Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | Sub.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 12 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 181 ( 182 ) 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Каен һәм нарат бөреләре җыябыз. 02.04.2015

Аптекаларда даруларның ниндиләре генә юк. Аеуча чит илләрдән кертелгән препаратлар бихисап. Ә бәяләре, бик кыйммәт, якын килерлек түгел. Әле ярый файдасы тисә!? Ә бит әби-бабаларыбыз әлек-әлектән үләннәр белән дәваланганнар. Үзебездә җитештерелә торганнары да нәкъ менә шул үләннәрдән ясала, файдасы да бар. Район мәктәпләренә дару үләннәре җыю өчен норматив билгеләнде. Укучыларыбыз бүгенгесе көндә каен һәм нарат бөреләре җыя.
-
“Методик копилка” конкурсы 01.04.2015

31нче март көнне Балтач муниципаль районы башлангыч сыйныф укытучылары арасында “Методик копилка” конкурсы булды. Анда Субаш төп мәктәбеннән башлангыч сыйныф укытучысы Антонова Н. Г. катнашты һәм үзенең эш тәҗрибәсен уртаклашып чыгыш ясады.
-
Котлыйбыз! 30.03.2015

1999 - 2001 елгы егетләр һәм кызлар арасында Алабуга шәһәрендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган, X укучылар спартакиадасы ярышлары булып үтте. Команда III нче урынны яулап кайтты.
-
“Җиңү язын каршылап” проекты кысаларында 27.03.2015

“Җиңү язын каршылап” проекты кысаларында драма коллективы Әмир Камалиевның “Итәкле кияү” пьесасы буенча куелган «Кырыкта да кытыклый» комедиясен сәхнәләштерде.
-
Котлыйбыз! 26.03.2015

25 март көнне мәктәбебездә район беренчелегенә Тукай исемендәге җәмгыять призына 1997 елда һәм аннан соңгы елларда туган яшьүсмерләр арасында татарча кәрәш ярышы булып узды. Бу ярышта 80 кг. авырлыкта Вафин Булат һәм 50 кг авырлыкта Гайнетдинов Ислам III урын яуладылар.
-
Имтиханга хәзерлек. 25.03.2015

Каникул вакыты имтиханга хәзерләнү өчен уңайлы вакыт.
-
“Булыйм дисәң исән-имин өйрән юл кагыйдәсен!” 24.03.2015

“Булыйм дисәң исән-имин өйрән юл кагыйдәсен!”
19нчы март көнне «Булыйм дисәң исән-имин өйрән юл кагыйдәсен!” темасына юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча башлангыч сыйныф укучылары арасында бәйге уздырылды. Укучылар 3 командага бүленеп ярыштылар. Участок инспекторы Николаев Ю. И., Хадиева Л. М. җиңүчеләрне ачыкладылар. Һәр балага юл йөрү кагыйдәләре буенча китаплар, ә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар.
Башлангыч сыйныфларда юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүгә зур игътибар бирелә. Участок инспекторы Николаев Ю. И., Хадиева Л. М. башлангыч сыйныф укытучылары Антонова Н. Г. , Васильева Г. Ф., Гыйльфанова Н. Ф., Ф. М. Закировны Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр. Шулай ук фотоаппарат бүләк иттеләр.
-
"Сыерчык оялары" конкурсы 24.03.2015

Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел булу уңаеннан оештырылган «70 игелек кыл» акциясе кысаларында һәм "Марш парков - 2015" акциясенең сыерчык оялары конкурсы буенча мәктәбебез укучылары сыерчык оялары ясадылар. Иң яхшы дип табылган өч сыерчык оясы конкурсның район этабына җибәрелде.
-
Котлыйбыз. 23.03.2015

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, район күләмендә уздырылган җыр һәм стройда тезелү смотр-конкурсында безнең мәктәп укучылары 3 урынга лаек дип табылды.
-
Көрәш 22.03.2015

25 март, Габдулла Тукай исемендәге ҖЧҖ бүләгенә 1997нче елгы һәм аннанда яшерәк балалар арасында Көрәш ярышы була. Җанатарларны чакырып калабыз.















