Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | Sub.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 12 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 221 222 223 ( 224 ) 225 226 227 228 229 230 >>
-
Туризм көне! 28.09.2012

27 сентябрь Туризм көне.
Мәктәбебезнең һәр укучысы туризм белән кызыксына. 1нче сыйныфка укырга килгән балаларда туризм серләренә төшенә башладылар. Классларда Туризм көненә багышлап әңгәмәләр үткәрелде.
-
Ярминкә - Казанда 25.09.2012

21.09.12 көнне Казанда үткәрелгән ярминкәдә Субаш мәктәбе дә катнашты. Мәктәп Казан халкына үзе җитештергән суган, сарымсак, алма, кишер, чөгендер һ.б. тәкъдим итте.
-
Балалар Сабан туе 2012. 24.09.2012

Югары Субаш авылында инвалид балалар һәм мәктәп укучылары, шулай ук балалар бакчасында йөрүчеләр өчен балалар Сабан туе булып узды. Бәйрәмнең спонсоры -Тукай исемендәге җәмгыять. Сабантуйда төрле-төрле уеннар, күңелле бәйгеләр, җыр-биюләр уздырылды. Балаларны кайнар ризык белән тәэмин иттеләр. Бәйрәмгә килгән һәрбер бала бүләксез калмады. Барлык килгән кунаклар бәйрәмнән канәгать калдылар.
-
Кросс Наций - 2012 22.09.2012

Бүген мәктәптә "Кросс наций - 2012" үткәрелде. Ярыш бик оешкан төстә үтте. Мәктәпнең барлык укучылары һәм укытучылары әлеге ярышта бик актив катнаштылар.
-
Без үстергән гөлләр. 21.09.2012

Башлангыч сыйныф укучылары “Без үстергән гөлләр” бәйгесенә әзерлек эшләрен башлап җибәрделәр. Гөлләр дә матур чәчәкләре белән аларны куандыра.
-
Көзге табигатькә экскурсия 20.09.2012

18нче сентябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары көзге табигатькә экскурсиягә бардылар. Анда көзге табигатьне, кешеләр хезмәтен күзәттеләр, табигый материаллар җыйдылар. Төрле уеннар оештырдылар.
-
Белем.руда теркәлгән кулланучылар өчен яңа мөмкинлек!
18.09.2012
Белем.руда теркәлгән кулланучылар өчен яңа мөмкинлек!
Белем.ру кулланучыларын порталыбызда булдырылган яңа мөмкинлек белән шатландырасыбыз килә! Бүгеннән башлап электрон ресурсларны предмет яисә ресурс төреннән тыш, шәхесләр буенча эзләү дә мөмкин. Бүгенге көндә порталда йөзгә якын шәхес буенча ресурсларны аралап карап була.
Бу ничек эшли?! Мисал өчен, Сез Абдулла Алиш иҗаты буенча мәгълүмат эзлисез, ди. Ресурсларны эзләү өчен порталның эзләү функциясен дә кулланып була. Әмма кайбер ресурсларда ул А.Алиш дип, кайсыдыр ресурсларда Алиш дип кенә бирелгән булу мөмкин. Эзләү нәтиҗәсендә шулай ук Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле булмаган ресурслар да очрарга мөмкин (мәсәлән: Казанның Абдулла Алиш исемендәге Балалар иҗаты йорты).
p.s. Әлеге һәм күп кенә башка мөмкинлекләр теркәлгән кулланучылар өчен генә булдырылган.
-
Әти-әниләр җыелышы!!! 18.09.2012

18нче сентябрь көнне мәктәптә чираттагы ата-аналар җыелышы түбәндәге көн тәртибендә үтте:
- «Мәгариф өлкәсендәге уңышлар һәм яңалыклар” темасына мәктәп директоры Галиева Р.М. чыгышы;
-Игътибар, балалар!” айлыгы буенча участок полициясенең чыгышы;
- Яңа уку елының планнары белән таныштыру;
- Ата-аналар комитетын сайлау, әтиләр комитетын билгеләү;
-Укучыларның тукланулары буенча фикер алышу;
- Укучылар өчен тәртип кагыйдәләре турында сөйләшү.
Җыелышның икенче өлеше классларда дәвам итте. Көн үзәгендә булган мәсьәләләр каралды.
-
Госман Садә белән очрашу. 12.09.2012

12 нче сентябрь көнне Субаш урта мәктәбендә “ Бер очрашу – үзе бер гомер” исеме астында танылган шагыйрь, журналист Госман Садә белән очрашу булды. Очрашу барышында шагыйрьнең шигырьләре укылды, авторның җырлары башкарылды. Укучылар Госман Садәгә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, ә шагыйрь үз чиратында балаларга теләк – фикерләрен җиткерде. Укучыларга автографлы китапларын бүләк итте. Очрашудан бар кеше канәгать калды.
-
Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада башланырга санаулы көннәр калды 10.09.2012

Казан федераль университеты Россия Федерациясендәге һәм ерак һәм якын чит илләрдәге укытучыларны, укучыларны һәм студентларны татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиадада катнашырга чакыра. Татар теле һәм әдәбияты буенча әлеге Халыкара олимпиада Татарстан Республикасының 2004-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында Россия Федерациясе субъектларында, шулай ук чит илләрдә татар теле һәм әдәбиятын, татар мәдәниятен саклау һәм үстерүгә булышу өчен өстәмә шартлар тудыру максатыннан үткәрелә.
Олимпиада программасында түбәндәгеләр каралган:















