Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Кудашевская основная общеобразовательная школа Бугульминского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Кодаш төп гомуми белем бирү мәктәбе
Визитная карточка
| Адрес: | 423228, РТ, Бугульминский район, село Кудашево, ул. Советская, дом 66 Б / 423228, Татарстан Республикасы, Бөгелмә районы, Кодаш авылы, Советлар урамы, 66Б |
| Телефон: | +7(855)-945-30-41 |
| E-Mail: | SKudash.Bug@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Кудашевская основная школа |
| Руководитель: | Низамиева Светлана Николаевна |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 64 ученика / 64 укучы |
| У нас учат: | 10 учителей/ 10 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Кудашевская основная общеобразовательная школа Бугульминского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Кодаш төп гомуми белем бирү мәктәбе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 ( 125 ) 126 127 128 129 130 >>
-
Халкым җәүһәрләре 21.11.2014 21 нче ноябрьдә мәктәбебездә “Әниләр көне” нә һәм “Мәдәният елы” н йомгаклауга багышланган семинар булып үтте. Семинарга Һади Атласи исемендәге 14нче татар гимназиясе, Татар Димскәе, 1 нче Карабаш һәм 2 нче Карабаш мәктәбеннән кунаклар килгән иде. Биредә белем учагыбызның укучылары кунакларны каршы алдылар. Кунакларыбыз культура елы кысаларында мәктәптә үткәрелгән төрле чаралар, “Әнием мәктәп елларында”фото, “Әни белән бергәләп” кул эшләре күргәзмәләрен карадылар. Башлангыч сыйныф укытучысы Гаязова Венера Заһит кызы һәм педагог-оештыручы Җиһаншина Зилә Мәгъданур кызы җитәкчелегендә“Минем авылым” түгәрәгенә йөрүчеләр музей буйлап экскурсия ясадылар, башлангыч сыйныф укытучысы Гаязова В.З., инглиз теле укытучысы Аширова Л.Х. уздырган мастер класста катнаштылар. Укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мөэминова Халисә Кәбир кызы җитәкчелегендә әзерләнгән “Халкымның җәүһәрләре” дип исемләнгән кичә карадылар. Укучылар әниләренә булган мәхәббәт хисләрен сәхнә номерлары аша тапшырдылар. Һәр чыгыш аерым бер сөю ялкыны, аерым бер әйтеп бетерәлмәслек наз белән сугарылган иде. Укучыларның ике телдә әни кешеләргә тәкъдим ителгән рус һәм татар халык җырлары , аналарның төрле милләт, төрле дин халкы өчен дә газиз икәнлеген дәлилли. Хисләрне белдерү өчен кайчак сүзләрнең булуы да мөһим түгел. Әйе, әлеге кичә дистәләгән әнине бергә җыеп, залыбызны гына түгел, бөтен мәктәбебезне ямьләндерде.

-
Парламентский урок 20.11.2014

20 ноября 2014 года в школе прошел Парламентский урок. Целью урока являлось формировать правосознание учащихся, повышать правовую культуру, охарактеризовать деятельность Госсовета РТ как пример авторитетного представительного органа законодательной власти, расширить зания о роли парламента в демократическом государстве.
-
“Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” 12.11.2014

12 ноябрьдән республикабызда “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” дигән мәдәни-белем бирү проекты старт ала.
Бу уңайдан Кодаш авыл китапханәсендә Мәдәният дәресе узды. Анда беренче сыйныф укучыларына “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” тапшырылды. Балалар әти-әниләре, сыйныфлары белән бергә республикабызның тарихи-истәлекле урыннарында булып, төрле мәдәни чараларда катнашканнан соң, үзләренең тәэсирләрен көндәлеккә язып барырга тиеш булалар. Иң яхшы мәдәни көндәлек иясенең көндәлеге май аенда бәйгенең республика турына җибәреләчәк.
Көндәлек төсле рәсемнәр белән бизәлгән, анда кызыклы тарихи мәгълүматлар да, табышмак, кроссворд, иҗади биремнәр дә бик күп. Көндәлек тә, Мәдәният дәресе дә беренче сыйныфларга бик ошады. Беренчеләр китапханәдән үзләренә бик күп мәгълүмат туплап, дәрес соңында үзләренә укырга китаплар алып таралыштылар.
-
Единый урок безопасности в интернете 28.10.2014

