МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422265, д. Верхний Шубан, ул. Центральная, д. 6 Балтасинский район Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-682-81-06 |
| E-Mail: | Ssbn.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шубанская ООШ" |
| Руководитель: | Рахимзянов Ханнан Гафурзянович |
| Год основания учреждения: | 2006 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 15 воспитанников/Бездә 37 укучы, 15 бала |
| У нас учат: | 13 учителей, 2 воспитателя/ Бездә 13 укытучы, 2 тәрбияче |
МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне 01.06.2019

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Шагыйрьләребез дә үзләренең шигырьләрендә шушы теләкләрне җиткерә.
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне
(Вәсимә Ураксина)
Шундый якты, шундый көләч
Беренче көне җәйнең,
Назлап кына сыйпап сөя,
Кочагыдай әнинең.
Балаларны яклау көне –
Шундый матур бәйрәм бар,
Мәйдан тулы бала-чага,
Балаларга урам тар.
Бәхетле безнең балачак,
Яклау-саклаулы булгач,
Чыңлап тора җырларыбыз,
Чәчкәгә, нурга тулгач.
-
Соңгы кыңгырау
25.05.2019
Бүген бөтен ил буенча, барлык уку йортларында Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре уза. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дәрескә чакыручы кыңгырау соңгы тапкыр чыңлый. Мәктәптә үткән балачагыгызның бүтән беркайчан да кире кайтмавын уйлагач, ямансу булып китә. Шулай итеп, укучылар, гомерегезнең унбер елын бергә уздырган сыйныфташларыгыз, хәреф танырга өйрәтүдән башлап, теорема-законнарга кадәр төшенергә булышкан укытучыларыгыз белән хушлашасыз. Сез киләчәккә зур планнар корып, мөстәкыйль тормыш юлына аяк басу алдында торасыз. Бүген үз алдыгызга куйган максатларыгызга ирешү, хыялларыгызны тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр зур. Тормыш юллары сезгә киң ачык. Уңышның күп өлеше сезнең үзегездән тора. Мәктәптә алган белемнәрегез әлеге уй-хыялларыгызны тормышка ашырырга, алда торган җитди сынаулар - дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырырга ярдәм итсен.Тормышта һәр нәрсәнең үз вакыты була. Сезнең дә язмышыгызда зур борылышлар чоры җитте. Яшьлекнең чын-чынлап башланган иң матур чагы да әле ул. Шуның кадерен белегез һәм алда көткән зур тормышны матур итеп башларга тырышыгыз!Канатлы теләкләрегез сезне һәрчак алга әйдәп торсын, тагы да кыюрак атларга чакырсын!Кайда гына белем алсагыз да, нинди генә уңышларга, дәрәҗәләргә ирешсәгез дә, чишмә башыгызны: Саба җирен, туган авылыгызны, белем йортыгызны, дусларыгызны, үзегезне тәрбияләп үстергән әти-әниләрегезне, укытучыларыгызны, алар алдында җаваплы кешеләр икәнлегегезне бервакытта да онытмагыз! Хәерле юл сезгә!
-
Дуслык учагы-2019 23.05.2019

-
Урок цифры. Безопасность в интернете. 17.05.2019

«Урок цифры» — это не просто всероссийский образовательный проект!
17 мая, в школе прошел крайний “Урок цифры” в этом учебном году. Этот урок был посвящен безопасной работе и общению в интернете. Учащиеся школы с огромным удовольствием помогли Севе разобраться с троллями, научились правильно настроить безопасность своей страницы в социальной сети и выяснить что такое фишинг. Серьезность работы увлекла учеников с 5 по 9 класс включительно и в результате многие получили свой очередной сертификат, подтвердивший их умение безопасно “путешествовать” по страницам интернета.
-
Турслетта катнаштык. 15.05.2019

14-15 май көннәрендә мәктәбебезнең "Сәяхәт" командасы район күләмендә узган турслетта катнашты. Алар ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар. Команда "велосипед" конкурсында 2 урынны яулады. Молодцы!
-
Язның бер көне ел туйдыра 13.05.2019

