Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422261, РТ, Балтасинский район, д. Карадуван, ул. Сибирский тракт, д. 51 |
| Телефон: | +7(843)-683-21-19 |
| E-Mail: | Skar.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Зарипова Гульсина Фаиловна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 184 обучающихся /184 укучы |
| У нас учат: | 30 педагогов /30 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе». - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Изге Вәли- гашыйклар көне 14.02.2018

Бүген Изге Вәли- гашыйклар көне.Билгеле,безнең гимназия дә бу бәйрәмнән читтә калмады.Укучылар узләренең изге теләкләре язылган открыткаларын(валентинкаларын) дусларына,классташларына,укытучыларга тапшырдылар.
-
Гимназиядә районыбызның татар теле һәм әдәбият укытучыларының семинары 14.02.2018

13нче февральдә безнең гимназиядә районыбызның татар теле һәм әдәбият укытучыларының семинары узды.”Заманча педагогик технологияләр ярдәмендә укытуның нәтиҗәлелеген үстерү”темасына багышланган әлеге чарада татар теле һәм әдәбият укытучылары-Хаҗиева Фәридә Фәритовна 6нчы класста,Гарифуллина Эльмира Мәсхүтовна 9нчы класста ачык дәрес күрсәттеләр.
-
«Лыжня России 2018» 12.02.2018

10 нчы февральдә «Лыжня России 2018» чарасы шаулады.Безнең гимназиябез дә читтә калмады.Һәр сыйныфтан кызлар,егетләр чаңгы ярышында катнашты.Гимназиябез укучылары 3 төрле яшь категориясендә 1-3нче урыннар өчен көч сынаштылар.Молодцы,укучылар!
-
”Замечательный вожатый”конкурсының муниципаль этабы 09.02.2018

Республика күләмендә узучы”Замечательный вожатый”конкурсының муниципаль этабы узды.8нче февральдә Кече Лызи мәктәбендә узган әлеге чарада районыбыз мәктәпләреннән 21 әйдаман катнашты. Конкурстан бер генә укучы да буш кул белән китмәде.Аларның һәрберсенә катнашучы сертификаты,дипломнар тапшырылды.
Безнең гимназиябез данын яклап,үзенең осталыкларын күрсәтеп 11нче сыйныф укучыбыз Закирова Камилә катнашты.Күпкырлы талант иясе булган Камилә әлеге конкурста катнашып,”Самый творческий вожатый»номинациясе дипломы иясе булды.Чын күңелдән колыйбыз Камиләне
-
“Лучший работник сферы воспитания и дополнительного образования детей" республика конкурсы 08.02.2018

6 нчы февральдә гимназиябездә “Лучший работник сферы воспитания и дополнительного образования детей” исеме астында республика конкурсы кысаларында оештырылган “Воспитать человека”дип аталган өстәмә белем бирү педагоглары һәм педагог-оештыручыларның профессиональ осталыкларын бәяләү конкурсының муниципаль этабы узды.Һәр укытучы конкурс номинацияләрендә күрсәтелгән юнәлешләр буенча кызыклы,бай эчтәлекле мероприятие әзерләгән иде.
-
Очрашу бәйрәме 06.02.2018

3нче февральдә очрашу бәйрәме булып узды.Туган мәктәбен сагынып,яратып очрашуга килгән кунакларның һәрберсе үз хатирәсе белән уртаклашты.Әлеге очрашу һәр кешенең күңелендә матур мизгелләре белән истә калды.
-
27 нче гыйнвар-Ленинград блокадасы өзелгән көн 27.01.2018

27 нче гыйнвар-Ленинград блокадасы өзелгән көн. Шушы истәлекле дата уңаеннан гимназиябезнең укучылар узидарәсе “Батырлык моңнары” акциясе уздыра. Иртән гимназиябезгә килгән һәр кешегә кулдан ясалган йолдызчыклар өләштеләр.Бүгенге дата турында мәгълүмат җиткерделәр
-
Проект эшләренең икенче туры. 27.01.2018

26 нчы гыйнвар көнне гимназиябездә зур тантана булып узды.Проект эшләре белән 2нче турга узган укучылар үз көчләрен гимназия күләмендә сынадылар.Алар күпсанлы кунаклар,укытучылар,әти-әниләр һәм укучылар каршында чыгыш ясадылар.Һәр укучы үзенең проект эшен яклап,шигырь сөйләде,җырлады,биеде,кул эшләрен тәкъдим итте.Укучылар1,2,3 нче дәрәҗәле дипломнарга лаек булдылар.
-
Вечер встречи выпускников 24.01.2018

Вечер встречи выпускников 1968, 1988, 1998,2008, 2017годов!
Уважаемые выпускники Карадуванской школы 1998, 2003, 2008, годов. Приглашаем Вас на вечер встречи, который состоится 3 февраля 2018 года в 15.00 ч. Ждем Вас!
-
Проект эшләре фестивале 23.01.2018

Гимназиябездә зур бәйрәм! РСФСРның һәм Татарстанның атказанган укытучысы Зиятдинов Бакый Шәймулловичны искә алу максатыннан проект эшләре фестиваленә әзерлек бара. Аның беренче этабы 22-24нче гыйнвар көннәрендә үтә.1-7нче класс укучыларының һәрберсе үзләренең проект эшләре белән әти-әниләре,укытучылары,классташларыннан торган каршында чыгыш ясыйлар.Хәзерге вакытта укучылар,класслар арасында 2нче турга чыгу өчен кискен көрәш бара.Һәм жюри тарафыннан иң яхшы дип табылган эшләр гимназия күләмендә үткәреләчәк турга чакыру ала.2нче турга үткән укучылар 26нчы гыйнварда узачак” Бакый Зиятдиновны искә алу уңаеннан үткәрелгән проект эшләре фестивале”ндә күпсанлы кунаклардан,әти-әниләрдән,укытучылардан торган жюри каршында чыгыш ясаячак.Укучылар 1,2,3нче дәрәҗәле дипломнар алу өчен көрәшәчәкләр.Без укучыларның һәрберсенә уңышлар телибез!Һәм 26нчы гыйнвар көнне гимназиябездә узачак фестивальдә көтеп калабыз












