Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422242, Россия, РТ, Балтасинский район, с.Тюнтер, ул. Советская, д. 23 |
| Телефон: | +7(843)-683-01-12 |
| E-Mail: | stun.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Тюнтерская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Расиль Габдуллович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 60 учащихся,15 воспитанников/60 укучы, 15 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 22 учителей, 4 воспитателя/22 укытучы 4 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Кыш бабай бүләге 20.12.2017

Яңа ел бәйрәме якынлашуы сизелә. Мәктәбебез укучыларына Кыш бабай бүләкләре таратылды.
-
Яңа елга җырлап, биеп 15.12.2017

7 сыйныф укучылары һәм әти-әниләре Түнтәр һәм Көшкәтбаш халкына "Яңа елга җырлап, биеп" дип исемләнгән концерт тәкъдим иттеләр. Концертта укучылар башкарган дәртле биюләр, матур җырлар һәркемгә ошады. Тамашачылар һәр номерны алкышларга күмделәр.
-
Проект эше 11.12.2017

7 сыйныф укучылары проект эшләрен якладылар. Алар башта төркемнәргә бүленеп проет буенча эзләнү эшләре башкардылар һәм әлеге эшләрне комиссиягә тәкъдим иттеләр. Укучыларның эшләре уңай бәяләнде.
-
Мәрхәмәтлелек акциясе 11.12.2017

Инвалидлар декадасы кысаларында мәктәптә "Мәрхәмәтлелек акциясе" үткәрелде. 10 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Габдрахманова И.Б. җитәкчелегендә Гобәйдуллин Ислам янында булып кайттылар.
-
Инвалидлар декадасы 10.12.2017

Инвалидлар декадасы уңаеннан сыйныфларда "Дуслык һәм мәрхәмәтлелек дәресләре" үтте.
-
Инвалидлар декадасы 10.12.2017

Инвалидлар декадасы уңаеннан "Балалар йөрәгеннән чыккан изгелек" темасы астында 5-6 сыйныф укучылары арасында рәсем конкурсы үткәрелде.
-
Спорт фестивале 10.12.2017

Укучыларыбыз һәм спорт сөюче гаиләләребез "Әтине, әнине һәм хоккей яратам!" дип исемләнгән спорт фестивалендә катнашып, алдынгы урыннарны яуладылар һәм медальләр, кубоклар белән бүләкләнделәр. Афәрин! Киләчәктә дә уңышлар телибез сезгә!
-
Без коррупциягә каршы! 08.12.2017

Мәктәбебез укучылары Исмагилова Тәнзилә, Иванова Эльвина һәм Нәкыйпова Нәргизә коррупциягә каршы иҗади эшләр бүйгесенең муниципаль этабында җиңүчеләр булдылар һәм грамоталар белән бүләкләнделәр (җитәкчеләре Исмагилова Р.З., Бәйрәмова Т.З., Нәкыйпова Л.М.). Ә Исмагилова Тәнзиләнең рәсеме республикакүләм алдынгы урынга чыкты. Тәнзилә Казан шәһәрендә бүләкләү тантанасында катнашу бәхетенә иреште.
-
"Кәгазьгә тормыш бүләк ит!" акциясе 07.12.2017

"Кәгазьгә тормыш бүләк ит!" акциясе кысаларында мәктәптә укучылар макулатура җыеп тапшырдылар.
-
Без коррупциягә каршы! 04.12.2017

9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Шушы көн уңаеннан мәтәптә "Коррупциягә каршы марафон"га старт бирелде.














