МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru, baltasigim@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 592 обучающихся/ 592 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
Новости
4нче И сыйныфы
Опубликовано: 26.05.2026Тиздән гимназия парталары артында үткән 4 елны якты хәтирәләр белән искә алырбыз. Менә шушы матур да, җаваплы да чорда балаларыбызның кулыннан тотып, аларны белем дөньясына алып кергән, сабыйларның күңел серләрен аңлаган кадерле укытучыбыз – Әлфия Әмировнага олы рәхмәтебезне җиткерәсе килә. Дүрт ел эчендә сез безнең балаларыбыз өчен башлангыч белем бирүче генә түгел, ә икенче әни, якын дус һәм киңәшче булдыгыз. Сезнең сабырлыгыгыз, һәр балага индивидуаль якын килүегез, һәрвакыт елмаеп каршы алуыгыз балаларның күңелендә укуга, әдәп-әхлакка, кешелеклелеккә тирән нигез салды. Сез аларны ялгышсалар – кичердегез, уңышларына – безнең белән бергә сөендегез. Класста татулык, дуслык мөхите тудыра алуыгыз, балаларның мәктәпкә яратуын арттырды. Кадерле Әлфия Әмировна! Сезгә авыр һәм мактаулы хезмәтегездә чиксез сабырлык, нык сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез. Балаларга биргән ныклы белемегез, җылы карашыгыз һәм киң күңелегез өчен мең-мең рәхмәт. Безнең балаларның уңышлары сезнең хезмәтегезнең иң зур бәясе һәм җимеше! Ихтирам һәм тирән хөрмәт белән, 4нче И сыйныфы укучыларының әти-әниләре.
Источник: Администрация
К списку новостей














