Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Карелинский детский сад общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422253, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Карелино,улица Загидуллина д.6 |
| Телефон: | +7(908)343-82-94; +7(843)-683-18-49 |
| E-Mail: | Ds.Karel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Карелинский детский сад" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Фидалия Фаимовна |
| Год основания учреждения: | 1971 |
| У нас учатся: | 61 воспитанников/ 61 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 11 педагог/11 педагог хезмәт куя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Карелинский детский сад общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
Математик күзаллау 22.01.2026

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары танып белү үсеше - математик күзаллаулар шөгылендә эш дәфтәрендә мисаллар эшләүне ныгыттылар.
-
Сәламәтлекне ныгытабыз 15.01.2026

Кече яшьтәгеләр төркемендә сәламәтлекне үстерү максатыннан ике аякта сикерергә күнектерү, бау аша сикереп чыгуны ныгыттылар.
-
Балтач СкиТим 12.01.2026

Кыш чаңгы спорты белән актив шөгыльләнү чоры. Спортның бу төрен барысы да бик ярата, чөнки чаңгыда шуу, саф һавада сәламәтлекне ныгыту үз-үзеңне чыныктыру чарасы да. 2 нче гыйнвар "Сабантуй ял паркы" ның чаңгы юлы чаңгычылар белән тулы иде. Чаңгы шуарга яратучы балалар һәм әти-әниләр белән бик күңелле чаңгы ярышы булды. Безнең мәктәпкә әзерлек төркеменнән бу ярышта Хатимов Фаяз Фәрид улы катнашты. Фаязга грамота, медаль һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Фаязны чын күңелдән котлыйбыз. Ярышка әзерләгән әти-әнисенә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
"Әкиятләр буенча сәяхәт" 25.12.2025

Мәктәпкә әзерлек төркемендә "Әкиятләр буенча сәяхәт" исемле бәйрәм кичәсе үткәрелде.
Яңа ел! Балаларның һәм өлкәннәрнең иң көтеп алынган һәм яраткан бәйрәме! Яңа ел - ул бүләкләр, сюрпризлар, карнаваллар һәм күңел ачу вакыты.
Балалар Яңа ел килүен түземсезлек белзн көтәләр һәм аны гадәти булмаган мавыгу белән каршы алалар.
Һәр бала өчен бүгенге Яңа ел бәйрәме - әкият, серлелек, Кыш бабай, Кар кызы һәм көтелмәгән бүләкләр һәм тылсымлылык белән үтте.
-
"Яңа елны көткәндә" 23.12.2025

Кече яшьтәгеләр төркеме балалары белән "Яңа елны көткәндә" дип исемләнгән бәйрәмебез узды. Балаларыбызның шатлыклы йөзләре,бәхетле елмаюлары, сагынып көткән Кыш бабабыз белән Кар кызын каршы алулары, Куян белән Аюның кунакка килүләре бәйрәмебезгә ямь өстәде.
-
"Мин һәм Кызыл китап" 22.12.2025

Мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Галимов Абдурахман "Мин һәм Кызыл китап" Республикакүләм балалар кул эшләре конкурсының районара этабының "Хайваннар" номинациясендә 1 урын яулап грамота белән бүләкләнде. Абдурахманны чираттагы зур җиңүе белән котлыйбыз.Конкурска әзерләгән әнисенә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Алга таба да зур уңышларга ирешергә насыйп булсын.
-
Әвәләү шөгылендә 18.12.2025

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары сәнгати-эстетик әвәләү шөгылендә кар бабай әвәләделәр. Катлаулы булмаган предметны (үрнәкне) мөстәкыйль карап, аныж формасын һәм төзелешен әвәләүдә ныгыттылар. Таныш ысулларны куллану: берничә кисәккә бүлеп алып тәгәрәтү, тигезләү һ.б. Балаларның кар бабай әвәләүгә кызыксынучанлыкларын тәрбияләү.
-
"Бәләкәчләр аланы" 12.12.2025

Саба районында узган II Республикакүләм вокал һәм хореография иҗатының "Бәләкәчләр аланы" дип исемләнгән конкурста безнең балалар да уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Мәктәпкә әзерлек төркеменнән вокал-дуэт номинациясендә 1 нче дәрәҗәле лауреат дипломы һәм хореография номинациясендә 3 нче дәрәҗәле дипломант дипломы белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз, алга таба да зурдан - зур уңышлар телибез!!!
-
"День добровольца (волонтёра) 09.12.2025

В МБДОУ "Карелинский детский сад" состоялась очередная встреча с активистами Движения Первых МБОУ "Нурминская СОШ". Ребята рассказали детям пилотной группы о Дне добровольца (волонтёра) в России, о том, кто такие волонтёры, о важности милосердия, заботы и взаимопомощи. Дошкольники узнали, что иногда в помощи нуждаются не только живые организмы, но и игрушки. Во время творческой мастерской волонтёры научили докольников оказывать "первую помощь" игрушкам. Активисты Движения Первых смогли пробудить в детях добрые чувства, желание помогать окружающим, бережно относиться к игрушкам. Встреча завершилась традиционным флешмобом.
-
Инвалидлар ункөнлеге 08.12.2025

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Кариле балалар бакчасында тәрбияләнгән Мөхетдинов Данияр һәм аның әнисе Алсу ханым белән очрашу узды. Бакчада тәрбияләнүче балалар аларга үзләренең матур җыр-биюләрен, шигырьләрен бүләк иттеләр. Бакчабыз мөдире Фидәлия Фәимовна хезмәткәрләр һәм әти-әниләр тарафыннан тупланган матди ярдәмне Даниярның әнисенә тапшырды.



