Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | Sub.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 12 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 211 212 ( 213 ) 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Варислар берлеге 17.05.2013

8 нче сыйныф укучылары 4 сыйныф эзтабарларын Татарстан Варислар Берлегенә кабул иттеләр. Сбор барышында пионерия тарихы, мәктәпнен пионер оешмасы, варислар турында сөйләнде, презентация күрсәтелде. Кичә варисларны котлау, бүләк бирү белән тәмамланды.
-
Школа безопасности 2013 17.05.2013

Субаш урта мәктәбе укучылары командасы (җитәкчеләре Хөснетдинов Азат Альберт улы) Биектау шәһәрендә уздырылган “Школа безопасности 2013” ярышларында катнашып түбәндәге урыннарга лаек булдылар:
“Тикшерү – коткару эше”дистанциясендә IV-урын,
“Каршылык полосасы” дистанциясендә II-урын,
"Гомуми физик әзерлек" ярышларында II-урын,
Янгын сүндерүчеләр поласасында II-урын,
“Команданы тәкъдим итү” конкурсында I-урын,
“Пешекчеләр” конкурсында IV-урын.
Гомуми нәтиҗә дә III-урын.
Алдагы ярышларда укучыларга зур уңышлар телибез.
http://mchs.tatarstan.ru/rus/foto.htm/photoreport/565553.htm
-
“Коды и шифры” 15.05.2013

“Коды и шифры” конкурсында 3нче сыйныф укучысы Гафурҗанова Энҗе 2нче дәрәҗә дипломга ия булды.
-
“Йолдызлар яңгыры” 08.05.2013

2012-1013нче уку елындагы эшчәнлеккә йомгак ясап, укуда һәм чараларда алдынгыларны билгеләдек. “Йолдызлар яңгыры” дип исемләнгән иҗат концертында укучыларның чыгышын тамашачылар җылы кабул итте.
-
Тәҗрибә участогында... 04.05.2013

Мәктәпнең тәҗрибә участогында кызу эш башланды. Укучыларыбыз җиләк- җимеш бакчасын чүпләрдән арындырды, агач кәүсәләрен известь белән эшкәрттеләр.
-
1 нче май көнне районда җиңел атлетика ярышлары булып узды. 02.05.2013

1 нче май көнне районда җиңел атлетика ярышлары булып узды. Мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Гыйльманова Илүзә ядро этүдә, 800 метрга йөгерүдә 1 нче урынга лаек булды. Илүзәнең тагын да зур уңышларга ирешүен телибез.
-
Тукай – халык көзгесе. 01.05.2013

Габдулла Тукайның тууына 127 яшь тулу уңаеннан мәктәбебездә Тукай айлыгы үтте. Укучылар арасында “Тукай – халык көзгесе” дип исемләнгән кичә, шигырь, рәсем конкурслары, тәрбия сәгатьләре үткәрелде. Укучыларыбыз Г.Тукай турында белемнәрен тагын да тирәнәйтте.
-
Янгын куркынычсызлыгы. 30.04.2013

29нчы апрель көнне Субаш урта мәктәбендә янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр үтте.
-
Тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча ачык дәресләр. 30.04.2013

30 нчы апрель көнне Россиянең барлык мәктәпләрендә тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча ачык дәресләр үтте. Безнең мәктәптә узган ачык дәрескә янгын сүндерү бүлегеннән Фролов А.Р. килде һәм үзенең эшчәнлеге турында чыгыш ясады.
-
Янгын куркынычсызлыгы. 29.04.2013

27нче апрель көнне һәр сыйныфта янгын куркынычсызлыгы турында әңгәмәләр үткәрелде. Тагын бер кат куркынычсызлык кагыйдәләре искә төшерелде.















