МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru, baltasigim@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 592 обучающихся/ 592 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
Новости
«Талантлар фестивале - 2026»
Опубликовано: 21.05.2026Район мәдәният үзәгендә, үз хезмәт үрләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән, һөнәри бәйгеләрдә җиңү яулаган укытучыларыбызны һәм фән нигезләрен ныклап үзләштергән, төрле бәйгеләрдә йолдыз булып кабынган укучыларыбызны хөрмәтләү тантанасы – традицион «Талантлар фестивале - 2026» узды. Тантана барышында укытучыларга намуслы хезмәтләре, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдәге фидакарьлекләре өчен рәхмәт сүзләре яңгырады. Аларның һәркайсы - үз эшенең остазы, балаларга белем дөньясының ишекләрен ачучы, аларны олы тормыш юлына әзерләүче мөхтәрәм затлар. Укытучыларыбызның уңышлары - ул еллар дәвамында куелган тырышлык, сабырлык һәм мәхәббәт нәтиҗәсе. Ә инде укучыларыбыз – аларның горурлыгы. Фән нигезләрен тирәнтен үзләштереп, төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда, иҗади бәйгеләрдә, спортта югары нәтиҗәләр күрсәтеп, алар үзләренең сәләтле, максатчан булуын раслады. Аларның җиңүләре - укытучыларның гына түгел, ә ата-аналарның, туганнарның да зур шатлыгы. Бүләкләү тантанасы барышында иң-иңнәргә Балтач муниципаль районы башлыгының, район башкарма комитеты җитәкчесенең, район мәгариф идарәсе җитәкчесенең Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.
Источник: Администрация
К списку новостей














