Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422261, РТ, Балтасинский район, д. Карадуван, ул. Сибирский тракт, д. 51 |
| Телефон: | +7(843)-683-21-19 |
| E-Mail: | Skar.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Рамазанов Ленар Мубаракзянович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 184 обучающихся /184 укучы |
| У нас учат: | 30 педагогов /30 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе». - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 ( 157 ) 158 159 160 >>
-
Лыжня Карадуван -2013. 09.02.2013

2013 елның 9 февралендә бөтен коллектив чаңгыга басты. Мәктәптә "Лыжня Карадуван 2013 " гөрләп узды. Укучылар, укытучылар , әти-әниләр үз-ара көч сынаштылар. Җиңүчеләр билгеләнде, иң актив гаиләләр бүләкләнде.
-
Яшь биючеләр фестивале 07.02.2013

7 февраль көнне мәктәбебездә традиция буенча «Дөнья биюләре” фестивале үтте. Фестивальгә һәр класс бик яхшы итеп әзерләнгән. Жюри әгъзаларына бәя бирү бик җиңел булмады. Тик шулай да , Һәрбер әзерләнгән биюгә урын чыгарылды. Шулай итеп 9 класс укучылары “Еврей” халыклары биюе белән “гран при “ яуладылар, “Һинд” биюе белән 7 класс укучылары I урынны, «Украин» халыклары биюе белән 3 класс укучылары II урынны, «Америка чаплиннары» биюе белән 5 класс укчылары III урынны яуладылар. Калган класс укучылары актив катнашулары өчен грамота белән бүләкләнделәр. Киләчәктә дә безнең укучыларыбыз шундый матур биюләре белән сөендерерләр дип ышанып калабыз. Уңышлар сезгә укучыларыбыз!
-
4 сыйныф укучылары сынау үтә 06.02.2013

6 нчы февраль көнне 4 сыйныф укучылары бик зур сынау аша үттеләр. Математика фәненнән мониторинг булды.
-
Муса Җәлил декадасы 05.02.2013

Хәрби патриотик тәрбия айлыгында, 15 нче февральдән – 25 февральгә кадәр Муса Җәлил декадасы оештырыла. Герой Муса Җәлилнең тууына 107 ел.
-
Хәрби патриотик тәрбия айлыгы. 01.02.2013

Мәктәптә тәрбия айлыклары дәвам итә. Традиция буенча Февральдә хәрби патриотик тәрбия айлыгы. Хәрби патриотик тәрбия айлыгында бик күп чаралар, очрашулар үткәрергә планлаштырылды. Укучыларга һәм укытучыларга уңышлар телибез.
-
Традицион иртәнге линейка 28.01.2013

28 нче гыйнвар көне иртәнге традицион линейка белән башланып китте. Бу линейкада үзидәрә чыгышы тыңланды, дежур класска билге куелды. Конкурсларда актив катнашкан өчен Закиров Марат грамота белән бүләкләнде. Шулай ук кечкенәләр командасы яхшы уен өчен грамота белән бүләкләнде.
-
Төгәл фәннәр декадасы дәвам итә 26.01.2013

Төгәл фәннәр декадасы дәвам итә. 26 гыйнвар көнне декада кысаларында күп кенә ачык дәресләр күрсәтелде. Садыйкҗанов Бәһрәм Әдһәмович 5 сыйныф укучылары белән информатикадан ачык дәрес күрсәтте. Дәрес югары хәзерлекле дәрәҗәдә үтте
-
Хоккей ярышлары гөрли. 26.01.2013

26 нчы гыйнвар көнне “Игенче” призына хоккей уеннары узды. Хоккей уеннарында ике көн буена 10 команда көч сынашты. Безнең мәктәпнең кечкенәләр командасы II урынны яулады.
-
Экологик тәрбия буенча эшчәнлек 24.01.2013

24 нче гыйнвар көнне мәктәптә эколог Хазиев Р. белән очрашу булды. Бу очрашуда укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар тыңладылар, безгә якын заповедникларның истәлекле видеоязмаларын карадылар.
-
“Иҗат чишмәләре” исемле шигырьләр җыентыгы 23.01.2013

“Яшь хәбәрче” түгәрәгендә йөрүче укучыларның “Иҗат чишмәләре” исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Монда 4-11 нче сыйныф укучыларының шигырьләре урын алды.











