МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Мониторинг освещения открывшихся шахматных зон МБОУ «Тюнтерская СОШ» 18.03.2021

Мониторинг освещения открывшихся шахматных зон МБОУ «Тюнтерская СОШ»
Дата открытия
Образовательное учреждение
ФИО благотворителей, депутатов с указанием должности
Ссылки на публикации
18.03.2021
МБОУ «Тюнтерская СОШ»
Перфилов Юрий Михайлович- глава Среднекушкетского сельского поселения
https://edu.tatar.ru/baltasi/tuntar/sch
https://www.instagram.com/p/CMkLUbqh9Oy/?igshid=1fsb1vrd2dg3d
-
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары 17.03.2021

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары
17 нче март көнне Салавыч күп профильле лицеенда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә, дәрестән тыш эшчәнлектә функциональ грамоталылыкны арттыру” темасына семинары үткәрелде. Семинарда районның төп һәм урта гомумибелем мәктәпләреннән һәм Киров өлкәсе Малмыж районы Иске Йөрек урта мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.Мөгаллимнәр Салавыч күп профильле лицеенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары А. Г.Фәрзиеваның, З. Ш. Фатыйхованың ачык дәресләрен, “Милли бизәк”, “Матур һәм пөхтә язу, аңлаешлы һәм тиз укуда нейробика күнегүләре” темаларына мастер-класслар карадылар. Семинарда катнашучылар игътибарына татар халкының балалар өчен җырлы-биюле уеннары, “Туган телем –иркә гөлем” дип аталган радиотапшыру, туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган “Җырларның да иң татлысы синдә генә” дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара тәкъдим ителде.
-
Акция "ЕГЭ для родителей" 17.03.2021

Акция "ЕГЭ для родителей"
17 марта на базе ППЭ 2101 (МБОУ "Балтасинская СОШ") прошла Всероссийская акция "Единый день сдачи ЕГЭ родителями". В акции приняли участие родители выпускников 10-11 классов, Глава района Нутфуллин Рамиль Рашитович, главный редактор районной газеты "Хезмэт" Закиев Вакиф Мансурович. В ходе пробного ЕГЭ участники акции прошли через все процедуры экзамена. Заполнили бланки и проверили свои знания по русскому языку.
-
«Милли мультfest» 16.03.2021

«Милли мультfest»
Республикада Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе инициативасы белән Социаль проектларга ярдәм итү фонды, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан дәүләт мәдәният институты, «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе» акционер җәмгыяте катнашында «Милли мультfest» республика балалар кинофестивале уза. Кинофестиваль тамашачылар культурасын үстерүгә һәм анимацион, кыска метражлы уен фильмнары һәм компьютер уеннарын җитештерү аша балалар һәм яшүсмерләрнең рухи, интеллектуаль һәм иҗади өлкәсен баетуга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Балтач мәктәбе укучысы Мөхәммәтгалиева Таңсылу фестивальнең “Балалар өчен татар телендә кыска метражлы фильмнар” номинациясендә катнашып, читтән торып үткәрелгән этабын узып, 13 нче март көнне Казан шәһәрендә оештырылган зона этабында уңышлы чыгыш ясады һәм финалга үтте. Финал Казан шәһәрендә апрель аенда узачак.
-
Памятка для родителей будущих первоклассников 15.03.2021

