Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422242, Россия, РТ, Балтасинский район, с.Тюнтер, ул. Советская, д. 23 |
| Телефон: | +7(843)-683-01-12 |
| E-Mail: | stun.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Тюнтерская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Расиль Габдуллович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 60 учащихся,15 воспитанников/60 укучы, 15 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 22 учителей, 4 воспитателя/22 укытучы 4 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
“Юниор скилс” ярышлары 06.04.2017

“Юниор скилс” ярышлары
“Юниор скилс” ярышларының муниципаль этабында безнең мәктәп укучылары да катнаштылар һәм матур уңышлар күрсәттеләр. Гыйльманов Илшат “Слесарь” компетенциясендә I урын (җитәкчесе Басыров И.И.), Шәрәфиева Нәзилә “Татар ашлары” компетенциясендә III урынга лаек булдылар. “Парикмахер” компетениясендә катнашкан Рамазанова Гөлназга да киләчәктә уңышлар телибез.
-
Котлыйбыз!
06.04.2017
Котлыйбыз!
Мәктәбебез укучылары бик теләп төрле бәйгеләрдә, ярышларда, фәнни эшләрдә актив катнашалар һәм зур күрсәткечләргә ирешәләр.
Нәфис сүз осталарының “Живая классика!” бәйгесенең район этабында Кәримова Ләлә җиңүче булды(җитәкчесе Басырова Г.Т.) һәм Г.Каюмов исемендәге республикакүләм фәнни-эзләнү конференциясендә I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде (җитәкчесе Галимова Г.Р., Накипова Л.М.)
Дәүләт символикаларын белү буенча республикакүләм бәйгесенең муниципаль этабында 9 сыйныф укучысы Шәрәфиева Нәзилә җиңүче булды (җитәкчесе Габдрахманова И.Б.)
Тренер Ф.Гайнетдинов призына үткәрелгән армреслинг ярышында 6 сыйныф укучысы Файзрахманова Ландыш I урын, 7 сыйныф укучысы Нургалиев Рүзәл II урын, 6 сыйныф укучысы Фазылҗанова Зилинә III урын яуладылар.
“Диалог культур” дип исемләнгән регионара фәнни-практик конференциядә 6 сыйныф укучылары Гыймадетдинова Таңсылу I урын (җитәкчесе Байрамова Т.З.), Гарифуллина Ралия I урын (җитәкчесе Гарифуллина Р.Р., Гарифуллин Р.Г.), Хакимов Гамил һәм Газыймов Ислам III урынга (җитәкчесе Гарифуллина Р.Р., Гарифуллин Р.Г.) ирештеләр. Киләчәктә дә укучыларыбызга һәм аларның җитәкчеләренә уңышлар телибез!
-
Котлыйбыз! 04.04.2017

Котлыйбыз!
“Без коррупциягә каршы!” дигән рәсем конкурсының муниципаль этабында 6 сыйныф укучысы Фазылҗанова Зиринә III урынны яулады (җитәкчесе Гарифуллина Р.Р.). Киләчәктә дә уңышлар телибез сиңа!
-
«Илһам” бәйгесе 04.04.2017

«Илһам” бәйгесе
Арча шәһәрендә узган "Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабында 7 сыйныф укучысы Гарифуллин Фәнзил (җитәкчесе Гарифуллина Л.В.) һәм 5 сыйныф укучысы Иванова Эльвина (җитәкчесе Кәримова Ч.З.) катнаштылар. Мәртәбәле жюри балаларның иҗатын яратып тыңлады, киңәшләрен бирде.
-
Туган тел айлыгы 02.04.2017

Туган тел айлыгы
Апрель ае – мәктәптә “Туган тел айлыгы” дип игълан ителде. Айлыкның планы булдырылды һәм план нигезендә төрле чаралар үткәрелә башлады.
-
КДН утырышында 01.04.2017

КДН утырышында
Ата-аналар советы рәисе Газыймов И.Х. һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Габдрахманова И.Б. республикакүләм КДН утырышында катнаштылар. Әлеге утырыш йомгаклары турында мәктәптә фикер алыштылар.
-
Нәрсә ул ГТО? 30.03.2017

Нәрсә ул ГТО?
Мәктәптә “Нәрсә ул ГТО?” дигән акция үтте. Укучылар үз фикерләре белән уртаклаштылар. Әлеге акция кысаларында сыйныф сәгатьләре, ярышлар үтте.
-
Авыл җирлеге концерты 28.03.2017

Авыл җирлеге концерты
“Хезмәтем һәм җыр моңнарым сиңа, Балтачым” дип исемләнгән авыл җирлеге концертында мәктәбебез коллективы да катнашты. Биюче кызларыбызның һәм җырчыларыбызның чыгышларын халык яратып кабул итте.
-
Күргәзмә 28.03.2017

Күргәзмә
“Хезмәтем һәм җыр моңнарым сиңа, Балтачым” дип исемләнгән авыл җирлеге концертында мәктәп кул эшләре күргәзмәе оештырды.
-
«Без бергә” конкурсы нәтиҗәләре 26.03.2017

«Без бергә” конкурсы нәтиҗәләре
Мәктәбебез укучылары республикакүләм «Без бергә” конкурсының муниципаль этабында җиңү яуладылар. Бию буенча “Мизгел” бию төркеме (җитәкчесе Зәйнетдинова Э.Р.), нәфис сүз осталары Нургалиев Рүзәл (җитәкчесе Шәрәфиева Г.М.) һәм Нәкыйпова Нәргизә (җитәкчесе Нәкыйпова Л.М.) 2нче урынга лаек булдылар.














