 3-4 сыйныфлар яулады, 5-9 сыйныфлар арасыннан җиңүче итеп 5нче сыйныф укучылары-"Саулык+" командасы билгеләнде.


















