МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 594 обучающихся/ 594 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
Новости
Балтачта «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенрәсәй бәйгесенең зона этабы узды
Опубликовано: 04.02.20264нче февральдә Балтач гимназиясендә «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенрәсәй бәйгесенең зона этабы узды. Балтач,Теләче, Биектау, Арча, Әтнә, Кукмара районнарыннан килгән татар теле һәм әдәбиятыукытучылары дәресләр, мастер-класслар аша үз осталыкларын күрсәттеләр. Аларның чыгышларын Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе ГыйзәтуллинаЭнҗе Хәбир кызы, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгариф идарәсе беренче категорияле эксперты Баһавиева Рәйхана Әмин кызы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Абдуллина Диләрия Марат кызы бәяләделәр. Бәйгенең ачылу тантанасында Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Илһам Фидәел улы Гайнетдинов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Ренат Камил улы Мөхәрләмов, укытучыларны котлап, аларга изгетеләкләрен җиткерделәр. Ярышның зона этабында Балтач гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйбадуллина Марина Васильевна катнашты. Бәйгенең зона этабын уңышлы узган укытучылар март аенда Казан шәһәрендә үтәчәк йомгаклау этабына чакырылачаклар. Мөгаллимнәребезгә уңышлар телибез!
Источник: Администрация
К списку новостей














