Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422256, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 9 |
| Телефон: | +7(843)-683-06-36 |
| E-Mail: | ds.stsalaus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Салаусский детский сад" |
| Руководитель: | Закирова Лилия Ринатовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 55 воспитанников/ 55 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 8 педагогов/ 8 педагог хезмәт куя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Әкиятләр 14.07.2016

Татар халык, Габдулла Тукай әкиятләрен бик яратып карыйбыз.Җәй айларында да язучыларыбызны онытмыйбыз.
-
Эх җиләкле җәйләрне 13.07.2016

Эх җиләкле җәйләрнең оныта алмабыз ямен.Җиләкләр ашый ашый тау битеннән Салавыч авылын күзәтәбез.
-
Сәламәтлек көне 12.07.2016

Сәламәтлек көне уңаеннан туплар белән гимнастик күнегүләр ясыйбыз.Сездә безгә кушылыгыз сәламәтлегегезне ныгытыгыз. Питрау бәйрәме белән дә котлыйбыз сезне!
-
Машина - трактор паркына сәяхәт. 11.07.2016

Үткән атнаны иң кечкенәләрнең икенче төркеме машина-трактор паркына экскурсия ясадылар. Алар анда төрле эшне берюлы башкара торган техника(трактор) белән таныштылар.Комбайннарның уракка әзерләнүен күзәттеләр.Механизатор абыйлары тиздән ипи җыярга китәбез диделәр. Ә балаларыбыз кечкенә булуларына карамастан сез ипи җыярга түгел, ә ашлык урырга китәсез. Ипи безнең өстәлгә күп юллар үтеп он булып пекарныйда пешкәннән соң килә дип механизатор абыйларын шаккаттырдылар һәм авыр эшләрендә ашлыкның бөртегендә чәчмичә урып алуларын, уңышлар теләделәр.
-
Атлар янына экскурсия 06.07.2016

Бүген иң кечкенәләрнең икенче төркеме балалары "Татарстан" колхозының ат фермасына экскурсия ясады. Балаларны Марсель Шафигуллин һәм Рәсим Латыйпов Балтач сабан туенда беренчелекне алган атлар белән таныштырдылар.Атларның тораклары һәм рационнары белән дә таныштырдылар. Атларга конфет, кишер бирелә икән. Атларны үрчетегез, яратыгыз.
-
Ураза гаете мөбәрәк булсын! 05.07.2016

Кадерле дуслар!Сезне Ураза гаете белән котлыйбыз!Илләребез тыныч,күкләребез аяз,тоткан уразаларыбыз кабул булсын! Ураза гаете мөбәрәк булсын!
-
Балыкчылар көне 01.07.2016

Иң кечкенәләрнең икенче төркеме "Балыкчылар көне" уңаеннан инешкә экскурсия ясадылар.Балалар Рабит Батулланың "Нурбәк" әкияте буенча бакалар белән таныштылар, балыкларның исемнәрен өйрәнделәр.Балыклар турында әкиятләр сөйләделәр. Ә иң мөһиме, куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр(су буйларына әти-әниләрдән башка бармаска, суга кермәскә, яр кырыйларында йөрмәскә, суга чүпләр ташламаска һ.б).
-
Хәрәкәтле уеннар 30.06.2016

Хәрәкәтле уеннарны уйнарга яратабыз. Иң кечкенәләрнең беренче төркеме хәрәкәтле уеннар вакытында.
-
Уйнап һич тә туймыйбыз. 29.06.2016

Без уйныйбыз, уйныйбыз
Якты көннән туймыйбыз.
Балачакның кадрен белеп
Комлыкта без уйныйбыз.
-
Экскурсия ферма 28.06.2016

Кичә иң кечкенәләрнең икенче төркеме ООО СХПК "Татарстан" колхозына экскурсия ясадылар.Балалар сөтнең ничек безнең табынга килүе белән таныштылар. Балаларга экскурсия бик ошады.







