МБОУ «Нурминская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ (школа-центр компетенции в электронном образовании)
Визитная карточка
| Адрес: | 422253, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Норма, ул. Казанская, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-683-17-22 |
| E-Mail: | Snur.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нурминская СОШ" |
| Руководитель: | Гатауллина Ляйсан Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 406 учащихся/Бездә 406 укучы укый |
| У нас учат: | 48 педагога/Бездә 48 укытучы укыта |
МБОУ «Нурминская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ (школа-центр компетенции в электронном образовании) - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
12 апрель – Бөтендөнья космонавтика көне 13.04.2018

12 апрель – Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне. Мәктәбебездә әлеге истәлекле датага карата 1 -4 сыйныф укучылары арасында “Җиһан киңлегенә” дигән рәсем конкурсы уздырылды.
-
5,6,7 нче сыйныф укучылары концерты 12.04.2018

11 апрель көнне Норма мәдәният йортында 5,6,7 нче сыйныф укучылары, аларның әти - әниләре, әби-бабайлары, класс җитәкчеләре көче белән әзерләнгән "Татарстан гөле без" дип исемләнгән концерт булып узды. Әлеге концерт гаилә белән мәктәп арасындагы тыгыз элемтәне тагын бер кат раслады.
-
«ЭКОВЕСНА» 10.04.2018

«ЭКОВЕСНА» конкурсы кысаларында мәктәбебездә экологик дәресләр узды. 1 а сыйныфы укучылары «Табигатьне саклыйк” темасына үткәрелгән экологик сыйныф сәгатендә актив катнаштылар, табигатьне саклау кагыйдәләрен үзләренең рәсемнәре аша җиткерделәр.
-
«Сәламәт бул!» акциясе 09.04.2018

«Сәламәт бул!» акциясе кысаларында “Замандаш” укучылар оешмасы, РДШ членнары тарафыннан сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы әңгәмә һәм дәресләр уздырылды.
-
“Сәламәт мин – сәламәт Россия” рәсем конкурсы 09.04.2018

Бөтенрәсәй «Сәламәт бул!” (“Будь здоров!” ) акциясе кысаларында “Сәламәт мин – сәламәт Россия” рәсем конкурсы уздырылды. Әлеге конкурста 8 а сыйныфы укучысы Зарипова Динәнең эше җиңүче дип табылды һәм Инстаграм челтәрендә конкурсның алдагы этабында катнашу өчен беркетелде.
-
Тимурчылар 08.04.2018

Мәктәбебездә тимурчылык хәрәкәте даими эшләп килә. "Тапкырлар" отряды укучылары арада иң активлары.
-
«Фәнгә адымнар» IV фәнни-гамәли конференция 07.04.2018

Балтач урта мәктәбе базасында Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе Президенты Әхмәт Мазһаров исемендәге «Фәнгә адымнар» IV фәнни-гамәли конференция булды. Быелгы конференциядә республикабызның төрле төбәкләреннән барлыгы 71 укучы катнашты.
-
«Кошлар килде» акциясе 05.04.2018

«Кошлар килде» акциясе дәвам итә. Укучыларыбыз ясаган ояларны Рамил Абдулбариевич җитәкчелегендә югары сыйныф укучылары мәктәп янындагы агачларга беркеттеләр. Тиздән җылы яклардан туган илләренә кайткан кошлар – сыерчыклар аларга урнашып, куанып сайрарлар.
-
Бөтенрәсәй «Илһам» яшь язучылар бәйгесе 04.04.2018

Мәктәбебез укучылары Гарифуллин Айнур (5 б класс) һәм Сабирова Әдилә (4 а класс) Бөтенрәсәй «Илһам» яшь язучылар бәйгесенең зона турында катнашты. Алар Арча шәһәренең 6 нчы номерлы мәктәбендә мәртәбәле жюри алдында имтихан тотты. Җитәкчеләре Кадирова З.А., Вафина Т.М.
-
Каратэ ярышлары 03.04.2018

2018 нче елның 31 март - 1 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә Чемпионат һәм Россия беренчелегенә киокушин каратэ ярышлары узды. Бу ярышларда кекусинкай каратэ түгәрәгендә шөгыльләнүче мәктәбебез спортчылары Шәйхетдинов Булат (4 б класс) һәм Якупова Алинә (6 а класс) уңышлы чыгыш ясап, 3 нче призлы урынга лаек булдылар.














