МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Балтач гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 593 обучающихся/ 593 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
Новости
«Туган як белгечләре»
Опубликовано: 14.11.2025Кайсы юлдан гына атласам да,
Илтәр алар мине Балтачка,
Мең шатлыгым арта күңелемдә,
Туфрагына аяк баскач та.
Күренекле шәхесебез, татар шагыйре, тәрҗемәче, күптөрле язмалар авторы – Гарифҗан ага Мөхәммәтшинның әлеге шигъри юллары Балтачта туып-үскән һәркем өчен дә кадерле сүзләр.Төрле тармакта үзен бары үсештә күрсәткән районыбызның тарихын белү, әлбәттә, һәркайсыбызның да олы бурычы. Шул уңайдан, Балтач Үзәк зурлар китапханәсендә Балтач гимназиясенең 8нче Б сыйныфы укучылары өчен «Туган як белгечләре» исемле зиһен уены үткәрелде. Туган ягыбыз тарих юлыннан үткәндә туплаган олы байлыгы: олпат шәхесләре, фән, спорт, сәнгать һәм башка биремнәр аша кызыклы сорауларга җавап тапты яшь белгечләребез. Үткәнен белгән генә алга атлый ала. Ә без үз чиратыбызда, киләчәктә Балтачыбызның патриотлары күп булыр һәм алар да районыбыз үсешенә үзләреннән зур өлеш кертерләр дигән ышанычта калабыз!
Источник: Администрация
К списку новостей














