Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Карелинский детский сад общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422253, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Карелино,улица Загидуллина д.6 |
| Телефон: | +7(908)343-82-94; +7(843)-683-18-49 |
| E-Mail: | Ds.Karel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Карелинский детский сад" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Фидалия Фаимовна |
| Год основания учреждения: | 1971 |
| У нас учатся: | 61 воспитанников/ 61 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 11 педагог/11 педагог хезмәт куя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Карелинский детский сад общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Әтиләр илнең терәге" 20.02.2026

Зурлар төркемендә "Әтиләр илнең терәге" дигән бәйрәм иртәсе булды. Бәйрәм уеннар, җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Әтиләр, бабайлар, балалар бик шат булдылар.
-
"Ватанны саклаган бабам, әтием. абыем - минем өчен алар үрнәк, чөнки бит алар Ватанны саклаучылар" 19.02.2026

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "Ватанны саклаган бабам, әтием. абыем - минем өчен алар үрнәк, чөнки бит алар Ватанны саклаучылар" дигән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Балалар бәйрәмдә шигырьләр, матур җырлар, күңелле биюләр башкардылар һәм әтиләр белән балалар ярышларда үзләренең көчләрен сынаштылар.
-
"Карак песи" 18.02.2026

V Республика конкурсы "Герой-шагыйрь Муса Җәлил" тууына 120 ел булу уңаеннан үткәрелгән бәйгедә Галимов Абдурахман "Карак песи" шигырен сөйләп I дәрәҗәле диплом белән бүләкләнде. Аюдурахманга алга таба да уңышлар телибез.
-
"Халыкара туган тел көне" 17.02.2026

Бакчабызда төрле чаралар гел үтеп тора. 21 нче февраль - Халыкара туган тел көне. Бу бәйрәмгә кунак итеп авыл китапханәсе мөдире Лилия Разгиловна чакырылган иде. Ул балаларга туган телебез - татар теленең бөеклеге турында сөйләде, телебезне яратырга, хөрмәт итәргә өндәде. Аннары балалар үзләренең матур шигырьләрен сөйләделәр. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Габдулла Тукайның "Кәҗә белән Сарык" әкияте буенча театраль тамаша күрсәттеләр. Бәйрәм "Туган тел" җырын җырлап тәмамланды.
-
"Бар җырымны сиңа багышладым" 16.02.2026

15 февраль Герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан бакчабызда "Бар җырымны сиңа багышладым" дип исемләнгән кичә узды. Бу кичәдә авыл китапханәсе мөдире Лилия Разгиловна да катнашты. Ул балаларны Муса Җәлилнең тормышы, иҗат юлы, шигырьләре белән таныштырды. Кичә мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының чыгышы белән үрелеп барды. Бавлалар Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр, аның сүзенә язылган җырларны башкардылар. Кичә бик күңелле һәм мавыктыргыч узды.
-
СВО га ярдәм 12.02.2026

Һәрвакыттагыча бакчабызның әти-әниләре һәм хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә гуманитар ярдәм җыйды. Балалар солдат абыйларына, 23 февраль белән котлап, открыткалар ясадылар. Бу изге эштә өлеше кергән һәркемгә зур рәхмәт. Илләребез тыныч булып, солдатларыбыз вакытында исән-сау әйләнеп кайтсыннар.
-
"День российской науки в детском саду" 09.02.2026

Каждый год 8 февраля в нашей стране отмечается День российской науки. Очередная встреча с наукой произошла у детей в МБДОУ "Карелинский детский сад". В гости к ребятам подготовительной к школе группы пожаловала сама Госпожа Наука. Она пригласила ребят в свою исследовательскую лабораторию, где они проводили опыты и эксперименты, размышляли, кто такой "учёный". Всё это способствовало воспитанию у детей интереса к науке, установлению причинно-следственных связей, умению выдвигать гипотезы на основе элементарного эксперимента и днлать выводы.
-
Республика гербы көне 06.02.2026

7 февраль Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көне уңаеннан зурлар төркемендә әңгәмә үткәрелде. Балаларга Дәүләт гербында ак барс сурәтләнгәне әйтелде. Барс халыкның көчен, ян-ягындагы калкан иминлек, кашкарый чәчәге озын гомер билгесе икәнлеге аңлатылды.
-
Кар бабай кисеп ябыштыру 05.02.2026

Кисеп ябыштыру белән шөгыльләнү баланың иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итә, аның күзаллауларын киңәйтә, хәрәкәтләрнең координациясен яхшырта. Моннан тыш, бала образны һәм реаль предметны чагыштырырга тырышса, пространство һәм образлы фикерләү үсә. Балалар форманы, төсне һәм предметларның урнашуын яхшырак истә калдыралар, рәсемнең состав өлешләрен киңлектә юнәлтергә өйрәнәләр. Ә төсле кәгазьгә ябыштыру процессы баланың төгәллеген һәм пөхтәлеген үстерә.
Кечкенәләр төркеме балалары кисеп ябыштыру шөгылендә Кар бабай ябыштырдылар.
-
Международный день зимних видов спорта 29.01.2026

В МБДОУ "Карелинский детский сад"состоялась очередная встреча с активистами Движения Первых МБОУ "Нурминская СОШ". Ребята рассказали детям пилотной группы о Международном дне зимних видов спорта, провели беседу о том, какие зимние виды спорта бывают, какие зимние игры любят играть дети и чем полезны такие игры. Затем участники-обучающиеся Движения Первых устроили дошкольникам игры-эстафеты по зимним играм. Мероприятие способствовало повышению интереса к зимним видам спорта, развитию ловкости, быстроты реакции, координации движений и выносливости у детей. Встреча завершилась традиционным флешмобом.



