МБОУ «Соснинская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Сосна төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422240,Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Нижняя Сосна, ул.Героя Сарвара, д. 6 |
| Телефон: | +7(843)-683-27-28 |
| E-Mail: | Ssos.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Соснинская ООШ» |
| Руководитель: | Абдрахманов Ильгизар Гафурович |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 89 |
| У нас учат: | 18 |
МБОУ «Соснинская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Сосна төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Семинар 06.03.2013

5 нче март көнне мәктәптә биология буенча семинар үтте. Семинарда районның укытучылары катнашты. Файзрахманова Г.Ф. биология фәненнән "Витаминнар" дигән темага дәрес һәм "Экологик марафон" үткәрде. Семинарда катнашучылар дәресләргә зур бәя бирделәр.
-
Яңалык 04.03.2013

Мәктәпнең лидеры Галлямова Рисәлә кечкенә класс укучыларыны "IT-чемпион" конкурсы турында аңлатты.
-
Рәмис призы 04.03.2013

03.03.2013 көнне мәктәпнең хоккей мәйданчыгында үзебезнең мәктәп укучы, мәрхүм Фәләхетдинов Рәмис призына хоккей ярышы үтте. Ярышта 4 команда: Сосна-1, Сосна- 2, Кенә, Норма катнашты. 1 урынны Сосна 1 командасы алды, кубок мәктәптә калды.
-
IT-чемпион 01.03.2013

Мәктәпнең гомуми әти-әниләр җыелышында Нуриева Г.Ф. "IT-чемпион" конкурсы турында аңлатты.
-
IT-чемпион 01.03.2013

Укучыларга Нуриева Г.Ф. "IT-чемпион" конкурсы турында аңлатты. Укучылар кызыксындырган сорауларын бирделәр.
-
Җыелыш 27.02.2013

5 класс укучыларның әти-әниләр җыелышы балалар катнашында узды. Класс җитәкчесе Садикова А.Р. әти-әниләр һәм балалар белән бергә гаиләдәге туган проблемаларны чишү юлларын эзләделәр. Уен формасында төрле мәсьәләләр чишелде.
-
Рыцарьлар турниры 27.02.2013

25.03.2013 көнне 5 класс укучыларының “Рыцарьлар турниры” үтте. Кичәне Садикова А.Р. төрле уеннар белән үткәрде.
-
КЭС-Баскет 27.02.2013

-
Эвакуация 27.02.2013

Мәктәптә укучыларны өйрәтү максатыннан эвакуация буенча өйрәнүләр үткәрелде. Барлык укучылар, укытучылар, техник хезмәткәрләр катнашты.
-
Әти-әниләр җыелышы 27.02.2013

26.02.2013 көнне мәктәптә әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Җыелышта балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Файзрахманов Н.Н. катнашты. Җыелышта балаларның куркынычсызлыгы турында сөйләнде. Район, мәктәп приказлары белән таныштырылды. Мәктәпкә барганда һәм кайтканда озатучы һәм каршы алучы әти-әниләр билгеләнде, куллар куелды.