Яз җитү белән мәктәп яны участогында эш кайный башлый.Укучы балалар җирне эшкәртәләр, түтәлләр ясыйлар. Яшелчәләр, чәчәкләр утырталар. Бүген мәктәп бакчасында 6 - 8 нчы сыйныф укучылары, укытучылар һәм техник хезмәткәрләр бик тырышып эшләде. Җәй һәм көз көннәрендә безнең мәктәп бакчасы бик матур булсын иде.
-
Җиңү бәйрәме белән! 09.05.2019
Сезне чын күңелдән Бөек Җиңү көне белән кайнар котлыйбыз!
Еллар узган саен без Бөек Җиңүнең олуг әһәмиятен, рухи дәвамчанлыгын ачыграк аңлый барабыз. Бу изге көндә без сугышта каһарманнарча көрәшкән, хезмәттә тиңдәшсез фидакарьлек күрсәткән, Ватанын өзелеп сөйгән данлы буын вәкиленә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.
9 май - ул өлкән буынның кан-күз яшьләре, ачлык-ялангачлык аша табылган, үтә кыйммәткә төшкән Җиңү көне. Бу сагышлы бәйрәм, яшь аралаш сөенә торган көн. Без, бүгенге буын, Бөек Җиңү көнен якынайткан ватандашларыбызны һичкайчан онытмаска, һәлак булганнарны данга күмәргә, исәннәр турында һәрчак кайгыртырга тиеш.
Күпме кайгы-хәсрәт кичергән җиребезгә бүтән беркайчан да сугыш афәте килмәсен иде. Балаларыбыз һәм оныкларыбыз сугышның үзәк өзгеч фаҗигасен беркайчан да белмәсен, ә аналарыбыз, хатын-кызларыбыз, апа-сеңелләребез беркайчан да якыннарын югалту кайгысыннан күз яшьләрен түкмәсен иде! Сезнең һәркайсыгызга саулык, сәламәтлек, иминлек, гаиләләрегезгә, җиребезгә тынычлык телибез. -
Сугыш эзләре буенча хатирәләр. 07.05.2019

Җиңү таңын якынайту өчен бик күпләр көч куйды. Бүгенге көндә безнең тыныч тормышыбыз өчен Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз якты дөньядан киттеләр, 2 тыл ветераныбыз исэн – сау гомер кичерә. Тыл ветераннарыбызның берсе Садыйкова Фәүзия апай белән тәрбия сәгатендә очрашу булып узды.
-
1 май яз һәм хезмәт бәйрәме 01.05.2019

1 Май – илебез байлыгын булдыруда хезмәт иткән бөтен кешеләр бәйрәме.
Көн саен үзенең хезмәте белән Ватанын һәм гаиләсен чәчәк аттыручы бөтен халык бәйрәме. Өлкән буын өчен 1 Май элеккечә пролетар бердәмлекне гәүдәләндерә, ә яшьләр өчен –табигать һәм кешелек көчен тудырган язгы чәчәк ату чоры.
Барыгызны да яшел чирәмнәре шытып чыккан, каеннары яфрак ярган яз бәйрәме белән котлыйбыз. Яз сулышы күңелегезгә нур өстәсен. Бәхет кояшы көннән-көн яктыра барсын, йөрәгегез хискә тулсын, һәрвакыт яшь булсын. Гомерегез дә яз көне кебек якты, кояшлы, аяз күкле, нурлы булсын.
-
Урок по финансовой грамотности 23.04.2019

Сегодня в нашей школе проводится день финансовой грамотности. Как вы понимаете, что такое финансы простым и понятным языком?
В самом упрощенном варианте определение финансов звучит так: финансы — это деньги. Ведь не зря же говорят: «Финансы поют романсы» - и все понимают, что речь идет о недостатке денег.
Но это слишком простое, примитивное определение финансов. Ведь финансы — это не только наличные деньги, и денежные средства на счетах в банках, и чеки, , и др. финансовые инструменты.
Вообще слово «финансы» произошло от латинского «financia» и переводится как наличные средства, доход. Если же переводить слово «finances» с французского языка, то финансы — это денежные средства.