28 октября 2014 года в школе прошел Единый урок безопасности детей в интернете. Ученики ознакомились с основными правилами безопасного поведения в интернет пространстве.
-
Международный день школьных библиотек 27.10.2014

В 1999 году президентом Международной ассоциации школьных библиотек был учрежден Международный день школьных библиотек, отмечать который стали каждый первый понедельник октября. Цель- привлечение внимания к важности школьной библиотеки в образовании детей.
27 октября школьным библиотекарем Мукминовой Х.К. было организовано мероприятие, посвященное 200 летию М.Ю. Лермонтова.
В рамках акции "Подари книге вторую жизнь" фонд библиотеки пополнился художественной литературой для детей.
-
Спорт наркотикларга каршы 25.10.2014

25нче октябрь көнне наркотикларга каршы тору акциясе кысаларында спорт ярышлары, эстафеталар узды.
-
"Көз- матурда кунакта" 20.10.2014

20 нче октябрь көнне 1-4 сыйныфларда “Көз- матурда кунакта” дигән бәйрәм булды. Аны башлангыч сыйныф укытучысы Галиуллина Альвира Ким кызы җитәкчелегендә 3 нче сыйныф укучылары әзерләде. Алар, төрле кошлар һәм җәнлекләр булып киенеп, “Имәнчекләр” һәм “Каенчыклар” командаларына Көз- матурга барырга юл күрсәттеләр. Юл дәвамында укучылар төрле кызыклы биремнәр үтәделәр. Мәсәлән: кошлар турында табышмаклар чишү, “Бөртекләрне аер”, “Яфрак тану”, “ Чыршы күркәсе җыю” һ.б. Уеннар матур-матур җыр һәм биюләр белән алышынып барды. Ярыш бик кызыклы үтте. Нәтиҗәдә, “Имәнчекләр” командасы җиңде.
-
Көзге бал 17.10.2014

Табигатьтә көзнең соңгы көннәре патшалык итә. Менә шундый көннәрнең берсе- 17 нче октябрьдә без елдагыча Көзге балга җыелдык. Быел без аны “Һәр фасылның үз яме” дип атадык.
Һәр елның дүрт фасылы бар,
Һәр фасылның- үз төсе,
Һәр фасылның -үз яме,
Үз- хезмәте, үз –эше.
Һәр сыйныф үзенә бүлеп бирелгән ел фасылы турында презентация, иҗади номер әзерләде, “ Һәр фасылның үз модасы”н күрсәтте. Укучылар конкурсларга бик тырышып әзерләнгәннәр. Алар һәр ел фасылының матурлыгын да, ямен дә, чыннан да, исбат иттеләр. I урынны- 6 нчы сыйныф, II урынны-5 нче һәм 8 нче сыйныфлар, III урыннны-7 нче сыйныф яулады. Көзге бал кызыклы уеннар һәм дискотека белән тәмамланды.
-
Хәтер көне 15.10.2014

15 нче октябрь-Хәтер көне .Ул 1552 елда Казан ханлыгының бәйсезлеге өчен көрәштә һәлак булган бабаларыбызны искә алу, аларның якты рухлары алдында баш ию көне.
Укучылар шул чорда тарихта булган вакыйгаларны искә төшерделәр, мәркәзебез Казанны яклап шәһит киткән милләттәшләребезне бер минут тынлык белән искә алдылар
-
« Көзге муллык» конкурсы 13.10.2014

Мәктәптә игълан ителгән «КӨЗГЕ МУЛЛЫК» конкурсына йомгак ясалды. «Кызыклы композиция» номинациясендә I урынны -6 нчы сыйныф, II урынны 8 сыйныф яулады. Аерым укучыларның эшләре дә бәяләнде. “ Кызыклы композиция” номинациясендә I урын 3 нче сыйныф укучысы Мавру Элеонорага, II урын шул ук сыйныфтан Таминдарова Алинага бирелде. Гигант яшелчә” номинациясендә 3 нче сыйныфтан Нигъмәтҗанов Илназ җиңде.


















