Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | Sub.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 12 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 221 222 223 224 ( 225 ) 226 227 228 229 230 >>
-
Киләсе елга БДИ предметлары буенча минималь баллар саны 09.09.2012

РФ мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең быел 29 августта кабул иткән 3499-10 нчы күрсәтмәсе белән, бердәм дәүләт имтиханнары (БДИ) тарихында беренче тапкыр буларак, яңа уку елы алдыннан ук БДИның барлык предметлары буенча минималь баллар саны билгеләнгән.
-
Татар теле дәресе 08.09.2012

Татарстанда яңадан мәктәптә татар телен өйрәнүгә бәйле рәвештә җәнҗал купты: Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Виктория Можарова дигән ханым үз балаларының татар телен укуларына каршы. Дөресрәге, 2008 елдан бирле инде ул улларын татар теле дәресләренә йөртмәгән һәм быел педсовет карары белән малайларны класстан класска күчерми калдырганнар. Билгеле инде, әлеге ханым бу “гаделсезлек” белән килешергә теләми, һәм эш судта каралачак, әмма вакыйганың юридик нечкәлекләренә кереп китсәк, шул ачыклана: суд, әгәр Россия законнарына таянып объектив карар чыгара калса, Можарова ханымның улларына карата кулланылган чараның гадел булганын раслаячак.
Ләкин...
-
Универсиада дәресләре 01.09.2012

Тантаналы линейкадан соң барлык сыйныфларда мавыктыргыч универсиада дәресләре узды. 1 сыйныфларга "Ак Барс" компаниясе "Универсиаданың тылсымлы картасы" дигән китап бүләк итте.
-
1 сентябрь - Белем көне 01.09.2012

Субаш мәктәбе укучыларын котлау өчен Балтач районы җир-милек палатасы җитәкчесе Ибнеев Ф. Ф., Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы җәмгыяте рәисе Сәгъдиев Н. С.,җәмгыять участок инспекторы Николаев Ю. И., авыл советы секретары Вафина Р. кунакка килделәр. Кунаклар кулыннан бүләк алу 1 сыйныф укучыларын тагында шатландырды.
-
Ветеран укытучы белән очрашу. 01.09.2012

Белем бәйрәменнән соң укытучылар ветеран укытучы Иванов Павел Ивановичны бәйрәм белән котларга бардылар. Ветеран укытучы белән очрашу бик күңелле узды. Хатирәләр яңартылды, күңелле мизгелләр искә алынды. Павел Иванович укытучыларга уңышлар теләп калды.
-
1 сентябрь - Белем көне 31.08.2012

Укытучыларны һәм тәрбиячеләрне, укучыларны һәм студентларны, ата-аналарны, мәгариф системасында эшләүче барлык хезмәткәрләрне Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез!
Яңа уку елы яңа иҗади җиңүләр китерсен! Сезгә сәламәтлек, тынычлык, бәхет һәм иминлек телибез.
Белем көне котлы булсын, кадерле ватандашлар!
-
30 август -Татарстан Республикасы көне 30.08.2012

Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне Республика көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, муллык, гаилә бәхете, эшегездә уңышлар телибез. Уртак йортыбыз - Татарстан Республикасы ныгысын һәм чәчәк атсын!
-
Грант "Наш лучший учитель" 29.08.2012

Республика күләмендә үткәрелгән "Безнең иң яхшы укытучыбыз" бәйгесендә мәктәбебездән өч укытучы җиңүче булды:
Галиева Раиля Мәсхүд кызы - татар теле һәм әдәбияты укытучы;
Гарифуллин Расил Габдулла улы - математика укытучысы;
Гарифуллина Раилә Рифкать кызы - математика укытучысы.
Аларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм эшләрендә уңышлар телибез .
-
Кышка җәйдән әзерләнәбез 21.08.2012

Кышка витаминны үз кулларыбыз белән әзерлибез. Киптерү өчен алма әзерләүне укучыларыбыз яратып башкаралар.
-
Мәктәп яны тәҗрибә участогында 18.08.2012

Мәктәп бакчасында җиләк - җимеш, яшелчәләр үстерүгә укучыларыбыз күп көч куйды. Алар бакчада тырышып эшләп, ел буе мәктәп ашханәсендә туклану өчен витаминлы җиләк - җимеш һәм яшелчә үстерделәр.















