МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru, baltasigim@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 592 обучающихся/ 592 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
Новости
5нче И сыйныфы укучылары
Опубликовано: 01.06.20261нче июнь көнне 5нче инженер сыйныфы укучылары, балаларны Халыкара яклау көне уңаеннан һәм елдагы традициясенә тугры калып, әти-әниләре, сыйныф җитәкчесе белән бергәләп, табигатькә күңел ачарга чыктылар. Шулай ук ел саен бу чарага балаларның гаиләдәге бертуганнар апа-сеңелләре, абый-энекәшләре дә килә. Балалар саф һавада уйнап, әтиләре әзерләгән тәмле ризыклардан авыз итеп, рәхәтләнеп ял итеп кайттылар. Әтиләр урамда, ризык әзерләгәндә, гәп корсалар, әниләр, табын корып, өстәл артында рәхәтләнеп сөйләшеп утырдылар. Бәйрәмнең иң кадерле кунагы-балаларның яраткан укытучылары, әти-әниләрнең хөрмәт иткән сыйныф җитәкчесе-Филсинә Фәнилевна, әлбәттә. Мондый чаралар сыйныфтагы һәркемне тагын да якынайта, берләштерә, булган проблемаларны уртага салып сөйләшергә ярдәм итә.
Источник: Администрация
К списку новостей














