Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422261, РТ, Балтасинский район, д. Карадуван, ул. Сибирский тракт, д. 51 |
| Телефон: | +7(843)-683-21-19 |
| E-Mail: | Skar.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Рамазанов Ленар Мубаракзянович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 184 обучающихся /184 укучы |
| У нас учат: | 30 педагогов /30 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе». - новости
Страницы: << 141 142 ( 143 ) 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
28 нче ноябрь – Бөтендөнья әниләр көне 28.11.2013

28 нче ноябрь – Бөтендөнья әниләр көне. Кадерле әниләребез! Сезне бәйрәм белән кайнар котлыйбыз. Барыгызга да озын гомер, ныклы сәламәтлек, матур тормыш, бәхетле көннәр телибез.
Мәктәптә әниләребезне бәйрәм белән котлап концерт куйдык, күңелле уен – тамаша булды. Әниләребез кечкенә вакытларын искә төшереп уйнадылар, яшь чакларына әйләнеп кайтып күңел ачтылар, ахырдан рәхәтләнеп биеделәр. Бәйрәмебез бик күңелле үтте.
-
Агитбригадалар арасында конкурс дәвам итә 28.11.2013

Агитбригадалар арасында конкурс дәвам итә. 5-8 класс укучылары спиртлы эчемлекләргә, тәмәкегә каршы көрәш тематикасын ачтылар. Чыгышлар тирән эчтәлекле итеп хәзерләнгән. Молодцы.
-
“Безнең хокукларыбыз” темасына агитбригада конкурсы. 27.11.2013

27 ноябрь көнне хокук айлыгы кысаларында башлангыч класс укучылары катнашында “Безнең хокукларыбыз” темасына агитбригада конкурсы булды. Укучылар бик тырышып әзерләнгәннәр, теманы төгәл ача белделәр. Молодцы!
-
ПАВ ка каршы профилактика чаралары 26.11.2013

Хокук айлыгы кысаларында мәктәпнең шәфкать туташы Мухарлямова Гөлзара ПАВ ка каршы профилактика чаралары алып бара.
-
Тиздән Бөек Җиңүгә - 70 ел. 25.11.2013

Тиздән Бөек Җиңүгә - 70 ел. Мәктәптә “Бөек җиңүнең 70 еллыгын каршылап” темасына стенд ясалды.
-
«День призывника» 23.11.2013

22 ноябрь көнне 9-11 сыйныфлар өчен зур әзерлекле, яхшы чара «День призывника» үтте. Егетләребез барлык төр сынауларны абруй белән уздылар. Егетләребез чын Ватанны саклаучылар булырлар! Молодцы
-
Волейбол ярышлары. 22.11.2013

21 нче ноябрь көнне Карадуган мәктәбе егетләренең волейбол командасы Шубан мәктәбе егетләренең волейбол командасы белән дусларча очрашу матчы оештырылды.
-
“Минем хокукларым һәм бурычларым” темасына стенгазета конкурсы 21.11.2013

Хокук айлыгы кысаларында мәктәптә барлык класслар арасында “Минем хокукларым һәм бурычларым” темасына стенгазета конкурсы үткәрелде.
-
Безнең булачак конструкторларыбыз. 20.11.2013

Безнең булачак конструкторларыбыз. Башлангыч класс укучылары озын тәнәфес вакытларында конструктордан модель төзү белән мәшгуль. Иҗат уңышлары аларга.
-
" Русский медвежонок" 19.11.2013

Бүген мәктәптә Бөтенроссия күләмендә үткәрелүче фәнни уенлы конкурс «Русский медвежёнок". Балалар бу конкурста бик теләп катнашалар , ел саен призлы урыннар яулыйлар.











