МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422265, д. Верхний Шубан, ул. Центральная, д. 6 Балтасинский район Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-682-81-06 |
| E-Mail: | Ssbn.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шубанская ООШ" |
| Руководитель: | Рахимзянов Ханнан Гафурзянович |
| Год основания учреждения: | 2006 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 15 воспитанников/Бездә 37 укучы, 15 бала |
| У нас учат: | 13 учителей, 2 воспитателя/ Бездә 13 укытучы, 2 тәрбияче |
МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
III урын 23.03.2022

Ильдар Галиев исеменә багышланган чаңгы ярышыннан укучыларыбыз III урын алып кайттылар.
-
“Балтач” спорткомплексында кул көрәше ярышлары узды 19.03.2022

“Балтач” спорткомплексында мәшһур спорт остасы Ринат Борханов истәлегенә кул көрәше ярышлары узды. Укучыларыбыз Гильмуллин Рияз (9 класс) I урын, Закиев Шамил (7 класс) III урын яуладылар.
-
Математика фәне укытучыларының район семинары 18.03.2022

Шубан төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында математика фәне укытучыларының район семинары узды.
Семинар барышында әлеге мәктәп укытучылары Ф.З.Сабитова һәм Л.Г.Салахов ачык дәрес күрсәтте. Дәресләр югары сыйныфлар укучыларының йомгаклау аттестациясенә әзерлек эшләренә, шулай ук 6нчы сыйныфта укучылар белән мөстәкыйль эшчәнлекне үстерүгә багышланган иде. Семинарның икенче өлешендә укучыларның Бөтенроссия олимпиадаларның муниципаль этабына, математика буенча аттестацияне оештыру һәм үткәрүгә кагылышлы сораулар каралды.
Шул ук вакытта математика укытучыларының утырыш планында каралган чыгышлары тыңланды.
-
Тату сыйныф серләре 25.02.2022

Укытучылар, әти-әниләр һәм балалар бердәмлеген, нәтиҗәле эшчәнлеген күрсәтүче бәйге - "Тату сыйныф серләре" конкурсының район этабы башланып китте.
-
Волейбол ярышлары 24.02.2022

Ватанны саклаучылар көненә багышланган волейбол ярышлары булып узды. Беренче урынны әтиләребез яулады!
-
Гүзәллек яратабыз 24.02.2022

"Гүзәллек яратабыз" мөнәҗәтләр бәйгесендә Садыйков Раян өченче урынга лаек булды. Җитэкчесе Лилия Ураловна.
-
Аҗаган - 2022 22.02.2022

Февраль ахырында ел саен Ватан сакчылары көненә багышлап мәктәбебездә “Аҗаган” хәрби-спорт уены үткәрелә. Һәр командага исем һәм эмблема бирелде. Сугыш җырлары астында “яшь сугышчылар” төз атлап бардылар. Балалар «Каршылыклар полосасы», «Партизан сукмагы», «Яралыны күтәреп алып бар», «Снайперлар» һәм башка бәйгеләрдә катнаштылар.
-
21 февраль- Халыкара туган тел көне 21.02.2022

21 февраль- Халыкара туган тел көне
-
Чаңгы юлы - 2022 12.02.2022

Шубан аланлыгында "Татарстан чаңгы юлы-2022" ярышлары узды. Олысы кечесе бер булып чаңгы юлына басты. Теләгэн кеше рәхәтләнеп чана шуды.
-
Сәламәтлек көне. 05.02.2022

Бу көн – үз саулыгың турында кайгыртуга һәм төрле чирләрне искәртүгә багышланган .






