Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Татарско-Кандызская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Татар Кандызы төп гомуми белем бирү мәктәбе» гомумибелем муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423923, Республика Татарстан, Бавлинский район, с. Татарский Кандыз, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(855)-693-53-12 |
| E-Mail: | Shkola.t-kandyzskaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тат.Кандызская ООШ" |
| Руководитель: | Халиуллин Ильшат Шамилевич |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 37 учащихся, 8 дошкольников - 37 укучы, 8 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 9 учителя, 1 воспитатель - 9 укытучы, 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Татарско-Кандызская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Татар Кандызы төп гомуми белем бирү мәктәбе» гомумибелем муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80
-
Шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановның туган көнен билгеләп үтү 15.04.2014

Бүген авылдашыбыз шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановның туган көнен билгеләп үттек. 3 нче һәм 10 нчы сыйныф укучылары аның шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Барыбызга да бик ошады
-
Гаилә бәйрәме 12.04.2014

Бүген 4 сыйныфта Гаилә бәйрәме үтте.
Рәхәтләнеп бәйрәм итик –
Гаилә бәйрәме бездә.
Бу кичәбез гөрләп үтсен,
Истә калсын гомергә.
-
Всероссийская акция "Тотальный диктант - 2014" 12.04.2014

Сегодня, 12 апреля, учащиеся нашей школы, желающие знать, насколько они грамотны, приняли участие во Всероссийской акции "Тотальный диктант - 2014"
-
Сыйныф сәгате: “12 апрель - Космонавтика көне” 11.04.2014

2-3 нче сыйныф укучылары белән “12 апрель-Космонавтика көне” дип аталган сыйныф сәгате үткәрелде. Укучылар беренче космонавт Ю.Гагарин һәм хатын-кыз космонавт В.Терешкова турында мәгълүмат алды. Галәм серләренә төшенделәр.
-
“Могҗизалар кыры” интеллектуаль уен 11.04.2014

11 нче апрель көнне Космонавтика атналыгы кысаларында “Космоска адымнар” дип аталган “Могҗизалар кыры” интеллектуаль уены үткәрелде. Анда 5-8 нче сыйныф укучылары катнашты. Космонавтика тарихын яхшы белүче Рамазанов Ленар финалга чыгуга иреште. Бу кызыклы уенны 10 нчы сыйныф укучылары һәм аларның җитәкчесе Валиуллина Р.Х. оештырды.
-
“Иң яхшы сыерчык оясы” һәм “Иң матур җимлек” конкурсы 09.04.2014

Район буенча “Иң яхшы сыерчык оясы”, “Иң матур җимлек” дигән конкурс игълан ителде. Безнең мәктәп укучылары бик теләп катнашырга җыеналар. Иң беренчеләрдән булып 7 сыйныф укучысы Вагизов Марсель, 3 нче сыйныфтан Мифтахова Динара, Мифтахов Динар, Сафин Ильмир, 4 нче сыйныфтан Хөснетдинова Регина, Гыйльметдинов Альберт, Шафиков Айнур, Галимҗанов Рәмзил, Гыйләҗиев Ильвирлар сыерчык оялары һәм җимлекләр ясап китерделәр.
-
Сыйныф сәгате: “Күк йөзендә нәрсәләр бар?” 09.04.2014

Космонавтика атналыгы кысаларында 1 сыйныф укучылары белән “Күк йөзендә нәрсәләр бар?” дигән темага бик кызыклы, тирән эчтәлекле сыйныф сәгате үткәрелде. Укучылар планеталар, иярченнәр, космонавтлар турында күп мәгълүмат алдылар.
-
Сыйныф сәгате: “Юрий Гагарин – беренче космонавт” 08.04.2014
4 сыйныф укучылары белән “Юрий Гагарин – беренче космонавт” темасына сыйныф сәгате үткәрелде. Укучылар космонавт турында бик күп мәгълүмат алды. -
Педагогик киңәшмә 08.04.2014

Бүген, ягъни 8 апрель көнне, чыгарылыш укучыларын йомгаклау аттестациясенә әзерләү буенча педагогик киңәшмә үткәрелде.
Шулай ук “Бала тәрбияләүдә ата – ананың роле” дигән темага чыгышлар тыңланды, укытучыларның этика кодексы өйрәнелде. Укыту – тәрбия буенча булган проблемалар каралды.
-
Котлыйбыз! 19.03.2014

Район күләмендә үткәрелгән “Киләчәк бүгеннән башлана” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциядә катнашып, 3 нче дәрәҗәдәге дипломга лаек булган 10 нчы сыйныф укучылары Әхмәтҗанов Рәшитне, Нуретдинова Айсылуны котлыйбыз.
(Фәнни җитәкчесе Әхмәтҗанова Р.Г.)

















