Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | Sub.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 12 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 ( 178 ) 179 180 >>
-
Ышаныч телефоны! 16.05.2015 17 май - "Халыкара балалар ышаныч телефоны көне" уңаеннан класс сәгатьләре үткәрелде

-
Экологик дәрес. 13.05.2015 13 нче май көнне Бердәм экологик дәрес үткәрелде.Бу дәрес кысаларында укучылар белән дөньяның экологик проблемалары турында сөйләшенде, бу проблемаларны чишү юллары ачыкланды.

-
Бөек Җиңүгә – 70 ел. 09.05.2015

Бүген районыбыз үзәгендә бәйрәм тантанасы узды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оештырылган парадка килгән һәр ветеранга игътибар һәм хөрмәт күрсәтелде.
Сәгать иртәнге 9.30 башланасы чарага халык инде бер-ике сәгать алдан җыела башлаган иде. Һәркемнең дә санаулы гына калып бара торган чын геройлар белән очрашасы килә. Безнең мәктәп укучылары да әлеге чарада тамаша кылып кайтты.
-
Җиңү көне! 08.05.2015

Хәтердән уела күп нәрсә,
Онытыла иң гүзәл яз, кышлар.
Онытылмый үзенең иңендә
Ил данын күтәргән язмышлар.
Вакытлар үтүгә сүрелеп
Сүнәләр иң якты балкышлар.
Сүнмиләр, яктылык сибәләр
Көрәштә кабынган язмышлар.
Җиңү көне! Халкыбыз өчен иң зур бәйрәмне быел яз көне 70нче тапкыр бүләк итә. Җиңү көннәрендә һәйкәлләргә җан иңәр дә , алар барысы бергә - «Якташлар , безне онытмагыз!» диярләр кебек. Безгә Җиңү таңы бүләк иткән каһарманнар - һәлак булган ил уллары безнең хәтердә мәңге яшәр! Бүгенге матур тормыш өчен без Сезгә бурычлы.
-
Сугыш турында “Чаклун һәм Румба” дип аталган кинофильм карау. 07.05.2015

Бөек Җиңүгә багышлап мәктәбебез укучыларына кинофильм күрсәтелде.Укучылар аерым дулкынлану белән фильмны карадылар, дәһшәтле сугышның илебез күген бервакытта да капламавын теләп калдылар.
-
Флэшмоб 06.05.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап укучылар «Без – Бөек Җиңү варислары” дип аталган флэшмоб акциясендә катнаштылар.
-
Концертка әзерлек 05.05.2015

Укучылар Бөек Җиңүнең 70 еллыгына һәм иҗат концертына әзерләнәләр. Һәр сыйныф матур җырлар, дәртле биюләр өйрәнә.
-
Алиш эзләреннән... 04.05.2015

“Алиш эзләреннән” исемендәге I төбәкара фәнни – гамәли конференциясендә Нурмөхәммәтова Әдилә, Васильева Гөлинә ( җитәкчеләре Васильева Г.Ф., Галиева Р.М.) чыгыш ясап, II урын яулап кайттылар. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Җиңел атлетика 02.05.2015

Ел саен район күләмендә уздырыла торган җиңел атлетика ярышларын быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырдылар. Әлеге ярышта мәктәбебез командасы һәр ел саен катнашып килә. Ярышка әзерләүче: физик тәрбия укытучысы – Загидуллин К.Г.
-
Всероссийский открытый урок по курсу «ОБЖ» 30.04.2015

В целях выработки единых подходов к формированию государственной политики в области жизнедеятельности, дальнейшего совершенствования работы по формированию культуры безопасности жизнедеятельности подрастающего поколения, более эффективного усвоения теоретических знаний по курсу ОБЖ, отработки практических действий в различных чрезвычайных ситуациях, патриотического воспитания и подготовки учащейся молодежи к военной службе, популяризации Всероссийского детско-юношеского движения «Школа безопасности», повышения престижа профессий защитника Отечества, пожарного и спасателя, в школе прошёл Всероссийский открытый урок ОБЖ. В рамках этого урока классными руководителями были организованы конкурсы рисунков «Спасатели», «Труд пожарных», викторины по пожарной безопасности, классные часы «Формирование безопасной жизнедеятельности», «Как уберечься от опасностей», «Поведение при ЧС».















