МБОУ «Соснинская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Сосна төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422240,Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Нижняя Сосна, ул.Героя Сарвара, д. 6 |
| Телефон: | +7(843)-683-27-28 |
| E-Mail: | Ssos.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Соснинская ООШ» |
| Руководитель: | Абдрахманов Ильгизар Гафурович |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 89 |
| У нас учат: | 18 |
МБОУ «Соснинская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Сосна төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
Рус теле атналыгы. 30.01.2013

28-2.02.2013 кадәр мәктәп планы нигезендә рус теле һәм әдәбияты атналыгы үтә. 29.01.2013 көнне 5-6 класс укучылары арасында “Әкиятләрне беләсеңме” дигән викторина үтте. Аны Котдусова Д.М. үткәрде. Укучылар актив катнаштылар.
-
"Чисталык дәресләре" 25.01.2013

16 нчы январь көнне мәктәптә - балаларда экологик культура, табигатькә сакчыл караш һәм әйләнә-тирә мохиткә карата җаваплылык тәрбияләү максатында "Чисталык дәресләре" уздырылды. Бу дәресләрне география укытучы Зайнуллин Ә.М. үткәрде.
-
Бездә кунаклар 25.01.2013

24.01.2013 көнне мәктәп кунаклар кабул итте. Балалар бакчасы һәм мәктәп арасындагы бәйләнешне, тәҗрибә өйрәнү максатыннан, мәктәпкә балалар бакчалары тәрбиячеләре килделәр. Аларга Садикова А.Р., Ганиева Ф.Г., Гибадуллина А.Р. дәресләр күрсәттеләр. Дәресләр югары дәрәҗәдә үтте. Администрация исеменнән бик зур рәхмәт.
-
Катокта шуу 22.01.2013

4 нче январь көнне 6 класс укучылары класс җитәкчеләре Дилә Мәгъдануровна белән катокка шуарга килделәр. Бергә күңелле ял иттеләр.
-
Тау шуу 22.01.2013

5 нче январь көнне 9 класс укучылары класс җитәкчеләре Әмир Мөнирович белән тау шуарга бардылар. Тау шугач, учакта пешкән бәрәңге белән сыйланып, күтәренке күңел белән өйләренә таралыштылар.
-
Каникулның бер көне 22.01.2013

7 нче январь көнне 5 класс укучылары класс җитәкчеләре Альбина Рашитовна белән тау шуарга бардылар. Бу чарада әти-әниләр дә катнашты. Соңыннан коймак һәм чәй эчеп өйләренә таралыштылар.
-
Хоккей ярышы
22.01.2013
8 нче январь көнне 2002-2003 елгы малайлар командасы хоккей ярышында 3 нче урынны яуладылар. Молодцы , малайлар!!! Алдагы ярышларда уңышлар сезгә.
-
Күңелле ял. 22.01.2013

10 нчы январь көнне 7 класс укучылары класс җитәкчеләре Венера Накиповна һәм әти-әниләр белән тау шуарга бардылар. Тау шуып аргач, чәй, коймак белән сыйландылар.
-
Без-беренче! 22.01.2013

12-13 нче январьда Арча шәһәрендә Мәктәп Баскетбол лигасы чемпионатының 3 этабы, республиканың зона ярышлары үтте. Безнең Балтач районы данын Сосна (кызлар) һәм Балтач (егетләр) командалары яклады. Кызлар Биектау командасын 46:12, Теләче командасын 38:0 исәбе белән җиңеп ярымфиналга үттеләр. Ярымфиналда алар Саба командасы белән очраштылар. уен 47:0 исәбе белән тәмамланды. Финал уенында Кукмара командасын 23:18 исәбе белән җиңеп 1 урынны яуладылар. Команда медаль, дипломнар, баскетбол формасы белән бүләкләнде. Команда февраль аенда Аксубайда үтәчәк финал ярышларына путевка алды. Кызларның трениры Габдрахманов Фәнил Сәлимович . Афәрин кызлар!!! Сезгә алдагы ярышларда уңышлар телибез.
-
Кыш бабай алып кайту 30.12.2012

27.12.12 көнне 1 сыйныф укучылары Кыш бабайны алып кайттылар. Кыш бабай аларга бүләкләр, күчтәнәчләр алып килгән иде.












