муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 91 учащихся, 21 воспитанник/ 91 укучы, 21 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 19 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 ( 178 ) 179 180 >>
-
Герой-пионерларга багышланган тәрбия сәгате . 02.03.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары өчен герой-пионерларга багышланган тәрбия сәгате узды. Балалар сугыш чоры пионерларының тормыш юлы, алар күрсәткән батырлыклар, бу батырлыкларның ил тарихындагы әһәмияте белән таныштылар.
-
“Әлифба” бәйрәме 27.02.2015

27 февральдә мәктәбебездә 1 сыйныф укучылары укуда беренче җиңүләрен билгеләп үттеләр - “Әлифба” бәйрәме үткәрделәр. 5 кенә укучы булсалар да, барысына да өлгерделәр алар: биеделәр, җырладылар, әкият куйдылар. Әти-әниләр дә, балалар да бәйрәмнән күтәренке кәеф белән таралды.
-
“Аҗаган-2015”. 27.02.2015

Район мәктәпләре арасында “Аҗаган-2015” уены уздырылды. Әлеге уенда һәр мәктәптән 10ар кешелек команда 11 төрле ярышта катнашты. Һәр ярышта җиңүчеләр билгеләнде. Граната ату буенча мәктәбебез укучысы Гаптелахатов Булат 3 урынны яулады.
-
Муса Җәлил исемендәге III республика фәнни-гамәли конференциядә катнаштык. 24.02.2015

11 сыйныф укучысы Хәкимуллина Иркә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Муса Җәлил исемендәге 3 республика фәнни-гамәли конференциядә катнашып сертификатка ия булды.
-
VI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция җиңүчесе. 24.02.2015

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы, Казан Федераль Университеты уздырган “Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар” дип исемләнгән VI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциядә 11 сыйныф укучысы Хәкимуллина Иркә “Мәдәни- тарихи мирас һәм традицияләр” секциясендә чыгыш ясады. Ул әлеге секциядә “Фронтовик – шагыйрь Хәбра Рахман” дигән фәнни эшен яклады һәм “Иң яхшы доклад” номинациясендә җиңүче булды. Иркә грамота һәм әлеге фәнни эшләр тупланган җыентык белән бүләкләнде. Иркәне һәм әлеге фәнни эшнең җитәкчесе Роза Александровнаны чын күңелдән котлыйбыз.
-
Бәйрәм котлавы. 23.02.2015

Укучыларыбыз әтиләрен, абыйларын һәм бабайларын “Ватанны саклаучылар” көне белән котладылар һәм аларга үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырдылар.
-
Аҗаган – 2015 21.02.2015

Мәктәп күләмендә традицион “Аҗаган” уены уздырылды. Әлеге чарада ярышлар Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап оештырылды. Аҗаганда укучыларыбыз беренче медицина ярдәме күрсәтү, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү, яралы сугышчыны сугыш кырыннан алып чыгу, дошман танкларын юк итү, пожар куркынычсызлыгы, гражданская оборона буенча ярышларда катнашты . Махсус карта буенча хәрәкәт итеп, авыл эченә яшерелгән серле пакетны эзләү генә дә ни тора бит. Ә барлык ярышлардан соң кырда пешкән бәрәңге ашау ничек рәхәт!
-
Веноклар салдык. 21.02.2015

“Ватан сакчылары” көне уңаенан Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллин һәйкәленә, Бөек Ватан сугышында ятып калган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган обелискка веноклар салдык. Әлеге венокларны укучылар үз куллары белән ясадылар. Шулай ук һәйкәл янында сугыш батырларын 1 минут тынлык белән искә алдык.
-
“Сугышчан дан” музеена сәяхәт 20.02.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан көннәрдә укучыларыбыз мәктәбебез музеена экскурсияләргә йөриләр. Алар музейда Бөек Ватан сугышы чорында авылдашларыбыз кылган батырлыкларны кабат исләренә төшерәләр, тыл һәм сугыш ветераннары белән танышуны дәвам итәләр.
-
“Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел”! 19.02.2015

Бөек Ватан сугышы батырлары истәлегенә куелган обелискны, Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллин һәйкәлен мәктәбебез укучылары онытмый, без аларны даими чистартып торабыз.









