МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422265, д. Верхний Шубан, ул. Центральная, д. 6 Балтасинский район Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-682-81-06 |
| E-Mail: | Ssbn.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шубанская ООШ" |
| Руководитель: | Рахимзянов Ханнан Гафурзянович |
| Год основания учреждения: | 2006 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 15 воспитанников/Бездә 37 укучы, 15 бала |
| У нас учат: | 13 учителей, 2 воспитателя/ Бездә 13 укытучы, 2 тәрбияче |
МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
Яңа 2022 ел белән! 31.12.2021

Нурың белән кил Яңа ел
Ап-ак көннәрең белән
Без дә сине каршы алыйк
Якты өметләр белән! -
Мәктәп каршын бизәдек. 23.12.2021

Яңа ел җитүгә ике-өч атна кала Татарстан районнарын бизи башлыйлар. Кыш көнендә урамнарда төрле-төрле кар сыннары күрү үзе бер могҗиза.
-
Ата-аналар җыелышы 17.12.2021

Участок полициясе Вильдан Рамилевич, ПДН хезмәткәре Ләйлә Фаргатовна, авыл советы рәисе Раиф Рависович катнашында ата-аналар җыелышы уздырылды.
-
Кошларга ярдәм итик 16.12.2021

Урамда карлы , салкын кыш. Бу вакытта салкын җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп азык эзләүче кошларга бик кыен. Кыска көннәрдә азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич килеп җитә. Укучылар әти- әниләр ярдәме белән кошларга көчләреннән килгәнчә ярдәм иттеләр - алар өчен җимлекләр ясадылар.
-
Исемең билгесез - батылыгын үлемсез 03.12.2021

Салават Галиахметович исемсез солдат турында сөйләде. Укучылар Шубан авыл җирлегеннән Бөек Ватан сугышына киткән кешеләрне бер минулык тынлык белән искә алдылар.
-
Без төрле, ләкин без бергә. 01.12.2021

1-10 декабрь көннәрендә Татарстан Республикасында традицион рәвештә Инвалидлар декадасы уза. Бу көннәрдә мәктәбебездә шул теманы яктырткан төрле чаралар үткәрелә.
-
Көзге фантазия 08.10.2021

Бүген мәктәптә "Көзге эшләнмәләр" буенча кургәзмә оештырылды. Кургәзмәдә барлык сыйныфлар да катнаша.Күргәзмә атна буе дәвам итәчәк.
-
Олылар көне белән! 01.10.2021

Кадерле олыларыбыз!
Бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәт сезгә!
Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз! Саулык-сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп яшәгез,
урыннарыгыз өйнең түрендә булсын!
Бәйрәмегез белән! -
1 сентябрь – Белем бәйрәме белән! 01.09.2021

Әй, мәктәбем, хәерле юл теләп,
Белем ишекләрен ачтың син.
Юлыбызны гүзәл итәр өчен
Якты маяк булып балкыйсың.
-
Җәйге каникуллар да килеп җитте! 01.06.2021

Ур-ра! Ниһаять, зарыгып көтеп алган җәйге каникуллар да килеп җитте. Күпме рәхәтләнеп ял итәсе, елгада су коенасы, җәйге кояшта “кара чутыр” булганчы кызынасы, кулга кәгазь - каләм алмыйча, мәктәп турында уйламыйча яшисе бар...
Әйе, би-и-ик рәхәт булачак. Иртән: “ Мәктәбеңә соңга каласың!“ дип, йокыдан да уятмаслар, “Бүген ничәлеләр алдың?” дип теңкәгә дә тимәсләр. Әй, рәхәт тә инде син, җәй!