-
«Балтач кызы», «Балтач егете» район бәйгесе 08.03.2021

«Балтач кызы», «Балтач егете» район бәйгесе
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы унаеннан 5 нче март көнне Балтач районы Балтач гимназиясе җирлегендә «Балтач кызы», «Балтач егете» район бәйгесе үткәрелде. Бәйгене оештыручылар: «Балтач район башкарма комитетының мәгариф идарәсе», Балтач муниципаль районы «Мәктәптән тыш эшләр үзәге» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Балтач районы бүлекчәсе.
Бәйге инде икенче елын районда яшәүче милләтләрнең телен, мәдәниятен һәм милли үзенчәлекләрен саклап калу, үстерү, яшьләргә мәдәни, әхлакый һәм гуманитар тәрбия бирү, милли – мәдәни, иҗтимагый тормышка тарту максатыннан үткәрелә.
Туган телне өйрәнүгә кызыксыну тудыру, районда яшәүче халыкларның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү һәм шәхси потенциалын ачу, тормышта үз урынын табарга сәләтле һәм лидерлык сыйфатларына ия булган талантлы яшьләрне ачыклау, балалар бакчасы, мәктәп һәм гаилә арасындагы бәйләнешне ныгыту-бәйгене үткәрүнең төп бурычлары.
Бәйгедә балалар бакчаларында тәрбияләнүче 5-7 яшьлек малайлар һәм кызлар, район мәктәпләренең 7-11 нче сыйныфларында белем алучы татар, рус, удмурт, мари милләтеннән булган егет һәм кызлар катнашты.
Читтән торып үткәрелгән беренче этапта катнашучылар видеоязмада үзләре теләгән формада, иҗади рәвештә үзен һәм гаилә традицияләрен тәкъдим иттеләр. Йомгаклау этабында исә, традицион яисә аерым бер стиль белән тегелгән милли киемнәрдән чыгыш ясап, үз халкының йолалары, гореф-гадәтләре күренешләрендә үз осталыкларын күрсәттеләр.
Жюри составында мәгариф идарәсе, «Мәктәптән тыш эшләр үзәге» методистлары, райондагы оешма җитәкчеләре, эшмәкәрләр, район ата-аналар комитеты әгъзалары, Балтач районы Киноучреждение бюджет оешмасы директоры Михайлов Р. Т., район гражданлык актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Әхмәтханова З. Р., татар хатын-кызлары «Ак калфак» иҗтимагый оешмасыныӊ Балтач районы бүлеге җитәкчесе Камалова З. Ф катнашты.
Бәйге нәтиҗәләре буенча «Балтач малае», «Балтач кызчыгы», «Балтач егете», «Балтач кызы», җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. «Балтач кызычыгы» исеме Карадуган балалар бакчасыннан Гарифуллина Сәфинәгә, «Балтач малае» исеме Бөрбаш балалар бакчасыннан Газизуллин Ибраһимга бирелде. «Балтач кызы» исеменә Түнтәр мәктәбенең 11 нче сыйныфы укучысы Әхмәдиева Гөлназ, «Балтач егете» исеменә Куныр мәктәбенең 10 нчы сыйныфы укучысы Сагтдинов Ринат лаек булдылар. Бәйгедә җиңүчеләргә «Балтач район башкарма комитетының мәгариф идарәсе» нең дипломнары һәм иганәчеләрнең бүләкләре тапшырылды.
Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр:
Лотфуллина Илһамия, Таузар башлангыч мәктәп-балалар бакчасы- 1 нче урын;
Шакирова Зәринә, Балтач шәһәр тибындагы бистәнең 3 нче санлы балалар бакчасы- 2 нче урын;
Кәримова Айсылу, Кариле балалар бакчасы- 2 нче урын;
Сабирова Алия, Балтач шәһәр тибындагы бистәнең 5 нче санлы балалар бакчасы- 3 нче урын;
Галимова Сәмирә, Сосна балалар бакчасы-3 нче урын;
Зәйнуллин Ислам, Карадуган балалар бакчасы-1 нче урын;
Яппаров Рамиль, Балтач шәһәр тибындагы бистәнең 2 нче санлы балалар бакчасы- 2 нче урын;
Закиров Эмиль, Сосна балалар бакчасы-2 нче урын;
Сабирҗанов Камил, Балтач шәһәр тибындагы бистәнең 4 нче санлы балалар бакчасы- 3 нче урын;
Закиров Әсхәт-Кариле балалар бакчасы-3 нче урын.
Мәктәп укучылары:
Заһидуллина Зәринә, Балтач урта гомуми белем мәктәбе-1 нче урын;
Гарифуллина Сөмбел, Куныр урта гомуми белем мәктәбе-2 нче урын;
Вафина Әлфинә, Балтач гимназиясе- 2нче урын;
Шәйхетдинова Алсу, Норма урта гомуми белем мәктәбе – 3 нче урын;
Хөсәенова Айзилә, Карадуган гимназиясе - 3 нче урын
Ситдиков Сәйдәш, Сосна төп гомуми белем мәктәбе-1 нче урын;
Тляков Раил, Куныр урта гомуми белем мәктәбе-2 нче урын;
Халиуллин Идрис, Балтач гимназиясе- 2 нче урын;
Иванов Ярослав, Балтач урта гомуми белем мәктәбе- 3 нче урын;
Турганалиев Давид, Чепья урта гомуми белем мәктәбе – 3 нче урын.
-
Этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучыларының фестиваль-концерты 02.03.2021

Этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучыларының фестиваль-концерты
1 март көнне Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучыларының фестиваль-концерты узды. Кече Лызи мәктәбенең «Тыпыртон» удмурт бию коллективы (җитәкчесе - Петрова Галина Денисовна), Чепья урта гомуми белем мәктәбе егетләре мари телендә «Халык иҗаты» номинациясендә (җитәкчеләре- Иванова Алина Александровна) 3 нче дәрәҗәле дипломнарга ия булдылар.
-
На базе МБОУ “С. Кушкетская СОШ им. О. Н. Исаева” прошел районный конкурс чтецов на удмуртском языке 02.03.2021

В рамках Года родных языков и народного единства, 26 февраля на базе МБОУ “С. Кушкетская СОШ им. О. Н. Исаева” прошел районный конкурс чтецов на удмуртском языке «Тазалык-самой дуно узырлык» для учащихся школ с удмуртским этнокультурным компонентом образования.
-
«Сильны мы дружбою и почитанием старины» 26.02.2021

В рамках месячника родных языков, 25 февраля в МБОУ “Ципьинская СОШ” прошла встреча старшеклассников школ с этнокультурным компонентом образования Балтасинского и Кукморского района «Сильны мы дружбою и почитанием старины» («Кужыммы эшъяськон но вашкалазэ утён бордын»)
-
Пробные тестирования в формате ОГЭ и ЕГЭ
20.02.2021
Пробные тестирования в формате ОГЭ и ЕГЭ
С 12 по 17 февраля прошли районные пробные тестирования по русскому языку и математике в формате ОГЭ и ЕГЭ для учащихся 9 и 11 классов. В марте запланированы районные пробные тестирования по предметам по выбору в формате ЕГЭ для учащихся 11 классов







