Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422261, РТ, Балтасинский район, д. Карадуван, ул. Сибирский тракт, д. 51 |
| Телефон: | +7(843)-683-21-19 |
| E-Mail: | Skar.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Зарипова Гульсина Фаиловна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 184 обучающихся /184 укучы |
| У нас учат: | 30 педагогов /30 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе». - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Төгәл фәннәр декадасы дәвам итә 26.01.2013

Төгәл фәннәр декадасы дәвам итә. 26 гыйнвар көнне декада кысаларында күп кенә ачык дәресләр күрсәтелде. Садыйкҗанов Бәһрәм Әдһәмович 5 сыйныф укучылары белән информатикадан ачык дәрес күрсәтте. Дәрес югары хәзерлекле дәрәҗәдә үтте
-
Хоккей ярышлары гөрли. 26.01.2013

26 нчы гыйнвар көнне “Игенче” призына хоккей уеннары узды. Хоккей уеннарында ике көн буена 10 команда көч сынашты. Безнең мәктәпнең кечкенәләр командасы II урынны яулады.
-
Экологик тәрбия буенча эшчәнлек 24.01.2013

24 нче гыйнвар көнне мәктәптә эколог Хазиев Р. белән очрашу булды. Бу очрашуда укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар тыңладылар, безгә якын заповедникларның истәлекле видеоязмаларын карадылар.
-
“Иҗат чишмәләре” исемле шигырьләр җыентыгы 23.01.2013

“Яшь хәбәрче” түгәрәгендә йөрүче укучыларның “Иҗат чишмәләре” исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Монда 4-11 нче сыйныф укучыларының шигырьләре урын алды.
-
Башлангыч класс укытучыларының район семинары 23.01.2013

23 нче гыйнвар көнне мәктәбебездә башлангыч класс укытучылары семинары булды. Сагдиева Рәмзия Шамилевна 1 сыйныф укучылары белән рәсем дәресеннән ачык дәрес күрсәтте. Дәресләргә килгән кунаклар югары бәя бирделәр.Рәмзия Шамилевнага киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!
-
"БУМ" балалар оешмасының лидерлар концерты. 22.01.2013

22 гыйнвар көнне “БУМ” балалар оешмасы лидерлары Ципьядагы реабилитацион үзәккә концерт программасы белән бардылар. Безнең мәктәп лидеры Габдрахманов Тимур да үзенең биюләре белән әби-бабайларыбызны таң калдырды. Киләчәктә дә ул безне үзенең биюләре белән тагын сөендерер дип ышанып калабыз.
-
Төгәл фәннәр декадасы 21.01.2013

21 нче гыйнвардан 30 нчы гыйнварга кадәр бездә төгәл фәннәр декадасы. Математика фәне укытучысы Садикзянова Зөлфия Зайдулловна 1 нче дәрес математика фәненнән 5 сыйныф белән ачык дәрес күрсәтте. Дүшәмбе көне булуга кармастан, 5 сыйныф укучылары бик җитез, тырыш, эшчән булып чыктылар.
-
Чисталык дәресе 16.01.2013

16 нчы гыйнвар көнне 1-11 сыйныфлар өчен "чисталык" дәресләре үткәрелде. бу чарада укучылар белән әңгәмә үткәрелде, видеофильмнар каралды. Чисталык дәресеннән укучылар бик күп мәгълүмәт алдылар, табигатьне . чисталыкны сакларга сүз бирделәр.
-
КФУ сайтында он-лайн тестирование 15.01.2013

15 гыйнвар көнне 11 сыйныф укучылары рус теле буенча он-лайн тестированиясендә катнаштылар. Алда математика буенча тестирование булачак . Уңышлар аларга!!!
-
2013 нче елның беренче уку көне 14.01.2013

14 нче гыйнвар - каникулдан соң беренче уку көне. Ура!!! Сагындырып көткән укулар да башланып китте. Укучылар җиң сызганып III нче чирекне башлап җибәрделәр.












