МБОУ «Нурминская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ (школа-центр компетенции в электронном образовании)
Визитная карточка
| Адрес: | 422253, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Норма, ул. Казанская, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-683-17-22 |
| E-Mail: | Snur.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нурминская СОШ" |
| Руководитель: | Гатауллина Ляйсан Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 406 учащихся/Бездә 406 укучы укый |
| У нас учат: | 48 педагога/Бездә 48 укытучы укыта |
МБОУ «Нурминская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ (школа-центр компетенции в электронном образовании) - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 ( 136 ) 137 138 139 140 >>
-
Информатикадан семинар 23.04.2018

Мәктәбебездә районыбызның информатика укытучылары өчен методик семинар булып узды. Семинарның 1нче өлешендә Волков Р. Р. 7нче сыйныф укучылары белән Федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры китереп ачык дәрес уздырды.
-
Тукай айлыгы 23.04.2018

Тукай айлыгы кысаларында татар теле укытучылары җитәкчелегендә уздырыла торган рәсем һәм иҗади эшләр бәйгесендә 5 нче б сыйныфы укучылары бик актив катнаштылар. Укучылар ясаган рәсемнәр конкурста төрле призлы урыннарга лаек булды. Афәрин, укучылар, алга таба да иҗади уңышлар сезгә!
-
Семинар 21.04.2018

Мәктәбебездә 20 нче апрель көнне районның Әтиләр советы җитәкчеләре, членнары, мәктәпләрдәге тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары өчен. “Мәктәпнең укыту-тәрбия эшчәнлегендә әтиләр советының роле” темасына җитди семинар булып узды.
-
Тукай әсәрләре буенча рәсем конкурсы 21.04.2018

26 нчы апрель – бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көн. Әлеге истәлекле дата – Тукай айлыгы кысаларында мәктәбебездә күп кенә чаралар үткәрелде. 1 – 6 нчы сыйныф укучылары “Тукай әсәрләре буенча” дип исемләнгән рәсем конкурсында актив катнаштылар, укучылар ясаган рәсемнәрдән торган күргәзмә бер кешене дә битараф калдырмады.
-
ЭКОВЕСНА конкурсы 20.04.2018

ЭКОВЕСНА конкурсы кысаларында төрле кызыклы конкурслар уздырылды. Яраксыз, куллануда булган материалдан курчакка кием әзерләү, шигырь иҗат итү, рәсем конкурсларында укучылар актив катнаштылар.
-
“Чисталык - сәламәтлекнең нигезе” дигән класс сәгате 19.04.2018

«Сәламәт бул!» акциясе кысаларында 1 а сыйныфында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, көндәлек режимны саклау, гигиена таләпләрен үтәү буенча “Чисталык - сәламәтлекнең нигезе” дигән класс сәгате узды. Укучылар чисталык саклау кагыйдәләрен искә төшерделәр, көндәлек режим үтәүнең мөһимлеге турында фикер алыштылар.
-
Туган тел һәм сәнгать айлыгы 17.04.2018

Туган тел һәм сәнгать айлыгы кысаларында татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шалаева Г.С. 6 нчы сыйныф укучылары белән “Үз уеның” (”Своя игра” ) уены уздырды.
-
“Ачык ишекләр көне” 16.04.2018

14 апрель көнне мәктәбебездә “Ачык ишекләр көне” булып узды. 2018 нче елда 1 сыйныфка укырга киләчәк балалар һәм аларның әти-әниләре мәктәп эшчәнлеге белән якыннан таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар.
-
12 апрель – Бөтендөнья космонавтика көне 13.04.2018

12 апрель – Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне. Мәктәбебездә әлеге истәлекле датага карата 1 -4 сыйныф укучылары арасында “Җиһан киңлегенә” дигән рәсем конкурсы уздырылды.
-
5,6,7 нче сыйныф укучылары концерты 12.04.2018

11 апрель көнне Норма мәдәният йортында 5,6,7 нче сыйныф укучылары, аларның әти - әниләре, әби-бабайлары, класс җитәкчеләре көче белән әзерләнгән "Татарстан гөле без" дип исемләнгән концерт булып узды. Әлеге концерт гаилә белән мәктәп арасындагы тыгыз элемтәне тагын бер кат раслады.














