Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | Sub.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 12 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 179 ( 180 ) >>
-
«Илһам” Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар бәйгесе. 20.04.2015

Узган атнада "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Илһам" Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар иҗат бәйгесенең җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булды. Поэзия номинациясендә уңышлы чыгыш ясаучылар арасында Субаш төп мәктәбеннән Һадиева Линара Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломына ия булды.
-
Проект эшчәнлеге 19.04.2015

17 не апрель көнне 4нче сыйныфта проект эшчәнлеге буенча мониторинг булып узды. Укучылар ике төркемгә бүленеп “Балалар мәйданчыгы” проекты өстендә эшләделәр.
-
“Күркәм гаилә” район бәйгесендә Васильевлар гаиләсе 18.04.2015

17 нче апрельдә Балтач мәдәният йортында уздырылган “Күркәм гаилә” район бәйгесендә Васильевлар гаиләсе, уңышлы чыгыш ясап, Казанда уздырылачак гаиләләрнең финал турына уздылар. Киләчәктә дә аларга уңышлар телибез!
-
“Җиңү паркы” 17.04.2015

1нче сыйныф укучылары Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата “Җиңү паркы” макетлары ясадылар.
Макетлар бик матур килеп чыкты.
-
“70 еллыкны – 70 “5”ле белән” 17.04.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан мәктәптә “70 еллыкны – 70 “5”ле белән” акциясе игълан ителде. Безнең 9нчы сыйныфта инде җиңүчеләр дә билгеле булды. Икенче чиректә Гыйлемҗанов Илһам - 88, Ханнанова Руфия - 111 “5”ле билгесе алдылар. Афәрин! Аларга алга таба да уңышлар теләп калабыз.
-
“Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмады!” 16.04.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап мәктәптә “Һәйкәлләр макеты” конкурсы игълан ителде.8 нче сыйныфлар зур тырышлыкларын куеп “Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмады!” дигән исем астында һәйкәл макеты ясадылар.
-
“Җиңүне җырлап каршылыйбыз” конкурсы. 15.04.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Чепья мәдәният йортында узган Җирле үзидарәләр арасындагы “Җиңүне җырлап каршылыйбыз” конкурсында Субаш төп мәктәбе коллективы уңышлы чыгыш ясады.
-
Бөек Җиңүне каршылап. 14.04.2015

6 нчы сыйныф укучылары Ленар Ахметович ярдәме белән Бөек Җиңүгә багышланган композиция ясадылар. Һәр укучы бу эшне бик теләп башкарды.
-
“Дан сиңа, халкым улы!” 13.04.2015

3 нче сыйныф укучылары Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата “Дан сиңа, халкым улы!” дип аталган сыйныф почмагын кулдан эшләнгән макетлар ясап баеттылар.
-
Бөек Ватан сугышының дәһшәтле еллары 11.04.2015

Бөек Ватан сугышының дәһшәтле еллары ерагая барса да, кешеләр күңелендәге җәрәхәтләр, яралар төзәлми. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, сугышта катнашкан әби-бабайларыбыз турында мәгълүматлар туплауны дәвам итәбез.
Бүген без – 9 сыйныф укучылары , рәхимсез сугыш кырларында ятып калган, яшьлек еллары авыр сугыш елларына туры килгән , ләкин гомерләре буе кешелекле , мәрхәмәтле булып калган , иң матур яшьлек елларында бөтен көчләрен , сәламәтлекләрен җиңүне якынайтуга биргән әби-бабаларыбыз күргән авырлыклар турында фикер алыштык.
Күпләр башын салды изге яуда,
Кайталмады туган ягына.
Теләсә дә аяк баса алмады
Җиңүдән соң тормыш язына.
Күрәлмады кабат туган йортын,
Якыннарын , газиз баласын.
Һәлак булды , яклап геройларча
<span times="" new="" roman',="" serif;="" font-size:="" 12pt;"=""> Туган җирен , Ватан- ананы.















