Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | Sub.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 12 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 211 212 213 ( 214 ) 215 216 217 218 219 220 >>
-
Афәрин, егетләр! 29.04.2013

28 нче апрельдә Тукай исемендәге хуҗалык призына татарча көрәш ярышлары булып узды. Мәктәбебез укучылары Васильев Ильяр һәм Гайнетдинов Искәндәр бу ярышларда 3 нче урынны яуладылар. Афәрин, егетләр!
-
Өмә дәвам итә. 29.04.2013

27 нче апрель көнне мәктәп тирәсен җыештыру буенча өмә булды. Бөтен мәктәп коллективы тырышып эшләде. Мәктәп тирәсе ялт итте.
-
Балалар бакчасында кунакта. 24.04.2013

23 нче апрель көнне 1 нче сыйныф укучылары “Ләйсән” балалар бакчаснда кунакта булдылар. Алар нәниләргә “Теремкәй” әкиятен куйдылар, җырлар, биюләр башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Бакча балаларына беренчеләрнең чыгышы бик ошады.
-
Спортзал шартларында туризм ярышлары. 22.04.2013

20нче апрельдә Балтач районы укучылары арасында спортзал шартларында туризм ярышлары узды. Мәктәбебезнең ике командасыда I урынга лаек булды. Шулай ук шәхси беренчелектә:
Петров И.Р. I-урын.
Габделхаков Н. Г.II -урын.
Гильманова И. И. I-урын.
Вафин И.Ф. I-урын.
Иванов В.Р. II-урын.
Хабиев И.Г. III-урын.
Хөснетдинова А.А. I-урын.
-
Табигать чисталык ярата 20.04.2013

20 нче апрель - Өмә көне. Мәктәп укучылары һәм укытучылары бердәм булып өмәгә чыкты.
-
"Чип" конкурсы. 19.04.2013

Башлангыч сыйныф укучылары да "Чип" конкурсында катнаштылар.
-
Кошлар безнең канатлы дусларыбыз. 17.04.2013

7нче сыйныф укучылары төрле сыйныфларда кошлар турында әңгәмәләр үткәрделәр. Алар кошлар турында сөйләделәр, презентацияләр күрсәттеләр. Кошлар турында кызыклы мәгълүматлар бирделәр. Укучылар әңгәмәләрдә актив катнаштылар.
-
Чын офицер һәм джентельмен 17.04.2013

Ялкын журналының апрель санында Ландыш Габитованың мәктәбебезнең “ Тормыш иминлеге нигезләре” укытучысы Закиров Фәрит Мәсхүт улы турында “Чын офицер һәм джентельмен” дигән исем астында язмасы чыкты.
-
Язучылар белән очрашу 13.04.2013

8 нче апрель көнне мәктәбебез укучылары Язучы Нәбирә Гыйматдинова, балалар өчен бик күп әсәрләр иҗат иткән Рафис Корбан, районыбыз шагыйрьләре Фәридә Шакирова, Гарифҗан Мөхәммәтшин белән очраштылар. Кунаклар үзләренең әсәрләрен укыдылар, укучыларның сорауларына җавап бирделәр. Укучылар Рафис Корбан шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар. Очрашу бик күңелле узды.
-
Психолог белән очрашу. 12.04.2013

“Наз” социаль яклау бүлегеннән килгән психолог Закирова Гүзәл Нурулловна 3 нче,4 нче сыйныф укучылары белән очрашу уздырды.Ул балаларның эмоциональ халәтләрен тикшерү максатыннан рәсем ясатты һәм тәрбияви темага мультфильм күрсәтте.















